Туган як

Язмышы – гыйбрәтле

Каенлы китапханәсендә эшләп килүче «Чордашлар» клубында ай саен авылның хөрмәткә лаек якташлары белән очрашу матур гадәткә керде. Күптән түгел бездә кунакта гыйбрәтле һәм кызыклы язмышлы Миңнегаян апа Хәбибуллина булды. Ул 1954-1955 елларда Каенлыда уку йорты мөдире, башкача әйтсәк, «избач» булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башланганда алты яшьтә булган Миңнегаян апага...

Каенлы китапханәсендә эшләп килүче «Чордашлар» клубында ай саен авылның хөрмәткә лаек якташлары белән очрашу матур гадәткә керде. Күптән түгел бездә кунакта гыйбрәтле һәм кызыклы язмышлы Миңнегаян апа Хәбибуллина булды.
 
Ул 1954-1955 елларда Каенлыда уку йорты мөдире, башкача әйтсәк, «избач» булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башланганда алты яшьтә булган Миңнегаян апага күп авырлыклар кичерергә туры килә. Сугыш башлангач Сталинградтан Шәңгәлчегә сыер җигеп кайткан гаиләдән ул. 1940 елда «вербовка» буенча әтисе Зарифулла, әнисе Мөнибә алты баласы белән Сталинград өлкәсендәге бер колхозга барып урнаша. Озак-ламый сугыш башлана. Әтисе һәм олы абыйсы фронтка китә, бер елдан әтиләре һәлак була.
1943 елның июненә кадәр алар Сталинградта яшиләр, сугыш чорының бөтен авырлыгын күтәрәләр: окоп та казыйлар, немец самолетларының бомбага тотуларын, машина-машина яралыларны да күрәләр. Ул елларны Миңнегаян апа бүген дә тыныч кына сөйли алмый. Әниләре Мөнибә апа, тәвәккәлләп, балаларын җыйнап, сыер җигеп, аңа бар булган ризыкны салып туган якларга кузгала.
Мәктәптә яхшы укыган кыз Алабуга шәһәрендә китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга керә, аны бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Аннан туган ягына эшкә кайта һәм Каенлы авылына уку йорты директоры итеп билгеләнә. Шәңгәлче авыл китапханәсендә мөдир булганчы, ике елга якын гына эшләсә дә, ул безнең авылны, аның кешеләрен, үзе фатирда торган Нурлыхода апаны җылы хисләр, җылы сүзләр белән искә алды.
Ул тормышка чыгып, гаиләсе белән 40 ел Ерак Көнчыгышта Хабаровск өлкәсендә гомер итә. Улан-Удэ шәһәренең мәдәният институтын тәмамлап, югары белемле китапханәче була, үзләре яшәгән шәһәрдә озак вакыт китапханә мөдире вазифасын башкарып, берничә кешедән торган коллективны җитәкли. Инде балалары үсеп җиткәч, туган якка кайтуына 20 еллап үтсә дә, хезмәттәшләре аны бүген дә онытмый, хәбәрләшеп, котлаулар җибәреп торалар.
Яше сиксәннән үтсә дә, хәтере яхшы. Язмыш аны шулай ук ерак җирләрдә, руслар арасында яшәргә һәм эшләргә мәҗбүр итсә дә, саф татарча матур әдәби телдә сөйләшә.
Флера ГАРИПОВА,
Каенлы авылы китапханәчесе.
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: