Туган як

Яшәүдән ямь табып

Бу җәйдә 80 яшен тутырган Галимҗан Фәтхелбаян улы Җиһан-гәрәевкә, тыныч кына өйдә утырса да булыр иде, әмма бар гомере эштә үткән кеше түзеп ятамы соң, бүгенге көндә ул - Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы. Андагы тормыш тәҗрибәсе туплаган картлар белән ил-көн өчен янып-көеп йөри. Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50...

Бу җәйдә 80 яшен тутырган Галимҗан Фәтхелбаян улы Җиһан-гәрәевкә, тыныч кына өйдә утырса да булыр иде, әмма бар гомере эштә үткән кеше түзеп ятамы соң, бүгенге көндә ул - Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы. Андагы тормыш тәҗрибәсе туплаган картлар белән ил-көн өчен янып-көеп йөри.
Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгында, Галимҗан ага белән бергәләп, аның калабызга бәйле гомер сәхифәләрен барладык.
Утызга якынлашучы Галимҗанны 1965 елның май аенда елга катеры үзе-нең язмышы гомерлеккә бәйләнәчәк Түбән Кама җиренә китерә. Ул чагында әле Кама елгасы ярында катерлар туктап, кешеләрне төшерү-утырту өчен бер будка гына була. Красный Ключтан, ат юлыннан җәяүләп, Төзүчеләр урамындагы 10нчы йортта урнашкан химия комбинаты конторасына бара. Шул комбинат директорының җиһазлар буенча урынбасары Виленин Парфеновның төшке ашка чыгып барган вакытына туры килә. Новокуйбышевскида бергә эшләгән Парфенов аны элегрәк тә: «Син бит - татар, әйдә, Татариягә кайт. Анда химия заводы төзеләчәк, шәһәр булачак», -дип үгетләгән була. Галимҗанны күргәч, туганыдай кочаклап ала...
Армиядән соң Казан химия-технология институтында укып чыккач, үзе эшкә билгеләнгән Куйбышевта инде квартир мәсьәләсе дә хәл ителеп, гаиләсе белән яңа җиргә күнегеп җиткәндә генә, ни өчен Татарстанга кайтырга булганнар?
«Беренчедән, ул елларда Түбән Кама ил башкаласы Мәскәү тәэминатында иде.
«Нефтехимик» клубы янәшәсендәге кибеттә җаның теләгән ашамлык бар, аквариумда балыкларга кадәр йөзеп йөри. Новокуйбышевскида исә эшкә киткәнче, чират торып, өйдәгеләргә ипи алып калдырырга кирәк. Иртә белән өлгермәсәң, иписез каласың, - дип, Түбән Камага кайту сәбәпләрен сөйли башлады Галимҗан ага. - Дөрес, шәһәр статусы бирелгәч, «Московское обеспечение» дигәне бетерелде. Әмма иң мөһиме, Татарстан - үзебезнең туган җир. Минем туганнарым - Баулыда, ә хатыным Гадиләнекеләр - Тәкәнештә. Менә шуларны уйладым, исәпләдем дә, гаиләмне бу якка алып кайтырга булдым».
Шул елның көзендә, төгәле 15 сентябрьдә, Галимҗан Жиһангәрәев, бирегә килеп, химия комбинатының СК заводына җайланма-җиһазлар белгече - механик булып урнаша. «Кама» кунакханәсе янындагы биш катлы йортта урнашкан
тулай торакта Галимҗан химия комбинатының булачак җитәкчесе Гаяз Сәхапов белән бер бүлмәдә яши (шул елларда башланган дуслыклары гомер буе дәвам итә)...
Яңа ел алдыннан аңа Яшьлек урамындагы 10нчы йорттан ике бүлмәле квартир бирәләр. Гаиләсе янына кайтып, йорт кирәк-яракларын контейнерга төяп, Бөгелмәгә озата. Эштән кайтып кергән Гадилә, буш стеналарны күреп, утырып елый. Гаилә терәге булган ире, аны юатырга теләп, Татарстанда зур шәһәр, зур завод була дип мактадылар, ди.
«Бөгелмәдән автобус белән без хәзерге 2нче мәктәп тирәсендә көйләнгән автобус станциясе шикелле урынга килеп төштек, - дип тагын истәлекләре дөньясына ияртте безне Галимҗан ага. - Анда бер будка тора иде. Автобуслар туктап, халыкны төшерә, шуннан алып китә. Гадиләнең бирегә әле беренче килүе. Юл буе борчылды ул. Автобус Әлмәт һәм Зәй аша үтте. Гадилә, озак барабызмы, дип сорый. Юк, бер унбиш-егерме минуттан җитәбез дим. Зәйне күргәч тә, Түбән Камамы, дип ымсынды... Килеп җиткәч, «И, Ходаем, шушымы инде шәһәрең», дип, аптырап ук калды. Аңа ияләшүе җиңел булмады. Педиатр эше дә тиз генә табылмады. Төзүчеләр поселогындагы «Ашыгыч ярдәм»дә ел ярым йөрде. Эшкә җәяү баралар, җәяү кайталар иде. Куйбышевта туган Гүзәлебез белән Түбән Камада дөньяга килгән Гөлназны балалар бакчасына йөрттек. Болар хакында хәзер сөйләве җиңел. Ә ул чагында авырлыклар күп булды. Шуңа да, нишләп мине монда алып килдең, дип борчыла иде хатыным. Илле өч елын табиблык хезмәтендә уздырган Гадилә апагыз - бүгенге көндә дә балалар дәваханәсендә, яраткан эшендә».
Галимҗан ага бераз тынып торды да, тагын узганы белән бәйле хатирәләрне яңартырга кереште: «Химкомбинат урынында башта зона иде, «зэк»ларны алып килеп, җир казыталар һ.б. эшләтеләр иде. Фундаментлар әзер булды, ә юл юк, хәтта тракторлар йөри алмый. Әнә шундый авыр шартларда да без синтетик каучук алу өчен чимал җитештерү цехы төзедек. Мин килгәч керешкән идек, 1967 ел азагында сафка бастырылды».
Химия комбинаты җитәкчесе Лемаев тәкъдиме белән, 1968 елдан Галимҗан ага Җиһангәрәев «Госгортехнадзор» системасында эшли башлый. Утыз елдан артык Түбән Кама тау-техник инспекциясенә җитәкчелек иткәннән соң лаеклы ялга китә. Хезмәте дәүләт тарафыннан күп-санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бәяләнгән Татарстаның атказанган химигы Галимҗан Җиһангәрәев бүгенге көндә, әниләре кебек үк табиблык белгечлеген сайлаган кызларының уңышларына сөенеп, гомерлек пары - Гадиләсе белән Түбән Каманың көннән-көн матурлануына шатланып, тормыштан ямь табып яши.
Фирзия БАТТАЛОВА.
Фотоларда: Җиһангәрәевләрнең гаилә альбомнарында саклана торган бу фотоларда -1962 елда студентлар Галимҗан белән Гадиләнең Казан ЗАГСында язылышкан мизгелләре сурәтләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: