Туган як

«Язгы аҗаган», «Бибинур» фильмнары, «Сихерче» һ.б. турында

Билгеле булганча, 2017 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителгән иде. Кино сәнгате безнең татарда әле үзенең беренче адымнарын гына ясый дип әйтергә була. Ә шулай да, Түбән Каманың үзендә дә нәфис фильмнарда рольләр уйнаган кеше бар. Ул - Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры җитәкчесе, баш режиссеры, Татарстанның...

Билгеле булганча, 2017 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителгән иде. Кино сәнгате безнең татарда әле үзенең беренче адымнарын гына ясый дип әйтергә була. Ә шулай да, Түбән Каманың үзендә дә нәфис фильмнарда рольләр уйнаган кеше бар. Ул - Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры җитәкчесе, баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы Рөстәм ГАЛИЕВ. Аның белән бүгенге әңгәмәбез - үзе башкарган рольләр, татар киносы һәм, театр режиссеры буларак, сәхнәләштерергә әзерләгән әсәрләре турында.
 
- Сез «Язгы аҗаган» телефильмында - Гази, «Бибинур»да Габдуллаҗан ролен уйнап, кино караучылар күңелен яуладыгыз.
- Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» романы буенча 1989-1991 елларда төшерелгән ул фильм - татар телевидениесенең беренче телефильмы, кино төшерүнең башлангыч чоры. «Язгы аҗаган» белән чагыштырганда, 2009 елда экранга чыккан «Бибинур»ны кино сәнгате үрнәге дип санарга була. Петербургтагы «Ленфильм» киностудия-се тарафыннан Мамадыш районының Алгай авылында төшерелгән «Бибинур»ның режиссеры - Юрий Фетинг. Анда барысы да профессионал нигездә эшләнә. Мисалга, тау башындагы таш мәчетне алыйк. Бер караганда, ул - декоратив мәчет кенә, әмма шуны да фундаменталь итеп эшлиләр. Төтен чыгарып, төрле яктырткычлар яр-дәмендә болыт ясала. Көненә 23, күп дигәндә, 25-30 секунд төшерелергә мөмкин кино. Чөнки дубль арты дубль ясала. Анда катнашучы балаларны дөрес уйнатыр өчен дә бик нык тырышырга кирәк. «Бибинур» да Габдуллаҗанны башка-рып, хәйран калып кайттым һәм бернәрсәгә төшендем: чын кино төшерүдән бик ерак торабыз икән әле... Татарның үз кино сәнгате булганчы, бер илле ел тирәсе вакыт кирәк, дип уйлыйм. Иң элек, дәүләт карамагындагы яхшы киностудия төзелергә, әзерлекле белгечләр булырга тиеш.
 
Бездә, хәтта ут куючылар да юк. Шулай булгач, көн яктысында ут белән эшләрлек белгеч каян килсен ди?! Әмма татарның үз киносы булырга тиеш!
- Кино төшерү уе белән янасыз дип ишеткән идем...
- Нәбирә Гыйматди-нованың «Сихерче» әсәрен кино итеп эшләү ниятем бар. Узган ел Татарстан мәдәният министрлыгы моңа рөхсәт бирде. Бер елдан артык шул кинога артистлар эзләү һ.б. белән шөгыльләнәм. Тамашачы ияләнгән артистларга тукталмыйча, кеше күзенә артык чалынмаганнарын эзлим. Көчле шәхесләр кирәк! Казахстаннан һәм Башкортстаннан берәр артистны күз уңымда тотам, күп образларны үз театрыбыздагылар уйнар дип уйлыйм. Бер-ике проба ясап карадык... Павильон да эзлим, ул иске бер авыл булырга тиеш. «Сихерче» Аксубай һәм Нурлат җирлегендәге Үзи, Карасу авылларында төшерелер мөгаен. Карасу әле ул язучы Нәбирә Гыйматдинованың туган авылы да. «Сихерче» - мистикага корылган әсәр. Мистиканы кую, билгеле булганча, иң авыры.
- Татар киносы булгач, милли төсмерләр дә чагылырга тиештер...
- Язучының «Сихерче» әсәре үзе үк милли.
Мәсәлән, Изгеләр дөньясы, Чишмәләр, мәҗүсилек чоры... Костюмнар аша да, үсеп утырган агачлар, чишмәләр аша да миллилекне биреп була. Дөньяның бөтен фәлсәфәсе табигатькә корылган бит.
- Сезне хыялый Рөстәм дип бер язган идем инде, үпкәләмәдегез бугай... Шул фикер янына, бу юлы ике йөрәкле дип тә өстим әле. Курыкмыйча, шундый проектка алынырга җөрьәт иткәнсез... Ә театр режиссеры буларак, тамашачы нәрсә көтә ала?
- Театр көненә туры китереп, киләсе елның 27 мартына «Каз канаты» чыгачак. Анда барлык артистларыбыз да уйнаячак. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлары» кайчан язылганын истә тотсак, анда эчке тирән мәгънә яшерелгәне аңлашылыр: бөкре мәхдүм- ул татар халкының да бөкресе - җәмгыятьтә хокуклары юк, беркемгә ярамый... Йолдызлар сүнүе аша да тулы бер халыкның репрессиясе сурәтләнә. Каз язмышы белән татар язмышы бер тәңгәллектә ята. Базарда каз сату күренеше аша, гореф-гадәтләрне, йолаларны югалта баруыбыз турында тамашачыга җиткерергә, аны уйландырырга омтылабыз.
- Театрыгыз, Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры»н күрсәтеп, «Казахстан - Евразия йөрәге» фестивалендә җиңү яулады бит әле.
- Әйе, «Чыңгыз Айтматовны яңача кую» номинациясендә җиңүгә ирештек, 500 мең сум күләмендә акчалата премия дә бирелде. Бу әсәрне сәхнәләштерүгә бик озак еллар дәвамында килдем. Айтматов - кыргыз язучысы, ә әнисе - татар кызы. «Анам кыры» - кешелек дөньясын тетрәндергән әсәр. Аны, гадәти көнкүреш югарылыгында, күп театрлар куеп карады. Ә минем Аналарның эчке кичерешен, хәсрәтен, һәрнәрсәгә булган мөнәсәбәтен, аналар фәлсәфәсен бирәсем килде.
 
Хәрәкәтләр, үз фикерләрем һәм поэтик чишелеш юлы белән уңышлы әсәр килеп чыкты кебек. Тулганай роле өчен, Гүзәл Шәмәрданованың Казанда «Тантана» премиясенең «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүе - «Анам кыры»на зур бәя.
 
Сүз уңаеннан, «Тантана»ны һәм Казахстандагы уңышыбызны да исәпкә алып, 2016 ел безгә берьюлы дүрт җиңү китерде. Күпкырлы сәнгать эшчәнлегем өчен, М.Сәлимҗанов премиясенә лаек булдым, театр сәнгатендәге казанышлары өчен Гүзәл Шәмәрдановага Д.Сираҗиев исемендәге премия бирелде. Бишенчесе - Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының 110 еллыгына багышланган спорт ярышында безнең Юрий Павлов теннис буенча беренче урынны алды.
 
Фестиваль турында сөйли идем бит әле. Казахстанның күз карашы иңләмәслек иркен далалары, мәгърур таулары, тамаша залын тутырып утырган балаларның казахча сөйләшүләре, үз телләрен яратулары; дөнья классиклары әсәрләрен казахчага әйләндереп, Шекспирда, Чеховта үзләрен табулары; кунакчыллыклары - барысы да сокландыргыч...
- Театрлар фестивале үткәрү хыялыгыз бар дип беләм.
- Туфан Миңнуллин исемендәге «Вакыт кыңгыравы» фестивален уздыру мәдәният министрлыгы һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Ул 2017 ел планына кертелде. «Вакыт кыңгыравы» - күптәнге хыялым. Туфан туган көнне - 25 августта бездә башланып, бер атна дәвам итәчәк Бөтенроссия фестивалендә 7 театр катнашачак. Чувашстан, Мари иле, Бурятия һ.б. театрлар килергә ниятли.
- Хыяллар зурдан...
- Хыялсыз кеше - канатсыз кош, диләрме әле? Яшь тамашачыларны татар театр сәнгатенә тарту максатыннан, ки-ләсе елда «Бишегем» проектына керешербез. Татар мәктәпләренең спектакльләрне русча куюыбызны сораулары да шуңа этәргеч булды. Бу проектта бишек - кешенең туган җирен, җанга газиз туган телен олылавын аңлата... Мәктәпләрдә, башка уку йортларында бер сәгатьлек кызыклы очрашулар уздырып, татар шагыйрьләрен, татар театрларын, татар мәдәниятен пропагандалау уебыз бар. Һәр җомгада театрда «Кичке уеннар» оештырып булмасмы? Ә яшьләр өчен - төнге театр. Урамда кая барып сугылырга белмичә йөргәнче, кичке сә-гать уннарда театрга килерләр иде. Театры да заманча булырга тиеш, әлбәттә. Сафлык, чисталык, мәхәббәт турында хәзерге яшьләрнең үз телендә җиткерү дөрес булыр. Алар үз сөйләм телләрен тоеп утырырга тиешләр. Шул юллар белән, 70-80 процентын безнең буын тәшкил иткән тамашачы сафына яшьләребезне тартып булмасмы?
Яңа елда безнең театр коллективының да,күпсанлы тамашачыларыбызның да якты өметләре тормышка ашсын, бәхетле җаннар күбрәк булсын иде...
Әңгәмәне Фирзия
БАТТАЛОВА әзерләде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: