Туган як

Ятимнәрне үз кочакларына сыендырып...

Зур Афанас авылында яшәүче Рәмзия һәм Илгизәр Хәмитовлар - ике баланы тәрбиягә алган гаилә. Мондый адымга олы йөрәкле һәм авырлыклар алдында куркып калмый торган киң күңелле кешеләр генә бара аладыр. Бу гаилә тормышы «Туган як»ны укучыларга да өлге булыр дип уйлыйм. Алексеевск районындагы Югары татар Майнасы дигән авылда туып-үскән Рәмзия...

Зур Афанас авылында яшәүче Рәмзия һәм Илгизәр Хәмитовлар - ике баланы тәрбиягә алган гаилә. Мондый адымга олы йөрәкле һәм авырлыклар алдында куркып калмый торган киң күңелле кешеләр генә бара аладыр. Бу гаилә тормышы «Туган як»ны укучыларга да өлге булыр дип уйлыйм.
Алексеевск районындагы Югары татар Майнасы дигән авылда туып-үскән Рәмзия - өч, ә Илгизәр алты балалы гаиләдән. Алар икесе дә бер класста укыйлар, шул чакта ук дуслашалар. Мәктәпне тәмамлагач, Рәмзия Чистай медицина училищесында укый, Илгизәр Түбән Каманың 53нче училищесына керә. Укуларын тәмамлагач, яшьләр гаилә корып, 1978 елда Түбән Камага килеп яши башлыйлар. Илгизәр - химкомбинатта, ә Рәмзия тире-венерик авырулар диспансерында шәфкать туташы булып эшли. Җитәкчеләр турында сүз чыккач, Рәмзия өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Софья Антонованы кат- кат исенә төшерде. «Андый җитәкчеләр бик сирәк, ул безне эшләргә генә түгел, яшәргә дә өйрәтте», ди ул.
Илгизәр армиядән әйләнеп кайткач, химкомбинаттан яшь гаиләгә ике бүлмәле квартир бирәләр. Гаиләдә өч кыз үсә. Кызлар өчесе дә әниләре һөнәрен сайлыйлар. 28нче мәктәптән соң Казан медицина институтын тәмамлаган Гүзәл Алексеевскиның үзәк дәваханәсендә педиатр-неонатолог булып эшли, инде үзе дә ике кыз үстерә. Б.Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясен һәм, шулай ук, медицина институтын тәмамлаган Сылулары яңа поликлиникада стоматолог булып эшли. Энҗе исә шул ук инсти-тутның өченче курсында, педиатрия факультетында укый.
Балалар берәм-берәм үз юллары белән китә баш-
лагач, Рәмзия белән Илгизәргә күңелсез була башлый. Ишле гаиләдә туып-үскән, аяклары «чебиләп» беткәнче яшел чирәмдә яланаяк йөргән авыл балаларының шәһәр тормышына җаны ятмый. Шуңа күрә дә, Хәмитовлар Афанаста төзелеп бетмәгән коттедж сатып алалар. Эштән арып кайткан Рәмзияне - бакча, ә Илгизәрне төзелеш көтә. Йортлары иркенәеп, авылдагы тормышлары бераз җайлангач, алар ятим бала алып үстерергә уйлыйлар.
Балалар йортына килгәч, үзләренә тутырып карап торган бер кыз баланы алырга булалар. Ә кызның әле абыйсы да бар икән. Туганнарын аермыйбыз дип, алар икесен дә алырга ниятлиләр. Балаларын алырга, әти-әнисе белән Гүзәл дә бара. Опека хезмәткәренең ни өчен ятим балалар алырга ниятләүләре турындагы соравына Рәмзия: «Бәхетле гаиләләр дә, әти-әни назыннан мәхрүм булган ятимнәр дә бар. Аягыбыз-да йөргәндә, хәлебездән килгәндә, берәр сабыйны ятимлек ачысыннан коткарырга теләдек», дип җавап бирә. Кайтырга чыккач, кызлары Гүзәл: «Әни, шундый итеп әйттең, йөрәккә үтеп керде, гомумән, без бәхетле, сезнең шундый киң күңелле булуыгыз белән горурланабыз», ди.
Шулай итеп, 2011 елның салкын декабрь аенда ике яшьлек Талия белән өч яшьлек Хәмит, әти-әниле булып, җылы өйгә кайтып керәләр.
Җинел булмый, әлбәттә. Беренче чиратта, бу ятим балаларны яңа тормышка ияләштерергә, сәламәтлекләрен ныгытырга кирәк була. Рәмзия белән Илгизәр бар көчләрен балаларны тәрбияләүгә куялар... Балаларны мәктәпкә әллә каян уратып йөртерлек булмасын, авыл да матурланыр дип, алар урам уртасындагы чүп тулган чокырны чистарталар. Илгизәр иптәшләре белән бергәләп буа да төзи. Ул урында яңгыр- кар һәм агым су җыелып, матур гына күл барлыкка килгән. Әйләнгечтән йөреп ялыккан халык та шул буа күпереннән йөри башлаган. Буаны, беренче оныгы хөрмәтенә, «Динә буасы» дип атаган Илгизәр.
Авылны төзекләндерүдәге бу хезмәте өчен, 2014 елда Афанас авыл җирлеге башлыгы Бурмистров әле Илгизәргә рәхмәт тә белдергән!
Балалар шат күңелле. Өй эчен тутырып уйнап йөриләр. Мин үзем дә күпбалалы гаиләдә үскәнгә, аларның чыр-чу килеп уйнаганнарын рәхәтләнеп карап утырдым. Кечкенә оныклары Ясминәнең башкалар артыннан калышмаска тырышып үрмәләвенә кадәр карап торуы күңелле.
Оныклары Динә белән бергә, тәрбиягә алган балалары Хәмит һәм Талия дә 32нче гимназиядәге «Хрустальный башмачок» түгәрәгенә йөриләр, төрле конкурсларда, Сабантуйларда катнашалар икән. Алар өчесе бергә дә, аерым-аерым да җырладылар, биеделәр. Мондый тәрбия тулы гаиләләрдәге балаларның да әле барысына да бирелми бит. Рәмзия, балалары һәм оныгы биегәнгә, җырлаганга соклануымны карап утыруымны күреп: «Хореограф булып эшләүче Виолетта Анатольевнага мең рәхмәт. Ул балаларны аермый, үз эшен яратып башкара. Менә дигән психолог та әле ул, анысы безнең өчен аеруча мөһим», дип сөйләп утырды.
Рәмзиянең әнисе Тәзкирә апа да биредә яши. Аның бүлмәсе икенче катта. Тели икән, верандага чыгып, күл буена карап утыра ала. Балалар әбиләрен бик яраталар, чөнки ул алар белән шаяра һәм шашка да уйный. Балалар шашка уйнарга өйрәнсә, әбиләре үзенең хәтер үткенлеген саклый. Тәзкирә апа шул хакта сөйләгәндә, бүлмәгә Хәмит йөгереп килеп керде: «Әби, бу чәчәкләрне сиңа җыйдым», дип, бер бәйләм сузды. Бу «чәчәкләр»не күреп елмаештык. Үсә-үсә чәчәкләрне үләннән аерырга өйрәнер. Иң мөһиме, кечкенә генә булса да, әбисен олылавы бит.
Чәчәкләр, гөлләргә күмелеп утырган бу йортта сиксән ике яшьлек Тәзкирә әбидән башлап, ике яше дә тулмаган оныклары Ясминәгә кадәр, һәркем үзен бәхетле саный.
Үзе утыз тугыз ел эш-ләгән коллективын калдырып, Рәмзия быел ялга китәргә булган. Чөнки беренче класска керәчәк Талиягә, икенче класска баручы Хәмиткә дәрес хәзерләшергә дә, мәктәптән соң аларга күз-колак булырга да кирәк.
Мине озатканда Рәмзия, ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрнең әле июнь аенда гына Чаллыда узган форумында, «Сезнең кебек кешеләр күп түгел. Шул ук вакытта, ниндидер могҗизалар да көтмәгез. Үксез сабыйларны яшәргә өйрәтегез, әти-әниләре юлыннан китмәсеннәр өчен тырышыгыз», дигән сүзләрнең үз күңеленә уелып калганлыгын әйтте. Ятим бала үстерергә ниятләүче кешеләр үз өсләренә бик зур җавап-лылык алуларын бер генә минутка да онытмаска тиешләр. Яхшы гаиләдә, әйбәт тормышта яшәүче сабыйлар ятимнәр йортына эләкми бит...
Күл буеннан әкрен генә атлыйбыз. Бераз гына сибәләп алган яңгырдан соң чирәм яшәреп киткән. Су өстендә бака үләне яфраклары тирбәлә, яр буендагы камышлар җилдә чайкала...
Рәмзия белән Илгизәр кебек яхшы күңелле кешеләр күп булганга, дөнья ямьле шул ул. Бу парга, көнче кешеләрнең гайбәтләренә игътибар итмичә, балаларының һәм оныкларының бәхетле язмышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын иде.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: