Туган як

«Яшәү өчен уңайлы булырга тиеш»

Түбән Камада беренче бина 1962 елда төзелгән, 1963 елда беренче урамга Төзүчеләр урамы исеме кушылган. Шәһәр статусы исә 1966 елда бирелгән. Кала елдан-ел киңәя, халкы да арта, шуңа күрә йортларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, спорт һәм мәдәни объектларга ихтыяҗ зур. Түбән Кама шәһәре һәм районы депутатлары шул хакта фикер алышты.

Шәһәрнең беренче генераль планы 1969 елда төзелгән. Әмма ул вакыттан күп нәрсә үзгәрде. Шәһәр һаман яңарды, урамнары артты, микрорайоннарның да бер-берсеннән аермасы бар. Шуңа да схеманы даими үзгәртергә кирәк булган. Һәм үзгәрешләр кертелгән дә. Түбән Каманың яңа генераль планнары 1999 һәм 2008 елларда төзелгән. 
– Соңгысы кабул ителгәннән соң, 10 ел эчендә төрле үзгәрешләр кертергә кирәк булды, чөнки яңа микрорайоннарны төзегән вакытта яңа кагыйдәләргә таянып эшләргә тиешбез. Шуңа күрә 2017 елда яңа генераль план кабул итәргә мәҗбүр булдык. Ул шәһәр җитәкчелеге һәм депутатлар тарафыннан кабул ителде инде, хәзерге вакытта министрлыкларда карала, – дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фирдәвис Ханов.
Калада ел саен 100 мең квадрат метр мәйданлы торак төзелә. Хәзерге вакытта 15, 34, 35, 35 а, 47, 49, 57 нче микрорайоннарда йортлар «үсеп», куллануга тапшырыла бара. Тиздән 33, 48, 50, 51, 58, 59 нчы һ.б. микрорайоннарда эшләр башланыр дип көтелә. Әмма яңа торакны инженерлык челтәре белән тәэмин итү турында уйлаучылар юк. Фирдәвис Ханов әйтүенчә, бу йортларда утка, суга, газга, җылылыкка кытлык бар. Яңа йортларга җылылык бирү авырлык белән бара. Иске инженерлык челтәренең куәте кими. Яңа йортлар төзиләр икән, уңайлыклар да булырга тиештер бит?!
Шәһәр Совет заманында «хрущевка»лар белән тулган булса, хәзер Түбән Камада 9-11 катлы 83 нче һәм 84 нче серияле панельле йортлар күп. Аларга рәсем ясап, төрле буяулар белән буясалар да, бертөрлелектән аерылып булмый. Сәбәбе дә бар – бу йортларга Дәүләт торак фонды заказ бирә. Аларны, нигездә, ипотека программасы буенча сатып алалар. Уртача бәягә кыйммәт йортлар төзеп булмый.
Түбән Камада аз катлы матур йортлар төзү тәҗрибәсе бар-барын. 36 нчы һәм 46 нчы коттедж бистәләре калкып чыкты. Матур өйләр шәһәрне һич ямьсезләми, тик яшәү өчен ут, су, юл һ.б. уңайлыклар булмау кешеләрдә ризасызлык китереп чыгарды. Тиешле шартлар тудырылмагач, мондый йортларга кызыгучы юк, билгеле. Ә менә шәһәрнең генераль планында 58, 59, 60, 61 нче микрорайоннарда шундый бистәләр төзү өчен мәйдан бүлеп бирелгән икән.
Гомумән, шәһәр эчендә әлегә берни дә төзелмәгән яки төзелеш башланып та тәмамланмаган урыннар күп: Менделеев урамында «Медтехника» кибете склады, 24 нче микрорайонда 90 нчы йорт, Химиклар урамында 70 нче йорт, 29 микрорайонда машиналар өчен гараж һәм вакытлыча кую урыны, янгын депосы һ.б. Ә балаларга мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитми. Мәсәлән, 31, 34, 35а микрорайоннарында мәктәпләр төзелмәгән. Исәптәге саннарга караганда, шәһәрдә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә җитәрлек кебек.
– Сез саннарга игътибар итәсез. Чыннан да, нигездә, пенсионерлар яшәгән микрорайоннарда балалар бакчалары күп, ә менә картадагы яңа урамнарга күз салыгыз әле!  Анда яшь гаиләләр яши. Алар балаларын кая йөртсеннәр? Башка микрорайондагы балалар бакчаларына машина белән илтсәң бер хәл, ә кайберәүләр автобус, трамвай белән баралар. Тукталышлар ерак. Ата-аналарга эшкә барырга кирәклеген дә онытмыйк, – дип канәгатьсезлеген белдерде депутат Нина Буханова.     
Торак йортлар төзү белән мавыгып, Түбән Каманың яңа районнарында мәдәни һәм спорт объектларының булмавына игътибар ителми. Фирдәвис Ханов  әйтүенчә, Советлар заманында бу максатка акчаны дәүләт биргән. Элек төзүчеләр микрорайонның төп өлешендә йортлар төзегәннәр, ә яхшырак урыннарны төрле комплекслар төзү өчен калдырганнар. Хәзер бу кишәрлекләрнең күбесе эшмәкәрләр кулында. Ә алар мәдәни үзәкләр, бассейннар төзү белән  мәшәкатьләнеп ятмаячак. 
– Без бу мәсьәләләрне хәл итү турында уйлыйбыз. 2022 елга кадәр дүрт балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 49 нчы микрорайонда балалар поликлиникасы һәм чиркәү булачак. 15 нче микрорайонда бассейн төзү күздә тотыла. 59 нчы микрорайонда «Нефтехим» предприятиесенең  медицина үзәге урнашачак, – дип исәп тотты Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов.
Түбән Каманың урам-юл структурасы белән бәйле мәсьәләләр кискен тора. Әйтик,1998 елда Ленин урамының исеме Шинчылар урамы дип үзгәртелгәч, шәһәр җитәкчелеге шин предприятиесе бетон юлны төзекләндерер дип өметләнсә дә, бу эш чынга ашмады. 1,5 километр озынлыктагы юл махсус йөк машиналары йөрү өчен ясалган. Бетонын кубарып, тулысынча өр-яңадан төзекләндерү өчен 224 миллион сумнан артык акча кирәк. Бу бәягә тукталыш төзү, яшелләндерү һ.б. уңайлыклар кермәгән. 
Шәһәрдә юлларны яңарту эше барса да, әле башкарасылар күп. Гайнуллин, Төзүчеләр, Корабельная, Тынычлык, Көньяк һ.б. урамнардагыларын тәртипкә китерү өчен дә 1 миллиард 767 миллион сум акча кирәк. 
Шәһәр җитәкчеләре дә, кешеләр да яңа трамвай юлы турында күптән хыяллана. План буенча ул Химиклар урамыннан Б.Урманче урамына таба, аннары Тынычлык, Көньяк урамы буенча яңа микрорайоннар аша «Көньяк» автомобильләрне юу салонына җитәчәк. 12,6 километр озынлыктагы бу юлны төзү өчен 1 миллиард 300 миллион сум кирәк булачак. Ул, һичшиксез, кирәк, чөнки автобуслар начар йөргән хәзерге вакытта шәһәребездә иң җайлы транспорт – трамвай.  
Тагын бер зур мәсьәлә – шәһәрдә машиналар кую урыннары җитмәү. Йөртүчеләр тәмам оятын югалтты: «тимер ат»ларын йорт ишегалларына гына түгел, газоннарга, тротуарларга, балалар мәйданчыкларына куялар. Элек төзелгән йортлар янында ишегалды юллары тар, чөнки ул вакытта машиналар аз иде, булганын да махсус кую урыннарына яки гаражга кертәләр иде. Дөрес, хәзер аларны төзекләндергәндә, киңәйтәләр, әмма файдасы аз. 
– Бу мәсьәләне хәл итү юллары бар. Мәсәлән, ишегалларында җир асты саклау урыннары яки катлы-катлы гаражлар ясау. Сөембикә урамында төзелеп килүче 18 катлы йорт астында, зур шәһәрләрдәге кебек, вакытлыча машина кую урыны булачак. 31 нче микрорайонда «Рамус» сәүдә үзәгендә автомобильләр өчен күпкатлы урын да төзеләчәк, – дип ассызыклады Фирдәвис Ханов.
Шул ук вакытта Түбән Камада предприятиеләр төзелеше дә калышмый. Гөмбәләр кебек, яңа предприятиеләр үсеп кенә тора. Яңа «Алабуга-2» сәнәгать мәйданында инде булган предприятиеләрдән тыш, «СафПЭТ» заводы, «Нижнекамская» сәнәгать базасы, Агропромпарк һ.б. төзү эшләре бара. Предприятиеләр санының һаман артуы кешеләрне куркыта.
– Шәһәребез ямен югалта. Кешеләр китәргә тырышалар. Шуңа күрә безнең максатыбыз – аны яшәү өчен уңайлы итү. Беренче чиратта, әлбәттә, экологиягә игътибарны арттырырга кирәк. Сулыклар да, һава да чиста булырга тиеш, –  дип теләкләрен җиткерде шәһәр Советы депутаты Василий Филиппов.  
Киңәшмә «тикшерербез», «карарбыз», «планга кертербез» кебек сүзләр белән тәмамланды. Депутатларның күбесе тамашачы буларак катнашты. Сораулар да бирмәде, тәкъдимнәрен дә кертмәде. Югыйсә, сүз үз шәһәребез, урамнарыбыз, йортларыбыз турында барды. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: