Туган як

Юллардагы «бөке»ләрдән котылу юлы бармы?

Нинди да булса карарга килгәнче, иң элек, теге яки бу проблеманың чынлыкта да барлыгын, аны хәл итүнең халыкка файда китерәчәген, кешеләр сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәген, икътисад ягыннан да отышлы булуын бар тулылыгы белән аңлый белергә кирәк шул... Заманында безне, социалистик икътисад - планлы рәвештә хуҗалык итү, дип өйрәткәннәр иде. Ни...

Нинди да булса карарга килгәнче, иң элек, теге яки бу проблеманың чынлыкта да барлыгын, аны хәл итүнең халыкка файда китерәчәген, кешеләр сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәген, икътисад ягыннан да отышлы булуын бар тулылыгы белән аңлый белергә кирәк шул... Заманында безне, социалистик икътисад - планлы рәвештә хуҗалык итү, дип өйрәткәннәр иде. Ни кызганыч, шәһәрдә бүгенге капиталистларча хуҗалык итүдә бүре законнары өстенлек итәдер кебек тоела миңа.
Яңа төзелә башлаган шәһәрдә, иң беренче булып, Төзүчеләр урамы барлыкка килде. «Гипрогор» белгечләре шәһәр төзелешен шулкадәр яхшы проектлаганнар, Казанның урта гасырда төзелгән тар урамнарыннан соң, биредәге Төзүчеләр урамы кирә-геннән артык киң булып тоелды ул чагында. Капма-каршы транспорт хәрәкәте өчен аерым-аерым көйләнгән магистраль юл... Аның ике ягында да, олы юлдан агачлар аерып торган эчке юллар... Ике якта да тротуарлар... Киң итеп эшләнгән трамвай юллары... Демонстрацияләр дә шул урамда уза иде. Ул заманда артык киң тоелган ул урамны берни белән дә тутырып булмастай тоела иде, чөнки әле кешеләрнең үз автомобильләре дә юк...
Вакытлар үтә-үтә, транспорт күп йөри торган Корабельная, Студентлар, Вахитов белән Хитмиклар урамнары чатында юл «боҗра»лары барлыкка килде. Шул боҗрадан бара торган транспортка хәрәкәт итү өстенлеге бирелде.
Нефтехимиклар шәһәрендә яшәп, «химия»дә эшләүче гаиләләрнең хәзер һәркайсында диярлек өчәр-дүртәр машина бар. Бездә транспортка бәйле проблемалар турында ишеткәч, юлларда тәртип сала алмаган түбәнкамалыларны В.Жириновский, хәтта ишәккә күчереп утырту белән янаган иде...
Шәһәрдә автотранспорт артканлыктан, автоинспекция «юл боҗра»ларына кагылышлы кагыйдәне үзгәртергә мәҗбүр булды. Әмма аның артык ярдәме сизелмәде, шәһәр урамнарында, аеруча ял көннәрендә, юлларда, барыбер, «бөке»ләр хасил була. Машинада йөрүчеләрнең җен ачуларын чыгара торган ул «бөке»ләрдән котылу җае юкмени соң?!
Әйдәгез, хәлне нык-лап аңлау өчен, Студентлар һәм Корабельная урамнары чатын, ягъни бакчачыларның шәһәрдән чыгу урынын карыйк. Якшәмбе көннәрендә биредә әллә ничә чакрымнарга сузылган машина чираты хасил була (Красный Ключ поселогыннан бакчаларга бара торган юл вакытлыча ябылгач, хәл тагын да кискенләште)...
Олы юллардагы җыентык яңгыр-кар сулары агып китәр өчен махсус канализация тишекләре, ягъни дренажлар булырга тиеш. Әмма юл төзүчеләргә бу кадәресе мәгълүм түгел, ахры. Юлларны ямаштырып, төзәткәләп йөргәндә дренаж ясалырга тиешлегенә игътибар итәрләр иде, югыйсә.
«Корабельная роща»га бара торган юлда яңгыр-кар сулары агып төшәр өчен тирән итеп эш-ләнгән канализация чокыры да юк, анда юл төзегәндә нәрсә уйладылар икән?! Яңгыр яуса, юлда «күл» барлыкка килә. Язын кар эрегән су да, диңгездәй булып, юлга җәелә. Юл читенә агып төшәр иде, ләкин биек бордюр плитәләре комачаулый. Аптырагач, «Водоканал»га чыга халык. Тик аннан килгән белгечләр, күз буяу өчен, бераз кыштыр-мыштыр киләләр дә, китәләр. Тирәндә урнашкан канализация чокырын ачу өчен бик күп акча һәм теләк кирәк шул. Әмма акча да, эшләргә теләк тә юк. Шуңа да юлдагы «күл», кояш киптергәнче, ялтырап ята бирә.
Шул ук Студентлар һәм Корабельная урамнары чатында, машина рулендәгеләргә комачаулык тудыра торган тагын бер җитешсезлек бар. Шәһәр ягыннан бакчага илтә торган юл, Корабельная урамыннан ике полосалы булып килә-килә дә, чаттагы «боҗра»га җиткәч, бер полосалыга әйләнә. Ял көннәрендә бакчага баручыларның кайсыларыдыр иртән иртүк кузгала, кемнәрдер төшкә кадәр йоклап соң чыга, шунлыктан, «боҗра»да артык тоткарлык тумый. Корабельная урамы ягыннан килүчеләр бернинди тоткарлыксыз гына «боҗра»ны үтәләр, Студентлар урамы ягыннан килгән транспортка да алай артык озак көтәргә туры килми. Ә менә бакчадан кайтканда «боҗра»га эләгү өстенлеге Студентлар урамы юлыннан килгәннәр файдасына үзгәрә. Карап торсаң, шактый сәер хәлгә тап буласың: бакчадан шәһәргә кайтучыларны бер полосалы юл «боҗра»сы каршы ала. Нәтиҗәдә, бакчалар ягыннан килә торган машиналар ташкыны Студентлар урамы юлыннан «боҗра»га якынлашкан бердәнбер автомобильне уздырырга мәҗбүр булалар...
Билгеле булганча, якшәмбе көнне бакчачылар кичке сәгать биш белән җиде арасында шәһәр ягына кузгала. Әмма машина рулендәгеләрнең барысы да тиешле дистанцияне саклап, ташбака тизлегендә кайта алмый, моңа аларның түземлеге җитми. Ял көннәрендә бу юлда дүртәр-бишәр машинаны «җыйган» аварияне үземнең дә күргәнем бар. Автоинспекторлар юл фаҗигасе булган урынга килеп җиткәнче шактый вакыт үтә. Шуңа күрә дә авария урынын машиналар я каршы як юлга чыгып, яки юл читеннән урап узалар. Бу җәйдәге кебек, кояшлы кызу көннәр ел да булмый, еш кына яңгыр коеп, юл чите тайгакка әйләнә. Ләкин кайбер башсызлары, алдын-артын уйламыйча, машиналары двигателенең тартачагына ышанып, тайгак юл читеннән баруларын дәвам итәләр. Андый акылсызлыкның азагы ни белән бетәсе билгеле инде...
Ә бит әле кайчан гына Казан урамнарында да машинада иркенләп йөреп булмый иде. Әмма башкаладагыдар уйлап эш иткәч, тиешенчә планлаштыра белгәч, Казандагы транспорт ташкыны зур булган урамнар чатларының җидесендә 2014-2016 елларда транспорт юлы корылмалары (туннель, күпер һ.б.) комплексы төзеп куйдылар. Хәзер Казанга аэропорт ягыннан кергәндә, элекке шикелле автомобиль «бөке»ләре каршыламый, махсус автобан буйлап, тиз арада үзәккә барып җитәсең. Ә бит биш ел элек кенә ул юлның башы-азагы күренмәс булып тоела иде. Теләгәч, булдыралар бит! Нәрсә, башкалар өчен финанс доноры ролен үти торган Түбән Камабыз кимме әллә?!
Ныклап уйлап, һичьюгы әнә шул Студентлар һәм Корабельная урамнары чатында транспорт юлының эстакадалы «развязка»сын гына булса да төзү кулдан килмәслек эш түгелдер. Әлбәттә, әгәр дә җитәкчеләребез «бездән соң ник шунда чәнчелеп китмиләр», дигән принцип буенча яшәмәсәләр, ә үзләреннән соң халык күңелендә ихтирам хисе калуын теләсәләр...
18 сентябрьдә илебез белән Россия дәүләт думасына депутатлар сайлаячакбыз. Әйдәгез әле, барыбыз да бердәм булып, думага үзебездән депутат булып сайланырга омтылучы кандидатларга Түбән Кама юллары проблемасын хәл итү җаен табуны катгый наказ итеп йөклик. Ә сез ничек уйлыйсыз? Языгыз...
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: