Туган як

Яшелләндерү акциясе бара

Узган атнада Кама Аланы поселогында «Яшел дулкын» экологик акциясе башланды. Анда поселок предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар активистлары һ.б. катнашты.

Агачларны паркларга һәм скверларга, йортлар яны территорияләренә, магистраль юл кырыйларына утырталар. Гомуми алганда, язгы чорда поселокта 758 төп агач һәм куаклар утырту планлаштырыла. Киләчәктә агачларны спутниктан күренерлек итеп, төрле фигурадагы мәйданнарга утырту да күздә тотыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: