Туган як

Юлга чыксам, елап барам...

Элек-электән Россиянең ике зур проблемасы саналган юллар белән тилеләр хәзер Татарстанның, аеруча Түбән Кама шәһәренең баш бәласенә әверелде. Уйлап карагыз әле, Россиянең иң төзек шәһәре урамнарында җәяүлегә дә, машиналыга да йөрергә юл юк. Тынычлык урамында яңа юл булачак дип, 2011 елның башында ук сөйли башлаганнар иде, җәй буе бер ягына...

Элек-электән Россиянең ике зур проблемасы саналган юллар белән тилеләр хәзер Татарстанның, аеруча Түбән Кама шәһәренең баш бәласенә әверелде. Уйлап карагыз әле, Россиянең иң төзек шәһәре урамнарында җәяүлегә дә, машиналыга да йөрергә юл юк.

Тынычлык урамында яңа юл булачак дип, 2011 елның башында ук сөйли башлаганнар иде, җәй буе бер ягына асфальт түшәделәр, бер ел эчендә ул юл аламаланып бара. Икенче ягына тагын ямау салып чыктылар да, эшләре бетте. Йорт аралары миналар шартлап, чокырланып беткән сугыш кырын хәтерләтә. Нинди генә оста шофер булсаң да, чокырга төшмичә узмалы түгел.
«Ямочный ремонт» дип аталганы турында кызыклы роман язарга була. Алай итеп дөньяның бер почмагында да эшли белмиләрдер. Иң башта булган чокырларны тирәнәйтеп, чистартып чыгалар. Шәһәр халкы күрәме, янәсе, юлчылар ремонт эшләрен башлый. Берәр атна чамасы ул чокырлар ачык тора. Еш кына бу эшне пәнҗешәмбе яки җомга көннәрне (транспорт саны арткан көннәрдә) башкаралар да, иркенләп ике көн ялга китәләр. Исләренә төшкәч, ямау эшләре башлана. Көрәк белән салалар да, шул ук көрәкнең арты белән тигезлиләр. Нәтиҗәдә, чокыр урынында калкулык пәйда була. Тигезләү өчен «каток» дип аталган машина кулланылуы турында бездә әллә белмиләрме?
Әле күптән түгел, шәһәрнең йөзе булган Төзүчеләр урамыннан узган идем. Һич арттырмыйм, авылда сыер көтүе артыннан шундый «эзләр» кала. Чәпелдәткәннәр дә чыкканнар, әле шуның өчен миллионлаган сум акчаны чыгымнар исәбенә исәптән чыгарганнардыр. Белүебезчә, бу максатка аз акча бүленми. Әгәр дә шул акчаны 10 кешедән торган бер бригадага бирсәләр, кул белән бетонны болгатып, ярты шәһәр юлын менә дигән итеп ремонтлап чыгарлар иде. Акчаны бик оста бүлә түрәләр. Имеш, транспорт, эш коралы, теге чыгым, бу чыгым һәм иң соңыннан эшчеләргә хезмәт хакы турында сүз чыга. Әгәр дә хезмәтләре өчен җитәрлек күләмдә акча түләсәләр, юл эшчеләре дә үз эшләренә болай төкереп карамаслар иде. Бәла - тикшерү булмауда, карга күзен карга чукымауда. Юл өчен салымны аз түләмибез. Түләмичә кара - бугазыңа басып, каерып алалар. Аны алу өчен нинди генә закон уйлап чыгармыйлар?! Бераз гына ГИБДДны да кысарга була. Без түләгән штрафлар хисабына алар да тыныч кына баеп, үз биләмәләрен яңартып, яхшы гына хезмәт хакы алып яталар. Төзүчеләр бистәсендәге кер тактасы кебек юлдан ике зур транспорт идарәсенең меңгә якын автобусы көн дә рейска чыга. Калтыр-колтыр юлдан йөртеп, транспорт туздырганчы, бераз гына алар да акча бүлсә ярый. Һичьюгы, метрлап бүлеп, сөт, икмәк комбинатлары, ул урамдагы йөзләгән кибетләрне, төрле учреждениеләрне җәлеп итеп тә бу проблемага чишелеш табарга буладыр.
Ремонт эшләрен иң беренче җитәкчеләр йөри торган юлларга ясыйлар. Ә башкалар кеше түгелмени? Яз көне бер әңгәмәсе вакытында шәһәрнең зур җитәкчеләреннән берсе: «Яз җитүгә, бу юлларны күреп йөрәгемнән кан саркый», - дигән иде. Саркыганы күренми дә, сизелми дә. Читтән килгән кунакларны Изге чишмәгә алып барырга уңайсызланып йөри идек, ярый әле, Кама елгасына төшә торган үрне ремонтладылар.
Мескен хатын-кызларыбызны да кызганам. Биек үкчәле, матур туфлиләрен киеп йөрергә җәяүле юлы да юк. Үкчәләре батудан куркып атлап, аяклары арып, бөгелә башлый. Асфальты да таштан гына торганлыктан, тигез түгел. Ир-ат өчен бер файдалы ягы бар барын - калын ботинка табаны аркылы аякка массаж ясала. Ә кызларның аяк киеменә андый төп куймыйлар. Нишләргә? Чаң сугып кычкырыр идек - ишетмиләр. Юл эшчеләренә булышырга чакырсалар, валлаһи, чыгар идек. Әллә инде, түрәләргә ияреп, «иң гүзәл, иң төзек шәһәрдә яшибез» дип, башны дуракка салыргамы?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: