Туган як

Яшьләрне дә борчый

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Каманың яшьләре белән очраштылар. Түбән Кама химия-технология институтының иң зур залында оештырылган бу очрашуда 200дән артык егет һәм кыз җыелган иде. Экология мәсьәләсендә аларны күп нәрсә борчый икән. Биргән сорауларының күбесе шәһәребездә һаваның...

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Каманың яшьләре белән очраштылар.

Түбән Кама химия-технология институтының иң зур залында оештырылган бу очрашуда 200дән артык егет һәм кыз җыелган иде. Экология мәсьәләсендә аларны күп нәрсә борчый икән. Биргән сорауларының күбесе шәһәребездә һаваның начар булуына бәйле иде.

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең һавага чыгара торган газларын киметү мөмкинме дигән сорауга, Артем Сидоров: "Хәзер зарарлы калдыклар чыганакларының барысына да (ә алар Түбән Камада 5 мең чамасы) махсус контроль приборлары куйдыру мәсьәләсе карала, алардан алынган мәгълүматлар турыдан-туры экология министрлыгына тапшырылып барачак. "ТАНЕКО" җитәкчелеге белән бу хакта инде килешү бар, хәзер башка предприятиеләр белән сөйләшүләр бара", - дип җавап бирде. Министр сүзләренә ышансаң, соңгы елларда Түбән Камада һавага зарарлы матдәләр чыгару шактый кимегән икән - 2008 елда 90 мең тонна булса, хәзер 60 мең тонна, ди (менә бит, ә без, монда яшәүчеләр, нигәдер, сулый торган һавабызның чистара баруын белми дә калганбыз). Артем Сидоров әйтүенчә, иң зур проблема яңа төзелә торган предприятиеләрдә түгел, ә иске заводларда, аларны яңартырга кирәк.

Очрашуда күтәрелгән тагын бер мәсьәлә - йортларыбыз ишегалларының кыргый автостоянкаларга әйләнеп бетүе. "Шәһәр халкын аеруча борчый торган проблемаларның берсе бу, чөнки автомобильләр саны туктаусыз артып бара, - дип сорауга җавап бирде Айдар Метшин. - Әмма яңа микрорайоннардагы машина кую урыннары җитәрлек булган түләүле стоянкалар да, гадәттә, буш тора. Машиналарын подъезд янында калдыручылар стоянкадан җәяү кайтырга авырсынадыр, күрәсең. Ләкин бу мәсьәләдә, барыбер, тәртип салырга кирәк һәм без моның белән җитди шөгыльләнәчәкбез".

Залдан җитәкчеләргә башка сораулар да бирделәр: шәһәрдә "Яшел дулкын" акциясе вакытында утыртылган агачлар язмышы, өстәмә трамвай юллары кирәк булуы, теләсә кая чүп түгү, шәһәрдә бәдрәфләр булмау һ.б. турында. Яшьләр белән очрашуга килгән җитәкчеләр ышандырганча, бу сорауларның берсе дә игътибарсыз калмаячак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: