Туган як

Юллар, юллар...

Юлларны төзекләндерүнең беренче этабы башланды. Тынычлык һәм Химиклар урамнары буенча машина юлларындагы чокырларны ямап чыгачаклар. Аннан юл хезмәте эш-челәре йорт ишегалларындагы юлларга һәм тротуарларга күчәчәк. Биредә дә, нигездә, чокырларны ямаячаклар. Бу максатка җирле бюджеттан һәм Түбән Кама юл фондыннан 43 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшне «Алексеевскдорстрой» һәм «Татавтодор» компаниясе...

Юлларны төзекләндерүнең беренче этабы башланды.
Тынычлык һәм Химиклар урамнары буенча машина юлларындагы чокырларны ямап чыгачаклар.
Аннан юл хезмәте эш-челәре йорт ишегалларындагы юлларга һәм тротуарларга күчәчәк. Биредә дә, нигездә, чокырларны ямаячаклар.
Бу максатка җирле бюджеттан һәм Түбән Кама юл фондыннан 43 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшне «Алексеевскдорстрой» һәм «Татавтодор» компаниясе филиалы башкара.
Шулай ук, әзерлек эшләре бакча массивларында да башланган. Исегезгә төшерәбез, быел республика программасы кысаларында Долгое күле буйлап Дмитриевкага таба баручы юлны төзекләндерәчәкләр. Авыллар да читтә калмаячак. 6 авыл җирлеге юлларына вак ташлы-комлы катнашма җәеләчәк. Әлеге эш тә республика программасы буенча башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: