Туган як

Яшьлек – яшьнәр чак

1970 елның марты. В.И. Ленинның тууына 100 еллыгын каршылауга әзерлек йөзеннән, һәр районда үзешчән сәнгать смотрлары бара. Районыбыз смотры безнең Каенлы авылында үтте. Авылыбызга сәнгать сөюче һәвәскәрләр җыелды. Клубыбыз бик зур, җылы, якты, биек, балконнар белән эшләнгән, матур бизәлгән, тәрәзә пәрдәләре бик матур, затлылар. Клубта тәртип: тәмәке тартучы, көнбагыш яручы,...

1970 елның марты. В.И. Ленинның тууына 100 еллыгын каршылауга әзерлек йөзеннән, һәр районда үзешчән сәнгать смотрлары бара. Районыбыз смотры безнең Каенлы авылында үтте. Авылыбызга сәнгать сөюче һәвәскәрләр җыелды. Клубыбыз бик зур, җылы, якты, биек, балконнар белән эшләнгән, матур бизәлгән, тәрәзә пәрдәләре бик матур, затлылар. Клубта тәртип: тәмәке тартучы, көнбагыш яручы, сүгенүче, сугышучы, исерекләр юк.
Безнең 60 кешедән торган көчле хор «Дан» дибез», «Гасырлар кешесе Ленинга» һәм халкыбызның «Таһир, Зөһрә», «Галиябану» җырла-рын башкарып, район буенча беренче урынны алды...
Мин кечкенәдән сәхнәдән төшмәдем. 6-7 яшемнән бирле елына иң көчле унлап шигырьне ятлап, сәхнәдә шуларны сәнгатьле итеп сөйли идем. Залны тотарга әтием - татар теле укытучысы Җәмил Ахунов һәм әнием, шулай ук күренек-ле укытучы Гамбәрия Ризатдин кызы өйрәтә иде. Чыгышым алдыннан мине матур итеп киендереп, озын чәчләремне ал тасмалар белән үреп, ясандырып, зур көзге алдына бастыралар. Шигырьләрне унар мәртәбә сөйләтәләр, үзләре артка басып тыңлыйлар. Чыгышларымны халык та ярата иде - алкышлыйлар, кабат-кабат сәхнәгә дәшәләр, яныма килеп иңемнән сөяләр. Шулай булгач, яңа концертка ничек әзерләнмисең ди инде!
Смотр бетте.Чыгышларыбыз тамашачыга бик ошады.Үз укучыларыма рус халык биюе «Кадриль»ны, халкыбызның җырлы-биюле «Әнисә»сен, җиденче класс укучысы Равилә Һадиуллинага халык җыры «Уракчы кызын» өйрәттем. Ә рус җыры «Катюша»ны ул
биеп-җырлап башкарды. «Растет в Волгограде березка» җырын да өйрәткән идем.
Тавышы нәфис, күкрәк тавышы, үзләрне дөрес әйтә, җырны искиткеч көчле тавыш белән башкара. Чыгышын алкышларга күмделәр. Казаннан килгән жюри бертавыштан бу баланың адресын язып алды, кызларының чыгышын тыңларга әти-әнисе килгән иде, аларга хат язып, кулларына тоттырдылар. Кызны сигезенче классны бетерү белән Казанга укырга чакырдылар. Барды, керде, укып чыкты.Чибәр, сылу кыз, үзе шикелле артист егеткә кияүгә чыгып, Мәскәүгә китеп эшкә урнашты.
Жюри мине һәм классташым, коллегам Рәмзия Гилаеваны да Казанга укырга чакырды, кабат-кабат хатлар яздылар. Кая ул авылдан китү, миңа биредә бик рәхәт, җанымны биреп эшлим! Егерме биш яшемнән РОНО мине мәктәбебезгә завуч итеп билгеләде. Чумдым яраткан эшемә. Тормышка чыктым, иптәшем бик тәвәккәл, уңган, булдыклы кеше иде. Оста оештыручы, совхоз директоры булып егерме биш ел эшләде.
Директор хатыны - гел кеше күзе өстендә, син - совхозда бер генә, борыныңны чөймә, кешеләрне хөрмәтлә, чыраең - якты, сүзең - тәмле, хәрәкәтләрең - җитез, киемнәрең - килешле, күңелең - юмарт, сабырлыгың - төкәнмәс, ихтыяр көчең - нык, акылың камил булырга тиеш.
Гомерем әнә шулай, хезмәттә кайнап, матур үтте, тормышыма үкенечем юк. Башымны югары йөртсәм дә, беркайчан эреләнмәдем, мактанмадым, масаймадым өлкәннәрне рәнҗетмәдем, яшьләрне, балаларны тәрбияләүгә бөтен көчемне куйдым. Үтте көчле вакытлар, шулай да, хәрәкәттә - бәрәкәт, дигәндәй, хәзер дә тик торганым юк, кул эше тотам, укыйм, язам, оныклар тәр-биялим, аларны телефон аша укытам.
Үтте яшьлек-яшьнәр чак. Үкенечем юк, язмышыма ризамын.
Асия САЛАВАТОВА,
пенсионер.
Шәңгәлче авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: