Туган як

Язуын язганнар, әмма...

20 августтагы шәһәр юбилеенда «Шәһәр паркы» заманча ял урыны буларак тантаналы ачылачак. Кама елгасы ярындагы элекке пляждан алып Изге чишмәгә кадәрге ара да гаҗәеп матур үзгәрешләре белән каршы алачак халыкны. Биредә татар рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеен, әүлия Дәүһит Әсмагыйҗан куышын һ.б. күрергә булачак. Кыскасы, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар...

20 августтагы шәһәр юбилеенда «Шәһәр паркы» заманча ял урыны буларак тантаналы ачылачак. Кама елгасы ярындагы элекке пляждан алып Изге чишмәгә кадәрге ара да гаҗәеп матур үзгәрешләре белән каршы алачак халыкны. Биредә татар рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеен, әүлия Дәүһит Әсмагыйҗан куышын һ.б. күрергә булачак.
Кыскасы, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинның тырышлыгы, булдыклылыгы белән, шәһәрдә зәвыклы бик күп урыннар барлыкка килә. Бу шатлыклы, әлбәттә. Әмма халкының яртысыннан артыгы татар булган Түбән Камадагы яңа корылмаларда хаталы язулар пәйда булган. Моңа борчылган милләтпәрварлар «Туган як»ка хәбәр итеп, ачыклык кертүне үтенделәр.
10 августта (!) көндезге икеләр тирәсендә кулыбызга фотоаппарат алып, әлеге автобус тукталышы павильонын һәм Әхсән ага музеен карап (рәсемнәрдә) кайттык. Чыннан да, «Шәһәр паркы» татарча «белям-белям»ле кемнәрнеңдер җылы кулы белән, «Шэһэр ПАРКЫ»на әйләнгән. Ә музей диварына, зур итеп, рус телендә генә «Музей народного художника Ахсана Фатхутдинова» дип язылган. Ачыклык кертү өчен, муниципаль районның баш архитекторы Эмиль Сираҗетдиновка шалтыраттык.
 
 
Ул безгә «Шэһэр паркы»ндагы хаталы ике хәрефнең 10 август иртәсендә алынганын, 3-4 көндә төзәтелеп куелачагын җиткерде. Хаталы язу - Новосибирскидагы белгечләр ялгышы булган икән, ләбаса (сәер, ничек заказ бирәсең, үзгәртмичә, шулай язалар югыйсә).
Музейга килгәндә, хәл катлаулырак. Татарстанның дәүләт телләренә кагылышлы законына таянган сорауга, Эмиль әфәнде ике телдә дә
язуның, эпитафик яктан матур булмавын, русча язуның, беренче чиратта, туристларга исәпләнгәнен әйтте. Эмиль әфәнде раславынча, халыкның 98 проценты русча белә, аннан соң, музейның тышкы ягында ике телдә дә язылган элмә такта (ә анысы ишекнең ике ягына куелып, эш көннәре һәм эш сәгатьләре языла -ред.) була.
Түбән Каманың баш архитекторы Татарстан законнары белән исәпләшмәгәч, нәрсә була инде бу?!
Фирая МОРАТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: