Туган як

Ярминкәләр

Шәһәребездә 8 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Татарстан җитештерүчеләре түбәнкамалыларны, һәр елдагыча, арзан бәяләр белән сөендерәчәк.

Ярминкәләрнең беренчесе Дәүләт Советына депутатлар сайлау көненә туры килгәнлектән, алар сайлау участоклары территорияләрендә урнашачак. Ә 14 сентябрьдән башлап, һәр атна саен, авыл хуҗалыгы ярминкәләр, гадәти урыннарында – үзәк  базарда, Бызов базарында һәм Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта булачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: