Туган як

Зарланып кына эш бармый

Туган тел - ул ата-ана һәм милләт тарафыннан гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән милли хәзинә. Ләкин, ни кызганыч, бүгенге көндә яшь буын телебезне онытып бара. Моның сәбәпләрен барыбыз да яхшы белә: балалар бакчаларында татар төркемнәре азайды, авыл һәм шәһәр мәктәпләренең күбесе рус телендә укытуга күчте, чөнки югары уку йортлары барысы...

Туган тел - ул ата-ана һәм милләт тарафыннан гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән милли хәзинә. Ләкин, ни кызганыч, бүгенге көндә яшь буын телебезне онытып бара. Моның сәбәпләрен барыбыз да яхшы белә: балалар бакчаларында татар төркемнәре азайды, авыл һәм шәһәр мәктәпләренең күбесе рус телендә укытуга күчте, чөнки югары уку йортлары барысы да рус телендә белем бирә.
Тукай әсәрләре нигезендә төшерелгән яки халкыбыз әкиятләрендәге уңай күренешләрне тасвирлаган фильмнарның аз булуы һәм аларны күрсәтергә татарча балалар каналы булмау да файдага түгел. Бу мәсьәлә белән Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан үзем яшәгән Сухрау авылы мәдәният йортында Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән идем.
Аңа рәхмәт инде, баштан «Яшь ТНВ», ә хәзер менә татар телендә аерым яңа канал булачагы хакында ишеттек һәм аның исеме дә конкурска куелды. Милли патриотлык хисләре тәрбияләүне үз телебездә төшерелгән мультфильмнар, рәсемле китаплар һәм радио тапшырулары аша алып барсак яхшы. Аларның эчтәлеге башка милләт вәкилләренең күңеленә тимәслек, бары тик соклану хисләре генә уятырлык булсын иде.
Бүген татарча китап уку һәм газета-журналлар алдыру бермә-бер кимеде. Телебезнең хәзерге хәле аяныч икәнен барыбыз да аңлый. Ләкин зарланып кына бер эш тә кылып булмый. Алдыбызга максат куеп, барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Без - «Кама Таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары шәһәр һәм авыл китапханәләрендә, җәй көне Тукай паркында, хәзер менә Халыклар дуслыгы йортында татарча белүче бакча, мәктәп укучыларын чакырып, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, кызыклы уеннар, иҗади очрашулар оештырабыз, техникум, колледж студентлары белән әдәби кичәләр уздырабыз. Әле күптән түгел генә яшьләребез өчен элекке «Акчарлак» рестораны бинасында атна саен татарча дискотека уздырылганын ишеттек. Әгәр чакырсалар, анда да барып, үзебезнең сүзләргә язылган җырлар белән һәм шигырьләребезне укып, кичәләрне башлап җибәрергә исәп бар.
Үз хисабыбызга китаплар чыгарып, шәһәр һәм район китапханәләренә бушлай таратабыз. Мин узган ел үз акчама 105 мең сумлык, балалар өчен «Булат маҗаралары» һәм олы яшьтәге укучыларга «Җан авазы» исемле китаплар чыгарып (икесе дә 500 данә тираж белән), халыкка һәм китапханәләргә бушлай тараттым. Хакимият һәм мәдәният бүлеге булышса, шәһәребездә 90нчы елларда чыгып килгән, финанслау авырайгач туктаган «Энҗе бөртекләре» исемле балалар газетасын яңадан чыгара башларга кирәк.
Татарстан Конституциясендә дәүләт теле итеп татар һәм рус телләре кабул ителгән булса да, урыннарда эшләүче чиновник-лар аны санга сукмый, телләр турындагы законны үтәми. Дәүләт Советында татар депутатларыбыз туган телләреннән оялмасыннар, үз халкының мән-
фәгатьләрен яклап, якташыбыз депутат Разил Вәлиев кебек чыгышларын саф татарча яңгыратсалар, халкыбыз күңеленә май булып ятар иде. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан үрнәк алсыннар иде, ул туган телендә ничек матур итеп сөйләшә.
Бүгенге көн таләпләренә туры китереп, өстәмә түләү белән кызыктырып, туризм, медицина һәм сәүдә хезмәткәрләрен булса да, татар, рус һәм инглиз телләрен белергә җәлеп итәргә кирәк. Чит илләрдә яр буенда туңдырма сатучы гына да дүрт-биш тел белә.
Милли университет кирәклеге бүгенге көндә үзен бигрәк нык сиздерә, чөнки татар авылы мәктәбен һәм татар гимназиясен тәмамлаган укучылар өчен ул маяк булып торыр иде.
Авыл хуҗалыгы академиясе белән Ветеринария академиясендә һәм башка югары уку йортларында да татар төркемнәре булдырырга була. Әнә, Архитектура-төзелеш академиясендә 20 кешелек төркемне булса да татарча укыталар икән бит.
Дөрес, бүгенге көндә уңай үрнәкләр дә бар. Мәсәлән, Актаныш районы үзәгендә яхшы укучы балалар өчен интернаты белән татар гимназиясе эшли икән. Нигә әле шундый гимназияне, урта мәктәп базасын үзгәртеп булса да, республикабызның һәрбер шәһәр һәм район үзәкләрендә ачмаска? Андый гимназияләрне бетергән татар балалары турыдан-туры милли университетка абитуриент булырлар иде.
Әнә, бүген Россиядә 3 хосусый яһүд университеты эшли. Ә Казахстан президенты Нурсолтан Назрбаев казах милли университетын төзергә 250 миллион доллар акчалата ярдәм иткән. Менә ул инде чын патриотлык үрнәге булып тора! Ә безнең татарның баеган саен милли аңы саега.
Республикабыз җитәкчелеге алдында иң олы эшләребезнең берсе - Россия белән Татарстан арасында Шартнамәне яңарту эше тора. Барыбыз да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт Советы парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәмәтшинның зирәк акылы һәм дә Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең үзәк алдындагы олы авторитеты белән Дәүләтчелегебезне ныгыту эшен башкарып чыгарлар, дип ышанабыз. Аллаһ аларга олы эшләрендә сабырлык, акыллы кыюлык ирештерсен иде.
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
«Кама таңнары» әдәби
берләшмәсе әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: