Туган як

Язлар алып килгән Бөек Җиңү

9 Май иртәдән үк җылы булды. Бетмәс кебек тоелган салкыннардан соң, көнне «сындырды». Кая, җир йөзендә нәрсәләр майтарып яталар икән, дигәндәй, ниһаять болытларны аралап кояш карады. Ә җир йөзендә... илебез халыклары, шау-гөр килеп, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнә. Сәгать иртәнге 9дан ук түбәнкамалылар - өлкәне дә, яше дә бәйрәмнең...

9 Май иртәдән үк җылы булды. Бетмәс кебек тоелган салкыннардан соң, көнне «сындырды». Кая, җир йөзендә нәрсәләр майтарып яталар икән, дигәндәй, ниһаять болытларны аралап кояш карады. Ә җир йөзендә... илебез халыклары, шау-гөр килеп, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнә. Сәгать иртәнге 9дан ук түбәнкамалылар - өлкәне дә, яше дә бәйрәмнең үзәге булачак Җиңү монументы ягына, Халык иҗаты йорты янына агылды.
 
Халык күп җыелган иде.
Юк, көн матур, җылы булганга гына түгел - моннан 72 ел элек Совет халкының дөньяда күрелмә-гән тиңдәшсез батырлыгы нәтиҗәсендә илебезне фашист илбасарлары тырнагыннан йолып алулары, кан һәм күз яшьләре белән яуланган Бөек Җиңү, ата-бабаларыбызның батырлыгы өчен горурлык хисләре, сугыш кырларында Ватан азатлыгы өчен башларын салган батырларны искә алу, исән калып туган җирләргә әйләнеп кайткан һәм хәзер безнең арада бик аз гына калган ветераннарны хөр-мәтләү - әнә нәрсә җыя кешеләрне бу көнне мәңгелек ут янына...
 
Халык иҗаты йорты каршында иртәдән үк бәйрәмгә килгән түбәнкамалылар игътибарына иҗат коллективлары концерт башлаган. Ул арада Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, Кораллы көчләр ветераннары, шәһәр һәм район җитәкчеләре, сафка тезелеп, Җиңү монументы янына - тантаналы митинг булачак урынга юнәлделәр.
 
Әле моннан ничә еллар элек кенә күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән ветераннар Җиңү бәйрәменә күпләп килә иде. Аларның саны быел тагын да азайган. Еллар үзенекен итә шул: кайчандыр ярты Европаны җәяүләп узган фронтовикларның бүген хәрәкәтләре дә салмак. Кайберләрен якыннары җитәкләп-култыклап бара. Әйе, бүген алар читләр ярдәменә мохтаҗ. Санаулы гына калган ил агаларына бүген, һичкайчан булмаганча, кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк.
 
Митинг башланып киткәч, Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Мачтаковка сүз бирелде. Ул сугыш елларында Совет халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. «Шушы җиңү көнен якынайту өчен, ир-егетләр сугыш кырларында кан койса,тыл хезмәтчәннәре - өлкәннәр, хатын-кызлар һәм балачагалар колхозсовхозларда, завод-фабрикаларда көнне төнгә ялгап эшләделәр, азык-төлек, сугыш кораллары, кием салым җитештереп, фронтка җибәрделәр, Җиңү әнә шулар бәрабәренә яуланды», - дип, үзенең истәлекләре белән уртаклашты ветеран.
 
«Түбән Кама районында сугыш шаукымы кагылмаган бер генә авыл да, гаилә дә юк. Безнең бурычыбыз - һәлак булганнарны истә тоту, исән калган ветераннарны хөрмәтләү. Тик ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Ләкин батырларның даны мәңге онытылмас», - диде муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, митингка катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
 
Шәһәребездә Бөек Җиңүгә багышлап уздырылган тантаналы митингта промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты. «Ватаныбыз азатлыгын саклап калуыгыз, фашистларны җиңүегез белән сез безгә якты киләчәк бүләк иттегез. Сез безгә шуның өчен кадерле. Тиңдәшсез батырлыкларыгыз турындагы истәлекләрне без яшь буыннарга тапшырырбыз һәм киләчәктә сугышларны булдырмас өчен кулдан килгәннәрнең барысын да эшләрбез», - диде ул үз чыгышында.
 
Митингта катнашучы шәһәр җитәкчеләре, предприятие, учреждение һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре Җиңү монументына чәчәкләр куйдылар. Ватан өчен яу кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
 
Җиңү парадын кечкенә балалар сафы башлап җибәрде, алардан соң, тигез рәтләргә тезелеп, Гани Сафиуллин исемендәге кадетлар корпусы барабанчылары узды. Эчке эшләр идарәсе һәм юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, Әфган һәм Төньяк Кавказ сугышлары ветераннары, мәктәп укучылары һәм уку йортлары студентлары тигез сафлар белән, бер-бер артлы трибуна каршыннан үттеләр.
Парадтан соң, бәйрәмгә килгән ветераннар һәм күпсанлы түбәнкамалылар Монументтагы мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Фәрит ИМАМОВ.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: