Туган як

Ярый әле бетә

Кибеттән кайттым да, акча янчыгында калган тиеннәремне санадым. Бик кысып тотканда, «получка»га кадәр җиткерергә була әле. Россия кешеләре үзләрен бәхетле сизсен өчен, айга 70 мең сум акча алып эшләргә тиешләр икән. Мин, бик теләсәм дә, үземнең 15 меңем белән бәхетле була алмыйм икән шул. Хезмәт хакы кыска юрган кебек -...

Кибеттән кайттым да, акча янчыгында калган тиеннәремне санадым. Бик кысып тотканда, «получка»га кадәр җиткерергә була әле. Россия кешеләре үзләрен бәхетле сизсен өчен, айга 70 мең сум акча алып эшләргә тиешләр икән. Мин, бик теләсәм дә, үземнең 15 меңем белән бәхетле була алмыйм икән шул.
Хезмәт хакы кыска юрган кебек - аякка тартсаң, башка юк, башны кап-ласаң, аяк туңа. Һии, миңа 70 мең сум акча бирсәләрме?! Рәхәтләнеп, көн саен ресторан-кафеларда гына ашап йөрер идем. Сумка-сумка яшелчә, ипи-сөт ташырга да кирәкмәс. Оек-носкиларны ямап утырмыйча, чүплеккә генә ташлап барыр идем. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр эшләр идем дә, бирмәсләр шул...
Ярар, аласы әйберләр алынган, бик исем китми. Үзем белән бер яшьтәге суыткычым эшләп тора, телевизор кирәк түгел, тузан суырткыч белән, гомумән, өй җыештырганым юк. Диваным да әлегә түзәрлек. Шулай булгач, пенсияне көтәргә кала. Лаеклы ялга чыккач, исәнлек-саулык булса, эшләрмен дә, пенсия акчасын да алып баермын, дип хыялланам да... ничек булыр?..
Шулай үзалдыма сөйләнә-сөйләнә чәй эчеп алгач, арзанлырак әйбер эзләп, кибеттән кибеткә чапкан аякларымның сызлавын басар өчен, мендәргә куйдым да, уйга чумдым. Кайсыдыр философмы, кемдер инде - анысы онытылган, сүзләре искә төште. Ул: «Тоткан саен акчаның бетүенә сөенегез генә сез, тоткан саен арта барса, нишләр идегез?» - дип әйтеп калдырган. Үзем ятам, үзем уйлыйм: чынлап та, ярый әле акча бетә торган булган. Күз алдына китерегез, туздырасыз-туздырасыз, ә «кәшилүк»тә акча бер дә бетми. Сез мең сум тоттыгыз, тагын мең сумга артты, миллионны тоттыгыз - миллионга артты, ди... Алай була калса, кибетләрдән акчаны инкассаторлар түгел, озын-озын фуралар ташый башлар.
Килер бер заман, акчаны куяр урын калмас. Бар дөнья кәгазь чүплегенә әйләнер. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр, дигәндәй, халык баштарак комсызлана-комсызлана акча туздырырга керешер. Акылына килгәндә инде соң булыр.
Акчаның артуыннан куркып, ипи дә ала алмыйча утырып еларсың. Табыш кирәк булмагач, әле аның ипиен дә сатучы булмас. Менә шул була торгандыр инде ул алтын тау өстендә ачтан үлү.
Хыялын хыял да бит, тик дөреслек тә бар. Дөньяда бар нәрсәнең дә чамасы билгеләп куелган. Артыгы кешеләрне боза гына. Шул исәптән, байлык та. Ач тамагым - тыныч колагым дип, кара ипием белән тынычлап эчкән сөтле чәемә ни җитә!
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: