Туган як

Заманга яраклашып

Каенлы китапханәсендә авыл тормышын җанландыруга күп өлеш кертүче, барлык эштә башлап йөрүче мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу узды. Авылдагы бер эш тә алардан башка үтми- бәйрәмме ул, сайлаумы, халык санын алу, урам җыештыру, баганалар буяу, агитаторлык эше һ.б. Каенлы мәдәният йортына 40 ел тулды. Биредә бүген үзешчән коллективлар да, танылган артистлар...

Каенлы китапханәсендә авыл тормышын җанландыруга күп өлеш кертүче, барлык эштә башлап йөрүче мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу узды. Авылдагы бер эш тә алардан башка үтми- бәйрәмме ул, сайлаумы, халык санын алу, урам җыештыру, баганалар буяу, агитаторлык эше һ.б.
Каенлы мәдәният йортына 40 ел тулды. Биредә бүген үзешчән коллективлар да, танылган артистлар да чыгыш ясый. Мәдәният йорты төзелгәнче «изба-читальня»лар, клублар булган. Эш үз заманына яраклаштырып алып барылган - шунда концерт-спектакльләр куелган, кинофильмнар күрсәтелгән.
Авылның актив яшьләре тарафыннан 1920 елда беренче спектакль куела. Бу - Каенлыда мәдәният эшенең беренче яралгылары, дип әйтер идем. Кызыл Чапчак авылында күреп кайткан «Бәхет кошы» спектакленнән нәрсә истә кала, шуны уйный яшьләр.
1925 елның язында Гариф мулла мәктәбенең бер ягында уку йорты ачыла. Китаплар Кызыл Чапчактагы китапханәдән китерелә. Яңа китаплар кайта тора, вакытлы матбугат яздырыла. Уку йорты клуб һәм китапханә ролен үти.
Икенче спектакль, зур әзерлек белән, 1926 елның 1 маенда куела. Шул ук вакытларда яңа туган ике сабыйга, яңа йола буенча, тантаналы шартларда исем кушалар. Аннары М.Фәйзинең «Галиябану»ы уйнала, Г.Камалның «Беренче театр»ы да куела. Авылда мәдәният эше елдан-ел җанлана бара.
1960 елның февралендә 1907 елда җиткерелгән 2нче мәхәллә мәчете сүтелеп, авылның Кече Җирекле ягына клуб итеп салына. Мәдәният йортына күчкәнче клуб авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтә.
Китапханәдә булган очрашуда узган гасырның 40нчы, 50нче, 60нчы еллар клублары эшчәнлеге шаһиты булган Саимә, Мәүҗидә, Равия, Асия апалар белән бергә 1968-1976нчы елларда клуб мөдире булып эшләгән Әлфия апа Сәхәбиева, 80нче еллар башында мәдәният йорты директоры булган Ләйсия Әхмәтова катнашты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүзия Әхмәтшина мәдәният йортын 30 елдан артык җитәкли.
Флера Гарипова,
Каенлы авылы китапханәчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: