Туган як

Үз нәсел шәҗәрәсен генә түгел, авылдашларыныкын да белә

Мансур Корбангали улы Ганиевны 2009 елдан бирле аксакаллар шурасының актив әгъзасы буларак беләм. Утырышларда, очрашуларда һәм теге яки бу мәсьәләләрне хәл иткәндә бик акыллы фикерләрен, тәкъдимнәрен ишетеп, аның белән аралаша башладым.

Мансур әфәнде күпкырлы белем иясе, һәвәскәр тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы, безнең шураның сәркәтибе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Әлки районының мактаулы гражданины, Түбән Кама шәһәр һәм район хакимияте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Менә шушы шәхеснең милләтебез өчен тырышып йөрүен газета укучыларга җиткерүне мин үземнең бурычым итеп санадым. Ул сугыштан соңгы иң авыр елда Әлки районы Абдул Салман авылында колхозчы Корбангали абый һәм Шәмсеруй апаларның сигезенче баласы булып дөньяга килә. Корбангали абый Бөек Ватан сугышы ветераны – 1941-1945 елда илебезне фашистлардан саклауда катнаша. Берлинны алу операциясендә дә алдынгы сафта була. Мансур алты яшеннән укырга керә, чөнки беренче сыйныфка керергә балалар булмый. Ул елларда Мансурдан дүрт һәм сигез яшькә кадәр өлкәнрәк, аталары сугышта һәлак булган сугыш чоры балалары өченче һәм дүртенче сыйныфларга җыеп укытканнар. Барысы да бер бүлмәдә, бер укытучыда белем алганнар. Инде 3нче сыйныфта ул Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай ролен башкара, үзенең беренче шигырьләрен яза, гармунда уйный, кичәләрдә катнаша. Стена газеталарында шигырьләре еш күренә башлый һәм аны яратып укыйлар. Кызганычка, алары яңа өй салганда, башка документлар белән югалалар. 5-7 сыйныфларда укыганда җиде километр ераклыктагы мәктәптә укырга туры килә. «Хәзерге кебек балаларны транспортта йөртмәделәр, җил-яңгырда, салкында җәяүләп йөрергә туры килгәнлектән күпләр укуларын ташлады. Мин шундый кыенлыкларга карамастан, белемгә омтылышым зур иде. Әмма урта мәктәпне рус мәктәбендә тәмамларга туры килде», – дип искә ала Мансур Корбангали улы. Институтта укыганда институтның гимнастика, волейбол буенча җыелма командаларында актив катнаша ул. М.Горький исемендәге клубка Сара Садыйкова җитәкләгән коллективка репетицияләргә йөри. Күп концертларда, фестивальләрдә, радио, телевидениеләрдә чыгышлар ясый. Мансур әфәнденең үзенә йөкләнгән эшенә җитди каравы, яратуы, вакытында төгәл башкаруы Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә дә (1973-1975 еллар) мактауга лаеклы була. Офицер дәрәҗәсендә хезмәт итеп, дивизиянең финанс бүлеге җитәкчесе булуга ирешә. Аңа Армия хезмәтендә калырга кат-кат тәкъдим итәләр. Ул аларга рәхмәт әйтеп, туган Татарстанына кайтып китә Хезмәт юлын Түбән Камада башлый. 21 ел дәвамында, «Татэнергострой» берләшмәсендә ревизор-бухгалтер вазыйфасыннан башлап, алты ел дәвамында йортлар төзү комбинаты (ДСК) җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара. 1990 елда салым инспекциясенең беренче җитәкчесе итеп сайлана. Тиздән Түбән Кама районы буенча салым инспекциясе зур уңышларга ирешеп, башка район инспекцияләре өчен тәҗрибә уртаклашу урынына әверелә. Коллективның өч хезмәткәре «Россиянең мактаулы салым инспекторы» исеменә лаек була. 1996 елда республикада беренчеләрдән булып М.Ганиевка «Татарстанның атказанган икътисадчысы» исеме бирелә. «Татэнергострой» берләшмәсенең төрле тармакларында эшләгәндә төп алып барган вазыйфасыннан тыш профсоюз комитеты рәисе, партком рәисе вазыйфаларын башкара. Шулардан тыш «Знание» җәмгыятендә лектор буларак икътисад һәм сәясәт темалары буенча дәресләр алып бара, чыгышлар ясый. Лаеклы ялга чыккач, балачакта ук тарих белән кызыксынган Мансур әфәнде үз авылы «Морза» – «Морзалар Салманы» турында күп материал туплый. Айлар, еллар буе архивларда утыра, галимнәр, өлкәннәр белән очраша. Авылларында туып яшәгән һәр кешенең шәҗәрәсен төзи, Татарстанда беренче булып, 2011 елда шәҗәрә бәйрәме уздыра.

Бәйрәмдә катнашкан һәр авылдашына А-3 форматында төзелгән, 11-13 буыннан торган шәҗәрәләрен тапшыра. Танылган филолгия фәннәре докторы, профессор Марсель Әхмәтҗанов М.Ганиевның бай мәгълүматлы шәҗәрәләрен Татарстан Фәннәр Академиясенең сирәк кулъязмалар саклана торган мирасханәсенә 2012 елда сорап ала.

Мансур эфәнде үзенең нәсел шәҗәрәсен, авылы халкының шәҗәрәләрен, авылы тарихын барлау белән генә чикләнмичә, тагын өч күрше авыл халкының шәҗәрәләрен төзи, тарихларын өйрәнә, район газетасында ачыкланган материаллары буенча мәкаләләре бастырылып бара. Тагын өч тапкыр шәҗәрә бәйрәмнәре уздыра. Әтисе һәм әнисе ягыннан 27 әбисе, 53 бабасының исемнәрен, туган елларын кем кызлары һәм кем уллары булуларын ачыклый. Тарих төпкелендә югалып калган, борынгы Чепкенеев фамилиясендә булган, Россияне чит илбасарлардан саклап калуда зур өлеш керткән, хәрбиләрдән булган ерак бабаларын барлый.

Мансур әфәнде һәрвакыт Әлки районы һәм туган авылы белән тыгыз элемтәдә. Әлкилеләр дә безнең аксакаллар шурасы әгъзасын хөрмәт итәләр, районда уздыра торган чараларга, бәйрәмнәргә чакырып алалар. 2018 елдан Әлки районының Мактаулы гражданины исемен юкка гына йөртми. Ул аңа чын мәгънәсендә лаеклы, без аның белән горурланабыз.

Түбән Камада Мансур Ганиев тәкъдиме белән татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте оештырылды һәм үзенең эшен башлап җибәрде. Соңгы өч ел рәттән җәмгыять районыбыз авыллары тарихы, күренекле шәхесләре һәм шәҗәрәләр төзү буенча бәйге-конкурслар уздырды. Мәктәпләрдә, техникум, көллият, институтларда һәм китапханәләрдә дәресләр бирде һәм шәһәребезнең музеенда, архивында күргәзмәләре оештырылды.

Шәҗәрә төзү серләренә өйрәнеп, мәктәп укучылары, көллият студентлары бу кирәкле эш белән шөгыльләнә башлады, республика күләмендә уздырыла торган конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуларга да өлгерделәр. Күпкырлы белемле, тынгысыз аксакалыбыз, өлкән яшендә булуына карамастан, яшь егетләр кебек, тормыштан ямь табып, халкыбызга хезмәт итә. Аңа исәнлек-саулык, тигезлек телибез, һәр эшебездә аннан үрнәк алабыз.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: