Туган як

Җыеннан рухланып кайтканнар

Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узган. Анда катнашырга теләк белде-рүчеләр шактый булган: Татарстаннан 400ләп делегат, Россиянең төрле өлкәләреннән - 60тан артык, чит илләрдән 18 кунак килгән. Шәһәребездән исә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева һәм Чулпан Хәлиуллина барган. - Казанга килеп җиткәч тә, безне каршы...

Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узган.
Анда катнашырга теләк белде-рүчеләр шактый булган: Татарстаннан 400ләп делегат, Россиянең төрле өлкәләреннән - 60тан артык, чит илләрдән 18 кунак килгән. Шәһәребездән исә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева һәм Чулпан Хәлиуллина барган.
- Казанга килеп җиткәч тә, безне каршы алып, төрле секцияләргә бүлделәр. Делегатлар Татарстанның Арча, Балтач, Яшел Үзән районнарына бардылар, - ди Вәсилә ханым. - Безнең төркем Биектауда булды. Арабызда Мари Элдан, Саратовтан, Мәскәүдән килгән вәкилләр бар иде.
Кунаклар өчен Иске Казан музеенда татар көнкүреш әйберләрен күрсәтеп, түбәтәй һәм калфак чигү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Аннан үлән чәе һәм коймаклар белән сыйлаганнар.
Вәсилә Исмәгыйлева, биг-рәк тә, «Бишек туе»ннан зур тәэсирләр белән кайткан.
- Мәдәният йортына керү белән, бишекләргә багышланган күргәзмә күзгә ташлана. Һәрберсе үзенчәлекле, матур, яннарында милли киемнән «әниләр», - дип искә ала ул. - Аннан «Бишек туе» фольклор кичәсе узды. Ул традицион күңел ачу һәм җыр-биюгә кайтып калмыйча, тәрбияви чара буларак оештырылган иде.
Бала дөньяга килгәч, исем сайлау, аның әһәмияте турында сөйләгәннәр, аны юындыру тәртибен күрсәткәннәр, бишек җырын башкарганнар. Кунаклар сабыйны котлап, күчтәнәчләр белән килү күренешен караган. Һәр күренеш алып баручы тарафыннан аңлатма биреп узган. Залдагылар, бигрәк тә, ерак җирләрдән килүчеләр кичәне камерага, фотога төшергән, дәфтәрләренә язып барган. Сүз уңаеннан, делегатлар арасында барыбызга да билгеле булган мәскәүле Наилә Фатыйхова да булган. Ул милләттәшләребезгә татар халык җырларын өйрәтә, тәрбия процессын да «җыр аша алып барам», дигән.
«Очрашу - үзе бер гомер», диләр. Менә Вәсилә ханым да җыендагылар белән якыннан танышып, аралашкан, тәҗрибә белән дә уртаклашкан. Мисал өчен, Туймазы хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы әле генә эшли башлаган, шуңа күрә сораулары шактый. Күршеләр - Яр Чаллы вәкилләре белән телефоннар белән алмашканнар, ниятләре - үткәрелә торган чараларга кунакка чакырышып, элемтәдә тору.
Вәсилә Исмәгыйлева күргәннәреннән рухланып, фольклор кичә уздырырыга ниятли. Аннан татар кызларын кияүгә чыгу йолалары белән таныштырып, тәрбияви чара үткәрү дә әйбәт булыр иде. Планнары зурдан. «Ак калфак» оешмасы шәһәрдә 4 елдан артык эшләп килә.
- Гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга тапшыру өчен актив хатын-кызлар кирәк, - ди ул. - Шуңа күрә көзгә оешма әгъзаларына сайлап алуны оештыру турында уйлыйм. Әмма башта әзерләнергә кирәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: