Туган як

Югары технологияләр - сәламәтлегегез сагында

Өч ел элек Түбән Каманың күптармаклы дәваханәсендә өр-яңа рентген хирургиясе ысулын кулланып һәм тикшереп дәвалау бүлеге ачылды. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул - йөрәкнең кан тамырларына ашыгыч операция ясау үзәге. Әле чагыштырмача яңа юнәлеш булуына карамастан, ул инде үзен ышанычлы һәм бик кирәкле тармак буларак танытып өлгерде. Табибка вакытында мөрәҗәгать...

Өч ел элек Түбән Каманың күптармаклы дәваханәсендә өр-яңа рентген хирургиясе ысулын кулланып һәм тикшереп дәвалау бүлеге ачылды. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул - йөрәкнең кан тамырларына ашыгыч операция ясау үзәге. Әле чагыштырмача яңа юнәлеш булуына карамастан, ул инде үзен ышанычлы һәм бик кирәкле тармак буларак танытып өлгерде.
Табибка вакытында мөрәҗәгать итегез. Моңа кадәр Түбән Камада рентген хирургиясе бүлеге булмаганлыктан, авыру кешене ашыгыч рәвештә Чаллыга яки Казанга җибәрү мөмкинлеген эзләргә туры килә иде. Бигрәк тә миокард инфаркты белән авыручыларны чит шәһәргә күчереп йөртергә ярамый. Кан әйләнешен бер сәгать дәва-мында көйләп җибәрү өчен,
операцияне ашыгыч рәвештә үткәрергә кирәк. Әгәр дә чирле кеше 12 сәгать дәвамында әлеге бүлеккә мөрәҗәгать итеп, аңа вакытында операция ясап өлгерсәләр, өзлегүләрдән дә котылырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге бүлекнең ачылуы түбәнкамалыларга үз вакытында тикшеренү узарга һәм миокард инфарктын искәртү максатыннан операция ясарга мөмкинлек бирә.
 
Иң мөһиме - соңга калмаска
- Безнең максатыбыз - операциядән соң ай ярым вакыт дәвамында чирдән терелтеп, кешегә эшкә чыгу, бәхетле тормыш, балалар үстерү мөмкинлеге бүләк итү, - ди әлеге бүлек мөдире Алексей Крохалев.
Табиб сүзләренә караганда, өлкән кешеләр арасында йөрәк авыруларыннан үлүчеләр саны шактый күп. Ул әлеге авыруның үзәккә үтеп, тирәнтен таралуына бәйле. Безгә кешенең берничә мәртәбә инфаркт кичереп, кан тамырларының тулысынча тараеп, йөрәкне эшләтә торган бердәнбер кан тамыры белән килү очраклары да булгалый. Авыру дәваханәгә мөмкин кадәр иртәрәк мөрә-җәгать иткән очракта, стент куеп, кан әйләнешен көйләп җибәрү нәтиҗәсендә аның гомерен саклап калырга була. Әгәр дә авыру кеше белгечләргә вакытында күренмәсә, аның гомерен коткару шактый авырая.
 
Операция - шактый четрекле
Рентген хирургиясе бүлегендә иң четерекле операцияләрнең берсе - йөрәккә илтүче кан тамырларына стентирование ясау.
Башта авыруны югары сыйфатлы җиһазларда тикшерәләр. Шушы заманча җиһаз нинди кан тамырының тарайганын төгәл күрсәтә. Рентген аппарат кан тамырының сурәтен яздырып ала. Авыру тәнендә кечкенә яра ясап, стент ярдәмендә табиблар кан тамырларын киңәйтә. Авырткан урынга кадәр табиб кан тамырларының юллары буенча барып җитә. Шушы эшнең шактый четерекле булуына карамастан, нәтиҗәсе бик тиз. Операция вакытында ук авырту басыла. Әлеге югары технологияле җайланмаларны куллану нәтиҗәсендә йөрәк авыруларыннан үлүчеләр саны кимеде. Авыруларның һәм белгечләрнең катгый һәм хроник авыруларны җиңәргә мөмкин-лекләре барлыкка килде.
Әлеге бүлектә ел саен 300гә якын планлы һәм ашыгыч операция ясала. Планлы операция федераль программа буенча түләнә. Ашыгыч операция булган очракта, аны мәҗбүри медицина страховкалау программасы буенча ясыйлар. Авырулар өчен әлеге операция тулысынча бушлай була.
 
Хатын-кызның репродуктив сәламәтлеге
Якынча бер ай элек әлеге бүлектә тагын бер мөһим юнәлешләрнең берсен, хатын-кызның репродуктив сәламәтлегенә тәэсир иткән аналык кан тамырларын эмболизацияләү белән дәвалауны үзләштерделәр. Ел ахырына кадәр 10 операция ясарга планлаштырыла. Алга таба әлеге операция өчен махсус бүленеп бирелгән акча күләме (квота) тагын артачак. Ул хатын-кызларга шеш авыруларын-нан дәваланырга ярдәм итә.
Бу очракта хатын-кыз тәнендә кечкенә генә яра ясала. Белгечләр сүзләренчә, аналык кан тамырларын эмбо-лизацияләү 90-95 процент очрагында нәтиҗәле була. Моннан тыш, эмболизацияләүдән соң, хатын-кыз бала таба ала, аның күреме вакытында килә башлый, ул җенси тормыш белән яши ала. Аналыкның кан тамырларына эмболизация ясаганда гомуми наркоз бирелми. Хатын-кызның үз хәленә кире кайтуы да тизрәк бара. Касык урынында 2 миллиметр зурлыгында яра ясап, ботның кан тамырларына катетер кертелә. Моннан соң, табиб рентгенгография ярдәмендә катетерны аналык кан тамырларына җибәрә, аннары инде өлешләп-өлешләп препарат кертә. Югары технологик операция табибның нибары 20-30 минут вакытын ала.
- Мондый диагноз куелган хатын-кызлар инде хәзер үк хатын-кызлар консультациясенең 4нче кабинетына мөрәҗәгать итеп, безнең бүлеккә юллама ала алалар, - ди табиб. - Без әлеге ысулны куллана гына башласак та, көтелмәгән уңайсызлыклар булмас, дип уйлыйбыз. Әгәр дә берәр кыенлык барлыкка килә икән, әлеге операцияне онлайн режимында чит шәһәрләр белән киңәшләшеп үткәрә алабыз.
Сүз уңаеннан, хатын-кызның репродуктив сәламәтлеге авыруы - бүгенге көндә киң таралыш алган сырхауларның берсе. Статистика буенча, мондый диагноз хатын-кызларның
45 процентына куела.
 
Киләчәккә якты планнар
Әлеге бүлектә операция тагын бер юнәлеш буенча ясала - ул да булса йөрәк стимуляторларын имплантацияләү. 2016 елда хәле аеруча авыр булган авыруларга 15 электр стимуляторлары урнаштыру планлаштырыла. Әлеге процедура чагыштырмача авыр түгел. Биредә урынлы анестезия генә ясала.
Алга таба рентген хирургиясе бүлегендә ишемия инсульты белән авыручыларга тромбоэкстракция ысулын кулланырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта баш миенең кан тамырлары авыруын дәвалау медицина ягынннан да, иҗтимагый яктан да бик кирәкле һәм әһәмиятле. Инсульт белән көрәшүнең милли ассоциациясе китергән саннар буенча, Россиядә ишемия инсульты белән авыручылар саны ел саен 500 мең кешегә арта, шуларның яртысыннан күбрәге әлеге авырудан үлә, ә исән калганнарның 18-20 проценты гына сәламәтләнеп, элекке тормыш белән яши.
Үз-үзеңне коткармасаң, сине кем коткарыр...
Бүгенге көндә Түбән Каманың күптармаклы үзәк дәваханәсе - заманча дәвалау һәм тикшерү үзәге. Ул шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә югары квалификацияле стационар һәм амбулатор ярдәме күрсәтә. Аның 23 бүлегендә ел саен, шул исәптән югары технологияләр кулланып, меңнәрчә операция ясала.
Ләкин шуны да онытмаска кирәк: нинди генә заманча кардио һәм рентген хирургиясе ысуллары кулланып дәвалау булмасын, ул йөрәк сәламәтлеген яшьлектән үк кайгыртып торуны алыштыра алмый. Даими физик күнегүләр, урамга чыгып саф һава сулау, дөрес туклану, холестиринлы ризык ашауны мөмкин кадәр киметү - әлеге кагыйдәләр беркайчан да үз файдасын югалт-маячак.
Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсенең җәмгыять белән эшләү бүлеге мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: