Туган як

Ялкаулык дигән шайтан итәктән тарта

Соңгы вакытта ябыгырга теләүчеләр күбәеп китте. Шул исәптән ир-егетләр арасында да. Ә бит симерү проблемасы миндә дә бар. Югыйсә, күп ашамаска тырышам, отпускамның ике атнасын һәм акчасын организмны тулаем чистартуга сарыф итәм. Тик... Нәтиҗә бөтенләй юк дию дөреслеккә үк туры килеп бетмәс, шулай да Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан «Надежда»...

Соңгы вакытта ябыгырга теләүчеләр күбәеп китте. Шул исәптән ир-егетләр арасында да. Ә бит симерү проблемасы миндә дә бар. Югыйсә, күп ашамаска тырышам, отпускамның ике атнасын һәм акчасын организмны тулаем чистартуга сарыф итәм. Тик...
Нәтиҗә бөтенләй юк дию дөреслеккә үк туры килеп бетмәс, шулай да Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан «Надежда» геронтология үзәгендә (халык телендә профилакторий) алган дәваны өйдә дәвам итәргә ихтыяр көче җитми. Ашау нәфесе дигән шайтан тынгылык бирми. «Су эчеп куйсаң, ашыйсы килү басыла», -диләр - хак, тик гел генә су эчәсе килеп тормый шул, күз тәм-томга төшә. Инде ничә тапкыр баллыдан тыярга тырышып, үземне сүктем, бераз гына тынып торам да тагын элеккеге кальяга керәм. Өстәвенә, матдәләр алмашы дөрес булмаганлыктан, тәннең авырлыгы уйнап тора. Шуңа күрә дә гардеробта төрле үлчәмдәге кием тотарга мәҗбүрмен. Кемдер: «Ураза вакытында ябыгам», - ди, ә миндә үзгәрешләр сизелми. Бер елны уразадан соң ун көн Шәмәрдәндә ач торып дәваланудан соң, нибары дүрт килограммга якын авырлыгымны югалттым. Әле авылга кайткач та суда гына тордым, югыйсә. Димәк, организм шундый. Шулай да бу ябыгу, организмны шлактан чистартуга нокта куярга дигән хөкем түгел. Табиб та: «Ябыгырга кирәк!» - ди. Беләм лә ул кирәген, тик булдыра алмыйм ич. Районга кычкырып әйттем инде, ояты ни тора! Бәлки шушы язмадан соң үземне кулга алырмын.
Килендәшем бер диета тәкъ-дим итте, ул шуның белән бер атна эчендә дүрт килограммын югалткан. Карадым да телсез калдым: андагы бер атналык азык-төлек миңа ике атнага җитә бит: көн саен ашарга тиешле продуктлар арасында 50 грамм сыр, 2 пакет кефир, тавык ите, пешкән бәрәңге, яшелчә, җиләк җимеш, кара ипи бар. Тотып карадым, файдасы булмады.
Хәрәкәттә - бәрәкәт. Көн дә берничә километр араны җәяү йөрергә, иртән гимнастика ясарга, йокы алдыннан саф һавада йөреп керергә кирәк. Моның бернинди авырлыгы юк, тик ялкаулык дигән шайтан итәккә ябышкан да: «Кирәкме инде бу сиңа? Йомшак диваныңа ят та телевизор кара, анда да вакытыңны бушка уздырма, нәрсә булса да күшә!» - дип, котыртып тора бит. Куып та карыйм, намаз укыган чакларымда бераз читкә китеп тора да тагын яныма килеп утыра. Аннан котылуның бер юлы бар барын, әгәр дә шуны үти алсаң, ябыкмасаң да, күңел тынычлыгы аласың. Ул да булса Коръән, дини китаплар уку. Кирәксә-кирәкмәсә дә, мөмкинлегеңнән чыгып, көнгә берничә мәртәбә мүкәләп идән юып алу да файдага.
Тагын бер танышым шундый үтемле киңәш бирде: суыткычны бушатып, ишегенә бер айга йозак элеп кую, үзең дә кунакка бармау, үзеңә дә чакырмау. «Бер ай эчендә бик күпкә ябыктым. Кибеткә керәсе булмагач, акчага экономия ясалды. Дөрес, яңа кием-салым алырга туры килде», - ди ул. Ышанам, тик ул ялгызы гына яши һәм үзен бик тә ярата.
Тукта, безгә үзебезне ярату җитми бугай! Әгәр яратсак, бу кадәр ашамас идек, ашказанын теләсә нинди ризык белән тутырмасак, гәүдәбез дә артмас, авырулар чәчәк атмас иде. Тик моңа балачактан күнегергә кирәк шул. Инде кырыкның өстенә чыккач, ихтыяр көче бик нык булганнар яки үлем белән яшәү арасында калганнар гына ирешә аладыр.
Балалар турында сүз чыккач, кулыгызны йөрәк турысына куеп әйтегез: күкрәк баласын режим белән ашаттыгызмы? Шулай, әз генә шыңшый башлауга ими каптырдык, аннан аергач, кулын буш тотмаска тырыштык - бары тик еламасын, борчымасын гына! Симерү процессы шул вакыттан ук башлана. Әкият кебек тоелса да, бу сүзләрдә хаклык бар.
Соңгы вакытта табиблар кеше организмының суга кытлык кичерүе турында әйтә башлады. Хәер, бу хакта элегрәк тә әйтәләр иде, бары тик кеше су эчеп кенә дәваланып булуны әкияткә санады һәм әле дә моны кире кагучылар да бар. Ләкин суны дөрес куллана белү зарур. Әйтик, ашарга бер сәгать алдан бер стакан кайнамаган чиста су эчеп куйсаң, ашказаны азык кабул итәргә әзерләнә. Ә без нишлибез: башта ашказанын азык-төлек белән шыплап тутырабыз, аннан соң сөтле каты чәй эчеп, ашказанында әчетке ясыйбыз. Мескен ашказаны шул боламыкны эшкәртергә тиеш була. Аннан: «Ашказаны эшләми, эч ката», - дип зарланабыз. Мин сохари белән чәй эчәргә ярата идем. Табибка шул хакта әйткәч, ул кычкырып көлде дә: «Үзеңне симертүгә куелган бозау урынында дип уйла», - диде. Әй ачуым килде. Ул дәвам итә: «Авылда хайваннарга, симерсен өчен, ипи ашата торган идек. Бер дә әчетке ясаганың булмады мәллә? Кайткач, сохарины чәеңдә эретеп ашап кара, бер атна эчендә күпмегә артырсың икән?». Ә бит ул хаклы. Бу мәсьәләгә яшь әниләр аеруча игътибар бирсә иде. Хәтерлим: әни пенициллин шешәсенә су тутырып, кызыма шуны көнгә берничә тапкыр эчерергә куша иде. Тик, ни кызганыч, балалар бакчасына йөри башлагач, су эчүгә игътибар бөтенләй бетте. Сусауны чәй, лимонад, сок һәм шундый башка эчемлекләр белән басарга гадәтләндек.
Бүген, үземне мәҗбүр итеп, су эчәргә өйрәнгән мәлем. Көннең күп өлешен эштә уздырганлыктан, суны күбрәк эштә эчәргә туры килә. Моның өчен эш өстәлемә су салынган бокал (якынча ярты литр сыешлы) куеп, шуны аз-азлап эчәм. Көн дәвамында 3 бокал су эчсәм - сөенәм, юк икән - үземне әрлим.
Дөрес, симерү нәселдән булырга мөмкин. Безнең эштә, мәсәлән, бер хатын бар иде, аңа: «Синең кебек ашасам, мине туп урынына тәгәрәтеп йөртергә булачак», - дим. Ә ул шырпы кебек нәзек озын. Аның, киресенчә, бераз гына булса да, тазарасы килә.
Сүзем озынга китте. Нәтиҗә ясыйк. Беренчедән, ашауны киметергә. Аеруча камыр, татлы ризыклардан бөтенләй баш тартырга. Пешмәгән яшелчә салатлары ашарга. Мин, мәсәлән, чөгендер белән кишерне вак кыргычта уам, шуңа тышы әрчелгән помидор(!), кыяр, татлы борыч, кытай кәбестәсе турыйм, сарымсак сыгам, җәй көне нинди яшеллек бар, шуларны салырга мөмкин (шул исәптән чөгендер белән кишер яфрагы, кузгалак). Тозны тәменә карап кушарга, сыек май исле булса яхшырак. Организмны чистарта торган ризык бу. Дөрес, сельдерей тамыры да өстәргә була, тик мин аны өнәп бетермим. Бер уңайдан әйтеп китим: май аенда кычыткан җыеп, аны турап, суыткычка тутырып куям, кыш көне шуннан аш пешерәм. Көзен чөгендер, кишер яфрагын, кузгалак, петрушка, помидор, татлы борычны турап, сакларга куям. Кыш буе ашка, икенче ризыкларга салам. Тәрәзә төбендә яшел суган үстерүе бер дә кыен түгел.
Икенчедән, чәйдән баш тарту. Каты итеп чәй эчәргә ияләнгән кеше өчен авырга туры килер, ләкин ияләнергә мөмкин. Җәй көне күп итеп яфраклар киптерәм. Сырганак (облепиха) яфрагы йөрәккә файдалы, диделәр. Шулай ук карлыган, кура ботакларын вак итеп турап, кышка киптергә мөмкин. Бераз кайнатып алсаң, менә дигән каты чәй килеп чыга. Кишер, чөгендер чәйләре ясарга була. Бер елны яфракларны иттарткыч аша чыгарып, җәеп киптердем дә кыш буе чәй урынына кулландык. Тик күңелгә ятмады.
Соңгы елларда җир җиләген киптерергә ияләшеп киттем. Аны тәрәзә төбендә, бүлмәнең ышыграк урынына җәеп, якынча ике атна, әйләндерә-әйләндерә киптердем. Моннан тыш җиләкне тәлгәше белән җыям да, мунча себеркесе шикелле бәйләп, ышык урынга элеп киптерәм. Күчтәнәчкә дә менә дигән бүләк ул!
Өченчедән, көнгә ике-өч литр кайнамаган су эчәргә. Мин хәзер үзем бер стакан су сыешлы шешә йөртәм. Моның бер авырлыгы да юк.
Дүртенчедән, организмны шлаклардан чистартырга кирәк. Бишенчедән, күбрәк җәяү йөрү. Ә иң мөһиме, җәмәгать, теләк кирәк, теләк!
Сәламәт булыгыз. Ялкаулык шайтанын да, нәфеснекен дә баш түбәсенә утыртмыйк. Теләсәк, булдыра алабыз, шулаймы?
Биредә язылганнар үземә дә, аны укучыларга да файдага булсын.
Нурисә ФАТЫЙХОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: