Туган як

Юллар, субсидия һәм башкалар турында

Технология колледжында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин халык белән чираттагы очрашуын уздырды. Ул ачыктан-ачык әңгәмә рәвешендә барды. Җитәкчеләр белән мондый әңгәмәләр соңгы көннәрдә шәһәрдә һәм районда үткәрелгән иде инде. Аларда кешеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга турыдан-туры җавап алу мөмкинлеге тудырылды. Муниципаль район башлыгы белән әңгәмә барышында юллар мәсьәләсе үзәк...

Технология колледжында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин халык белән чираттагы очрашуын уздырды. Ул ачыктан-ачык әңгәмә рәвешендә барды. Җитәкчеләр белән мондый әңгәмәләр соңгы көннәрдә шәһәрдә һәм районда үткәрелгән иде инде. Аларда кешеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга турыдан-туры җавап алу мөмкинлеге тудырылды.
 
Муниципаль район башлыгы белән әңгәмә барышында юллар мәсьәләсе үзәк тема буларак күтәрелде. 2016 елда, шәһәр юбилее уңаеннан, шәһәрдәге һәм райондагы юлларны ремонтлау өчен 841 миллион сум акча тотылган. «Ләкин бу да әле юллар өчен ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндереп бетермәде. Без һәр ел саен микрорайоннардагы начар юллар санын киметә барачакбыз», - дип белдерде Айдар Метшин. Аның әйтүенчә, совет чорыннан соң ишегалларындагы юллар бер мәртәбә дә ремонтланмаган. Ә менә узган ел берьюлы 126 ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу шәһәрдәге барлык ишегалларының җидедән бер өлеше дигән сүз. Агымдагы елда тагын күпмесенә ремонт ясалачагы әлегә билгеле түгел. Тик шунысы ачык: финанслау күләме узган елгыга караганда кимрәк булачак.
 
Хәзерге вакытта, Түбән Кама иницативасы белән, ишегалларын комплекслы ремонтлау буенча федераль югарылыкта яңа программа әзерләнә. Спорт урамындагы 13нче йортның узган ел яңартылган ишегалды мисалында анда эшләр бердәм стандартта алып барылачак. «Хәзергә бу яңа проект тикшерелү стадиясендә генә. Ләкин ишегалларын барыбер яңартырга туры киләчәк», - дип белдерде шәһәр кешеләренә башлык.
әһәрнең беренче төзелгән өлешләреннән берсе. Монда торак йортлар да, студент тулай тораклары да бар. Хәзер исә иске йортлар янында 47нче, 45нче, 44нче микрорайон йортлары төзелде. Яңа микрорайоннар белән бергә проблемаларның да яңалары калкып чыккан. Аерым алганда, яңа йортларда яшәүчеләр җылылык өчен субсидия ала алмаудан зарландылар. Бу сорауга җавапны социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Ямалиева бирде. 2011 елда, җылылык өчен түләү кинәт арткач, аз керемле шәһәр кешеләренә ярдәм йөзеннән, хөкүмәт субсидия түләү турында карар кабул иткән иде. Әлеге документ нигезендә, субсидия шул вакытта булган йортларда яшәүчеләргә генә түләнергә тиеш. Ә яңа микрорайоннарда йортлар соңрак төзелгәнлектән, анда элекке түләү тарифлар булмаган һәм тариф артмаган, ничек бар шулай, дигән сүз. Шуңа күрә яңа йотларда яшәүчеләргә судбсидия каралмаган. Ул кешеләр яңа йортларга күчкәнче яшәгән квартирларында, чыннан да, субсидия алган булсалар да, яңа йортлар өчен бу карар көчендә сакланмый икән.
Бүгенге көндә яңа микрорайоннарда яшәүчеләрне спорт мәйданнары, мәктәпләр һәм социаль объектлар җитәрлек булмау да борчый. Йортлар арасында асфальт юллар салынмаганлыктан, шулай ук, анда яшәүчеләргә күп кыенлыклар тудыра. Түбән Кама мэры белдерүенчә, 2018 елда 45нче микрорайонда яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Ә менә йортлар арасында юл салу өчен әлегә акча юк икән. Дөрес, без һәрвакыт үрнәк итеп куярга ярата торган совет чорында да йортлар төзелеп бетүгә үк аның тирә-ягын тулысынча төзекләндерү мөмкин булмаган, алары соңыннан гына эшләнгән. Әлбәттә, хәзер бөтенләй икенче заманда яшибез. Яңа йортлар төзелү белән, инфраструктурасы да тиешенчә булырга тиеш. Ләкин торакның квадрат метры бәясенә, йортлар арасындагы юллар керми. Моның өчен муниципалитет үзе акча таба. Әйтик, әле узган елның октябрендә генә 47нче микрорайонда яңа юл салынды. Ләкин бу бөтен объектларга да шунда ук акча табып бетерү мөмкин дигән сүз түгел.
Түбәнкамалыларны сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сату; яңа микрорайоннарда автобус тукталышлары, җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннар, тукталышларны күрсәтә торган язулар булмау; автобус хәрәкәте арасында зур интервал, шулай ук идарәче команияләрнең эше борчый. Барлык әлеге сораулар җитәкчелек тарафыннан контрольгә алынды.
Шәһәр кешеләре, шулай ук, экология мәсьәләсенә дә битараф түгел. Бу уңайдан, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге вакытта пыяла, кәгазь, пластик материаллар җыю өчен шәһәрдә берничә контейнер куелган. Ләкин болар гына бик аз. Өстәвенә, соңыннан чүпнең бөтенесе дә барыбер шул ук полигонга түгелә. «Калдыкларны җыю гына түгел, яңадан эшкәртеп акчага әверелдерә башларга кирәк. Европада бу эшләр күптәннән гамәлгә ашырылса да, Россиядә моңа кайбер шәһәрләр генә күчте. Бу хәл ителмәслек мәсьәлә түгел, берничә елдан аны тормышка ашыру мөмкин булыр. Моңа эре инвесторларны җәлеп итәргә туры киләчәк», - дип белдерде район башлыгы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: