Туган як

Йортлар арткан саен, һава һаман кысыла бара

Нәкъ балаларымның квартиры турысын дөньядан каплап, яңа йорт калыкты. Бу йорт төзелеше тәрәзәләрдән күренә торган «Батыр» спорт комплексын, урманны һәм ерактагы коттеджлар шәһәрчеген томалады, сулыш кысылып, һава тараеп калды. Тәрәзәң каршына, тоташ биек коймадай итеп, икенче бер йортны кабырга ягы белән китереп бастырып куйсыннар әле, сулышың кысылмый нишләрсең... Тик шәһәрдәге...

Нәкъ балаларымның квартиры турысын дөньядан каплап, яңа йорт калыкты. Бу йорт төзелеше тәрәзәләрдән күренә торган «Батыр» спорт комплексын, урманны һәм ерактагы коттеджлар шәһәрчеген томалады, сулыш кысылып, һава тараеп калды. Тәрәзәң каршына, тоташ биек коймадай итеп, икенче бер йортны кабырга ягы белән китереп бастырып куйсыннар әле, сулышың кысылмый нишләрсең... Тик шәһәрдәге күпкатлы һәм күп квартирлы йортта яшәгәч, моның белән килешми кая барасың - йортлары да, сәүдә үзәкләре дә Түбән Каманың генераль планы нигезендә төзелә бит.
Шәһәрнең баш архитекторы Фирдә-вис Ханов муниципаль район башлыгының җитәкчеләр белән үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында әнә шул йортлар, кибетләр һ.б. яңа төзелә торган биналар белән беррәттән, шәһәребез үсеше мәсьәләләренә тукталды.

Иң элек, Түбән Каманың 1958 елда «Гипрогор» институты тарафыннан төзелгән генераль планының, замана үзенчәлекләрен исәпкә алып, Казандагы «Татинвестгражданпроект» институында үзгәртелгәнен һәм 2008 елда расланганын искәртик. Хәзерге вакытта безнең шәһәр шул үзгәртелгән план һәм шәһәр советының 2010 елда расланган «Түбән Кама шәһәрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре» буенча төзелә.
Әлбәттә, ул планга да үзгәрешләр кертелми калмый, мисалга республика Президенты Р.Миңнеханов кушуы буенча төзелә торган «Магнит» кибетләрен китерергә була. «Магнит»ның бик зур яңа кибете Южная урамы белән коттеджлар арасында бу җәйдә ачылды. Тагын шундый бер кибетләрен Вахитов урамындагы 2нче йорт янында, 3 гектар җирдә төзи башлаганнар.
Анысы 2013 ел азакларында ачылырга тиеш. «Магнит»ны төзүчеләр кибетнең тирә-ягын да төзекләндерүне, юл аша чыгу урыны ясауны, автобус тукталышындагы павильонны күчерүне үз өсләренә алганнар. Моннан тыш, Химиклар урамындагы 85нче йортка янкорма буларак та, бер «Магнит» төзеләчәк.
Шинчылар урамы башында төзелә торган ундүрт катлы йортка килгәндә, баш архитектор Ф.Ханов әйтүенчә, анда генераль план буенча да йорт төзү каралган булган. Аның 1973 елда ук проекты әзерләнелеп, 1980 елда тулыландырылган. Шулай булгач, кемнеңдер күзе ияләнгән күренешне бозганга карап кына, планга үзгәреш кертмәсләр, мөгаен. Ул йортның беренче катында - кафе яки ресторан, ә икенче катында - офислар, калганында квартирлар урнашачак икән. Йорт астында, һәр квартирга бер урын исәбеннән, машина өчен стоянка көйләнәчәк.
Хәтерем ялгышмаса, узган гасырның сиксән сигезенчеме, сиксән тугызынчымы елында «Шәһәр паркы» тукталышы янында зур йортка котлован казыганнар, субай да какканнар иде. Аны койма белән әйләндереп алдылар да, оныттылар. Шәһәрне ямьсезли торган ул ташландык төзелеш урынын «Нефтехим»ныкы дип ишеткән идем. Йорт төзелешендәге әлеге эшне шул химия предприятие-се заказы буенча «Тат-энергострой» башкарган. Дөрес булса, химиклар ул эш өчен «Татэнергострой»га түләмәгәннәр, тора-бара йортны төзүдән дә баш тартканнар. Шуннан соң ул төзелешне «Камаглавстрой» (җитәкчесе В.Самилов) үзенә алган. Анысы тагын нишләр. Әгәр дә ниятләгәнчә барып чыкса, тугыз һәм ундүрт катлы йортлар тәшкил иткән үзенчәлекле өч комплекс калкачак ул урында.
Шинчылар урамының «Көнкүреш йорты» каршында - бу җәйдә балчык катыш иске бетон калдыклары, төзелеш чүп-чары «таучык»лары хасил булган урында - киләчәктә дүрт катлы «правосудие» йорты салырга җыеналар. Урамның шул ук ягында (икътисад, идарә һәм хокук институы каршында) ике катлы тикшерү комитеты да урнашачак. Бу биналарның икесе дә бик тә мәһабәт булып, урамны бизәп торачак. Хәзергә әле монда урта бер җирдә кызыл кирпечтән ун катлы бер йорт кына төзелеп ята. Анысы киләсе елга әзер булырга тиеш, ди.
Шинчылар урамындагы 43нче йортка терәп диярлек салына торган бинаны, ул йортта яшәүчеләр «хозтовары» кибете була икән», дип сөйләгәннәр иде, рәсми рәвештә «сәүдә-көнкүреш хезмәте үзәге» дип төзелә торган амбардай шыксыз зур бинада нәрсә урнашыр - шушы ел азагында белербез, мөгаен.
Шәһәрдә ике «Эссен» кибете бар иде инде, аның өченче кечкенәсе Тынычлык урамындагы 43нче йорт янында булачак икән.
Мул яшибез, шулай булмаса, шәһәребезне бизәп, әкияттәгедәй күз ачып йомган арада, кибет өстенә кибет төзелмәс иде. Мәһабәт музейлары, театрлары, күргәзмә заллары булган шәһәрне түгел, әйтерсең, олы бер базарны хәтерләтә Түбән Камабыз...
Әнә бит «Аркада» сәүдә үзәге (элекке «Детский мир») тирәсендәге өч кибет тә «Азимут» булып үзгәртеләчәк. Ул ике катлы бинадан, урамга чыгып тормыйча гына «Аркада»га керү өчен, хәтта, икенче кат биеклегендә өсте ябулы махсус коридор да көйләү күздә тотыла. Тирә-юне дә, гомумән, зәвык белән ясалачак.
Иске биналар турында сүз кузгатканбыз икән, шул ук Химиклар урамындагы, инде ничәмә-ничә еллар ябык торган «Олимпийский» спорт сарае бинасы да яңартылып, анда кибетләр һәм офислар урнашачак.
«Җәлил» кинотеатры да, уң ягына дүрт метрлы янкорма өстәлгәч, танымаслык булып матурланачак. Зәвыклы итеп үзгәртеп ясалса да, «Җәлил» дигән исеме урынында калыр, дип өметләник.
Бызов урамындагы базар да түбә астына керәчәк. Түбә дигәч, «крыша» дип аңламагыз тагын. Бызов базары дүрт корпустан торачак. Берсен - административ-көнкүреш корпусы, икенчесен - рестораннар, кафе, тагын калган икесен сәүдә рәтләре биләячәк. Шул ук вакытта биредә төзелеп бетеп килә торган ике катлы кафе шушы тирәдә яшәүче халыкның яратып йөри торган урыны булыр, дип өметләнә хуҗалары.
Үзәк базар каршындагы «Кама» кибетенә һәм ул тирәгә дә үзгәреш җиле кагылачак: кибетнең алгы ягында янкорма төзелеп, анда вак павильоннар (һәрберсенең ишеге аерым) булачак. Кибет каршындагы киосклар алыначак, җиргә брусчатка түшәячәкләр.
«Бәхет» (халык телендә - «Бочка») кибетенең арткы ягы койма белән әйләндереп алынганын, төзелеш баруын безнең редакциягә еш килүчеләр искәрми калмагандыр. Яңа бер ни дә төзелми, бары тик «Бәхет» кенә киңәергә уйлаган.
Боларның барысы да ниятләгәнчә барып чыкса, Түбән Кама шәһәре, чыннан да матурланачак. Ә инде кемнәрнеңдер квартиры тәрәзәсеннән күренә торган мәчет манараларын, яисә табигать күренешен яңа йорт стенасы каплый икән - бернишләр хәл юк, шәһәрнең генераль планында шулай каралган булып чыга...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: