Туган як

Үзең күрми торып, алар хәлен аңлап булмастыр

Әлхәмдүлилләһ! Хаҗиларыбыз исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтты. Алар озатканда бер еласак, каршы алганда тагын да күз яшьләрен тыеп булмады. Икесендә дә шатлык күз яшьләре иде ул. Изге сәфәргә кузгалган автобус артыннан: «Бу бәхет безгә дә насыйп булса иде», - дигән теләк белән таралыштык, төн караңгысын ярып килгән автобус фаралары яктылыгы...

Әлхәмдүлилләһ! Хаҗиларыбыз исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтты. Алар озатканда бер еласак, каршы алганда тагын да күз яшьләрен тыеп булмады. Икесендә дә шатлык күз яшьләре иде ул. Изге сәфәргә кузгалган автобус артыннан: «Бу бәхет безгә дә насыйп булса иде», - дигән теләк белән таралыштык, төн караңгысын ярып килгән автобус фаралары яктылыгы күренүгә, тагын шул ук теләкләр кабатланды: «Раббым, миңа да шушы татлы минутларны кичерергә язсын».
Кайтканның икенче көнендә хаҗи-хаҗияләребез туганнар-дусларын, дин кардәшләрен үзләре белән алып кайткан иң кадерле бүләк - Зәм-зәм суыннан авыз иттерергә ашыга. Күп түгел, берничә тамчысы эләксә дә шат алар. Тагын телгә шул теләк килә: - Үзем дә сезне сыйлау бәхетенә ирешсәм иде!
Менә ишектән, йөзенә бераз гына талчыгу төсмере чыккан Нурзия апа килеп керә. Каршына йөгерәм, әйтерсең, әнием кунакка килгән. «Сөбехәналлаһ! Хаҗ гамәлегез кабулдан булсын», - дип, аны кочып ук алам. Аның янында, шатлыгын яшерә алмый, әнисе өчен горурланып, кызы басып тора. «Әни кечкенә генә хаҗ күчтәнәче алып кайткан», - дип, кулыма пакет тоттыра. Рәхмәт гадәти сүзләр булып түгел, күз яше булып бәреп чыга. Бу халәтне берничек тә тасвирлап бирергә мөмкин түгел. «Онык-оныкчыклар белән очраша алдыгызмы? Ничек яшиләр? Туган якны сагыналармы?» - дип, җавап биргәнен дә көтми, сораулар белән күмәм үзен. Аллаһ Нурзия апага күркәм сабырлыкны мулдан биргән. Һәр сүзенең гамен, тәмен белеп, минем кебек кабаланмый, сөйләп китә. «Балалар белән бергә кылдык хаҗны. Гарәфә тавында дога кылдык, Мөздәлифәдә бергә төн чыктык. Үзем белән алып барган дәфтәремдәге һәр теләкне ирештердем. Онык-оныкчылар белән бергә хаҗ кылу Раббым биргән тор-мышымның иң кадерле көннәре», - ди ул.
Яше шактый булса да, изге сәфәрдә Аллаһ һәркемгә ярдәмен бирә. Бер генә кешенең дә тузан бөртеге кадәр генә булса да зарын ишеткәнем юк. Барысы да: «Үзең күрми торып, безнең халәтне аңлый алмассың», - ди. Күпмедер вакыттан соң очрашкач: «Тән - монда, күңел һаман Мәдинәдә, Мәккәдә», - дип тә өстиләр. Күбесенең бу халәте атна-айларга гына түгел, елларга сузыла. Шуңа да, мөмкинлекләре булганнар, икенче, өченче тапкыр да изге сәфәргә чыга.
Чираттагы ялымнан соң эшкә чыккач, хезмәттәшләрем яңа шарф бәйләвемә шундук игътибар итте. «Бигрәк килешә үзеңә», - диләр. Килешмини: бик ерактан, мөселманнарның изге җиреннән - Мәккәдән үк алып кайтылган бит ул! Ул үзенә Нурзия апаның, теләкләрен әйткәндә йөрәк түреннән бөркелеп чыккан җылы тынын, азан тавышын, Коръән аят-сүрәләр кайтавызын сеңдергән. Анда Мәккәбезнең аклыгы-яктылыгы, җылысы...
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: