Туган як

Яшьләргә – эш, кардан чистартырга – техника һ.б.

Узган атнада Түбән Камада Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашында булган шәһәр һәм район депутатларының сессиясе турында язган идек инде. Анда узган елга исәп-хисап ясалды. Чыгышлардан күренгәнчә, 2018 елда горурланырлык күрсәткечләр дә булды, әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә калды. Чара Николай Зеленовны искә алу белән башланды.

Борчыган мәсьәләләр бар...

Шуларның берсе – һаваның пычрак булуы. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин әйтүенчә, бу хәлдән зарлану очраклары 170 тән 2018 елда 730га кадәр арткан. Югыйсә, чаралар да күрелә кебек... 
– Соңгы өч ел эчендә шәһәр предприятиеләре атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметсә дә, түбәнкамалылар һавада химик матдәләр исе булуы турында хәбәр итә, – диде ул. 
Исне бетерер өчен, чистарту корылмаларын төзекләндерергә кирәк. Эшләр башланды, быел июль ахырында төзекләндерүнең икенче этабы тәмамланыр дип көтелә, аннары химик агынтылар коллекторын булдырачаклар.
– Шәһәр халкының экология мәсьәләләре буенча җәмәгать советы төзергә тәкъдим итүе бик урынлы булды. Бу хакта фикер алышачакбыз әле, – диде Айдар Метшин.
Үз чыгышында шәһәр мэры Прости авылы янындагы чүплек турында да сүз кузгатты. Кыш җитүгә карамастан, ул бер мәртәбә янды инде һәм әле дә төтенләп тора. Шәһәр башкарма комитеты чүплекне бетерү эшен «Чиста ил» федераль программасы кысаларында  үтәмәкче була. Моның өчен кимендә 100 миллион сум акча кирәк булачак. Проект документларын әзерләү өчен Алексей Песошин җиде миллион сум бирергә вәгъдә итте. 
Тагын бер зур мәсьәлә – әлеге дә баягы транспорт йөреше. Халык күпме зарланса да,  әлегә барысы да шул килеш кала. Нәтиҗәдә, Казанда районнар башлыклары киңәшмәсендә бу хакта чыгыш ясау планлаштырыла.
Түбәнкамалылар юлларда карның күп булуыннан да зарлана. «Халык контроле»нә барлыгы 380 мөрәҗәгать барып ирешкән. Югыйсә, районыбызга узган ел 13 яңа махсус техника кайтартылган. Тик кайда икән алар? Әллә кар яуган вакытта адашып, батып калганнармы?..  

Эшсезләр арасында яшьләр күп

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең арта баруын ассызыклап үтте. Бер яктан, күрсәткечләр куандырса (12,7 проценттан алып 13,2 процентка кадәр арткан), икенче яктан, эре предприятиеләр күп булу сәбәпле, бу арту күренми дә диярлек. Хәзерге вакытта эшкә яраклы түбәнкамалыларның 31,5 проценты сәнәгать предприятиеләрендә эшли; 16,5 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә; 23 проценты бюджет өлкәсендә хезмәт куя; 9,3 проценты сәүдә һәм хезмәт күрсәтү буенча эшли. Эшсезләрнең 14 процентын яшьләр тәшкил итә. 
Эш белән тәэмин итү үзәгенә Айдар Метшин хәзерге вакытта ихтыяҗы булган һөнәрләр буенча укыту программалары булдырырга тәкъдим иткән. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) алты компания ачылу азмы-күпме ярдәм итә итүен. Алар ярдәме белән 450 эш урыны булдырылган. Алексей Песошин быел кимендә тагын алты компания ачу бурычы куелуын әйтте.

Авылларда бар да тәртиптә!

Республика премьер-министры Түбән Кама җитәкчеләренең авыл мәсьәләләренә игътибар бирүләрен мактап телгә алды. 
– Районда көн саен 87 тоннадан артык сөт җитештерелә, узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 17 процентка арткан. Бер сыердан көнлек савым буенча республика районнары арасында сез алтынчы урында торасыз, – дип ассызыклады Алексей Песошин.
Узган ел Түбән Кама районында уңдырышлылык республика буенча уртача күрсәткечләрдән артмаган. Акча күләме исә, 2017 елдагы кебек, 3 миллиард сум тирәсе тәшкил иткән. Айдар Метшин фермерлык юнәлешенә игътибарны арттыру турында сүз кузгатты. Чәчү мәйданнарын киңәйтү проектын тормышка ашыру буенча «Юл картасы» да әзер икән. 
Авыллардагы үзара салым программасының уңышлы эшләве турында Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин сөйләде. Программа биш ел элек гамәлгә кертелгән. Башта авыл халкы аны теләр-теләмәс кабул иткән.
– Программаның асылы гади. Үзара салым 250 сумнан 500 сумга кадәр тәшкил итә. Ташламалар каралган. Авылда җыелган бер сумга Татарстан бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Беренчеләрдән Прости авыл җирлегендә 327 кеше катнашында референдум уздырып, 132 мең сум акча җыелды. Нәтиҗәсен күрә башлагач, бу программага 15 авыл җирлеге кушылды. Айдар Метшин карары белән, 2015 елда үзара салымны 100 процент җыйган җирлеккә муниципаль бюджеттан бер сумга тагын ике сум өстәлде. Нәтиҗәдә, сумманы алты тапкыр арттыру мөмкинлеге туды, – диде чыгышында Айрат Гарифуллин. 
Җыелган акча хисабына районда байтак эшләр башкарылган: 10 километр юл яңартылган, тугыз авыл зираты тәртипкә китерелгән,  янгын гидрантлары урнаштырылган, 250 метр суүткәргеч салынган, җәйге эстрада һәм балалар өчен уен-спорт мәйданчыклары төзелгән, чишмәләр тәртипкә китерелгән, хәтта пляж булдырылган, мәдәният йортлары төзекләндерелгән һ.б. Район халкы җыелган акчаны һәр авылның үз ихтыяҗларына тоту тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бәлки, киләчәктә шулай булыр да.
Айдар Метшин әлеге программаны шәһәргә дә кертергә тәкъдим итте. Мәсәлән, Вокзал урамындагы 2а йортында яшәүчеләр үз акчаларына подъездларны яңартканнар, хәтта идәннәргә плитәләр җәйгәннәр, тәрәзәләрнең сөзәк урыннарын, төпләрен ясаганнар, йорт ишегалдын, подъездларны чистарту һәм җыештыру эшләрен үз өсләренә алганнар. Бу хакта йорт өчен җаваплы Светлана Бәйрәмова сөйләде. Әлеге үзгәрешләр торак-коммуналь хезмәт өчен түләү квитанцияләрендә килгән саннарга кимү ягына йогынты ясармы икән?

Салымнан азат ителделәр

Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 275 меңнән артык кеше яши. Узган ел 3 мең 111 бала дөньяга килгән. Сабыйларның үлем очраклары 38 процентка кимегән. Гаиләләрдә икенче, өченче, дүртенче бала туа. Узган ел шәһәрдәге күп балалы гаиләләр милеккә салым түләүдән азат ителде.  Айдар Метшин әйтүенчә, шәһәр үрнәге буенча, авыл җирлекләре советлары депутатлары да шундый карар чыгармакчылар икән. 
Сессиядә Түбән Кама башлыгы күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү мәсьәләсе турында сүз кузгатты. Яшәү өчен уңайлы шартлар булмаганлыктан, алар әлеге мәйданнардан файдалана алмый. 
– Авыл хуҗалыклары өчен бүлеп бирелгән мәйданнарда күп балалы гаиләләргә бистә буларак оешырга мөмкинлек биреп, республика программалары кысаларында ярдәм итүегезне сорыйбыз, чөнки бу мәсьәләне муниципалитет үз көче белән генә хәл итә алмый, – дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин республика премьер-министрына. 
Сессия ахырында бүләкләү тантанасы узды. Җиде бала анасы Ольга Беляевага «Ана даны» ордены тапшырылды, стоматология поликлиникасы мөдире Владимир Зотовка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме, НПАТП предприятиесе йөртүчесе Анатолий Капитоновка «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» исеме бирелде. «Камэнергостройпром» предприятиесе директоры Мәүлет Якупов «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» исеменә лаек булды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: