Туган як

Ял иттек, тарихи урыннарны карадык

Быел гаиләм белән Кырымда ял итү насыйп булды. Тернәкләнү һәм исәнлекне ныгытудан тыш, һәвәскәр тарихчы буларак, төбәкләрнең тарихы белән кызыксынганлыктан, үземә өстәмә өч максат куйган идем: Севастополь шәһәренә барып, андагы зур сугышлар булган урыннарны күреп кайтасым; Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарайда булып, чал тарих вакыйгаларын күзаллыйсым; тугандаш кырым татарларын күреп, аралашып,...

Быел гаиләм белән Кырымда ял итү насыйп булды. Тернәкләнү һәм исәнлекне ныгытудан тыш, һәвәскәр тарихчы буларак, төбәкләрнең тарихы белән кызыксынганлыктан, үземә өстәмә өч максат куйган идем: Севастополь шәһәренә барып, андагы зур сугышлар булган урыннарны күреп кайтасым; Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарайда булып, чал тарих вакыйгаларын күзаллыйсым; тугандаш кырым татарларын күреп, аралашып, яшәү рәвешләрен өйрәнеп кайтасым килгән иде.

Ял итү өчен Николаевка дигән поселокны сайладык. Чөнки ул Бакчасарайдан - 35, Севастопольдән 50 чакрым гына ераклыкта. Ял итү өчен уңайлы урын, сервис яхшы дәрәҗәдә.

Бәләкәй генә Николаевкада «Черноморские звёзды» дип аталган халыкара фестиваль-бәйге узды. Бу чараны Россия Кинематографистлар союзы оештырды. Ике көн дәвамында узган зур чарада Мәскәү өлкәсе, Иркутск, Якутия (Саха), Сахалин өлкәсе, әлбәттә, кырымлылар катнашты.

Безнең өчен иң кызыклысы һәм игътибарыбызны җәлеп иткәне күмәк татар биюләре булды. Симферополь, Саки, Бакчасарай шәһәрләренең 16 яшькә кадәр балалар хореографик төркемнәре башкаруындагы кырым татар биюләре бик ошады. Южносахалинск шәһәреннән килгән «Престиж» коллективы Казан татарларының күмәк биюен күрсәтеп, гран-прига лаек булды. Форсаттан файдаланып, җитәкчесе белән таныштым, рәхмәтләремне, теләкләремне җиткердем. Ли Инна Михайловна атлы булып чыкты ул (ире корея милләтеннән икән). Мин танышып сораштыра башлагач, бераз шиккә калды. «Тәнкыйтъләргә җыенасыз бугай» - диде. Рәхмәт сүзләре генә ишеткәч, шатланды. Әлбәттә, биюләре безнең «Нардуган» дәрәҗәсеннән ерак тора.

Севастопольгә экскурсия истә калырлык булды. Үзәк урамнарның берсе Ленин исемен йөртә икән. Шәһәрнең Ленин районында шул районның Мактау тактасы игътибарымны җәлеп итте. Юлбаш-чының барельефы урнаштырылган, районның зур казанышлары белән данлы кешеләренең фото-сурәтләре урын алган. Шул ук урамның диңгезгә таба дәвамында гомумшәһәр Мактау тактасы урнашкан, анда да Совет чоры символлары һәм Ленин сурәте.

Севастопольнең үзендә һәм аның тирәсендә урнашкан күпсанлы зиратлар, туганнар каберлекләре турында гид сөйләгәндә бугазга төер утыргандай була, төрле уйларга чумасың. 1854-1855 еллардагы сугышларның, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларының хисапсыз корбаннары турында уйлыйсың. Аларда татар халкының күпме уллары-кызлары һәлак булып, җирләнеп калган?!

Минем 17 генә йортлы туган авылымнан да 1854 елда 4 яшь егет рекрутка алынып, Кырым сугышында катнашкан. Аларның берсе дә әйләнеп кайтмаган. Шул исәптән, минем дүртенче буын Габделнасыйр бабамның 1833 елда туган улы Мөхәммәтгали дә китеп югалган. Ничек инде шәһит киткән кардәшләребезне искә алып рухларына дога кылмыйсың?!

1942 елны Севастопольне фашист илбасарларыннан саклаганда гына да Сапун-Гора тирәсендә 156 мең совет солдатының гомере өзелгән. Севастопольдән ерак түгел «Бельбек» атамалы хәрби аэродром булган. СССР таркалгач, ташландык хәлдә калган. Кырым Россиягә кире кушылгач, ул аэродром президентны кабул итә һәм озатып кала торган урынга әйләнгән. Анда бер генә очкыч тора, аны президент В.Путин гына куллана дип сөйләде гид. «Бельбек» татар кешесе исеме булып чыкты. «Бельбек»тан ерак түгел Кача исемле посёлок бар. Ул кайчандыр бай колхоз булган. Виноград, персик (шәфталу) бакчалары меңәр гектар җирне биләгән. Ватан сугышына кадәр тәмәке үстергәннәр. Хәзер тәмәке үстерү бөтенләй юк, шәфталу, виноград бакчалары ярымташландык хәлдә.

Укучыларыбыз француз артисты Жерар Депардьеның Россия гражданы булуын һәм В.Путин кулыннан паспорт алуын хәтерлидер. Аннан соң Мордовия губернаторы Меркушкин һәм Чечня башлыгы Кадыйров шул «мескен»гә узыша-узыша фатирлар бүләк иткән иде. Россия гражданины булуның, шуңа пиар оештырырга омтылуның сере бар икән. Югарыда язылган Кача җирләренең күп өлеше шул Ж. Депардье кулында икән хәзер. Шундагы вино заводы да аныкы (элек хөкүмәтнеке булган). Плантацияләре тәртиптә, яңа технологияләр кулланыла дип сөйләделәр.

Бакчасарайга сәфәр

Николаевкада үзәк базардан тыш яңа базар бар. Аның хуҗалары ике Кырым татары булып чыкты. Үзбәкстанда туып үскәннәр. Директор вазыйфасын үтәүчесе - Фикрәт исемле, 1963 елгы, икенчесе - Шәүкәт исемле, директор урынбасары, берничә яшькә олырак. 1989 елда Үзбәкстаннан Ватаннарына кире күчеп кайтканнар. Сатучылар арасында күбесе татар хатыннары. Барысы да минем белән бик теләп аралаштылар, сорауларыма белгән кадәр җавап бирергә тырыштылар. Бердәм, тырыш халык икәнлекләре сизелеп тора: үзләрен горур тоталар, максатчан, мөстәкыйль, тату.

Безнең директорыбыз - сөннәтче, дип горурланып әйтүләрен берничә кешедән ишеттем. Чыннан да, Фикрәт әфәнденең сөйләве буенча, аны бу Һөнәргә бабасы өйрәтеп, нәселдән килгән гамәлне сакларга васыять итеп калдырган. Балаларны сөннәтләү бабачылар кулында кала бирә икән. Бу эшне хастаханәләргә, хирургларга тапшырмыйлар.

Барысы белән дә беренче очрашып сөйләшүдә үк уртак тел табылды. Мине бик кызыксынып тыңладылар, сорауларыма белгән кадәр җавап бирделәр. Аларның тарихын, язмышларын белеп сөйләвемне, кайбер вакыйгалар буенча сораулар бирүемне хуш күреп кабул иттеләр.

Казан, Себер, Әстерхан, Нугай, Керәшен татарлары һәм мишәрләр турында алар хәбәрдар түгел. Татар халкының Түбән Дон тирәләрендә оешкан Бөек Болгар иленнән башлап бүгенге көнгә кадәр булган тарихын кыскача гына сөйләп бирүем аларда зур кызыксыну тудырды.

Сәясәт мәсьәләләренә кагылмадым, сораулар да бирмәдем. Татарстанда күп милләт һәм дин вәкилләре дус яшәүләре турында сөйләдем, милли традицияләребез, мәдәниятебез турында мәгълүмат җиткердем. Әлбәттә, телебез язмышы, катнаш никахлар артып китүе, гаиләләр таркалуы турында борчылып сөйләмичә булдыра алмадым. Кырым татарларында катнаш никахлар бик сирәк була диделәр. Үзбәкстанда туып үскәнгә өч телне яхшы беләләр икән.

Шул базардагы кафе хуҗасы - Бекир исемле 30 яшендәге ир-егет мәҗлес оештырды. Үзләренчә һәм үзбәкләрчә, сәке өстендә, тәбәнәк өстәл артында аякларны бөкләп утырып кунак булдык. Төрле татар һәм үзбәк милли ашлары белән ризыкландырдылар. Киткәндә хатыныгыз белән улыгызга дип бер пакет күчтәнәч тә бирделәр.

Берничә көннән соң Бакчасарайга ничек барырга, берьюлы җомга намазында булырга дигән сорау белән мөрәҗәгатъ иткән идем. Теләгемне көтеп алган кебек, оештырабыз аны, диделәр. Сәгать 12дә килергә куштылар. Директор урынбасары түбәтәй сайлатып алдыртты. Акчасын үзе түләде.

Сәгать 12дә, килгән җиремдә, ике егет затлы чит ил машинасында көтеп торалар иде. «Ак юл сезгә» дип, берничә ир озатып калды.

Бакчасарайның җәмигъ мәчетендә җомга намазында булдым, вәгазь тыңладым. Диккатъ белән тыңласаң, аңлашыла. Намаз укулары, киемнәре, кыяфәтләре безнең ата-бабаларыбыз өйрәткәнчә, хәнәфи мәзһәбе кануннары буенча бара. Соңгы елларда бездә яшь-ләр арасында таралган, модага әйләнгән, озын сакаллылар, үрерлек озын чәчлеләр, кыска балаклылар, имам сөйләгән вәгазьне тыңламыйча үзара русча гына сөйләшүчеләрне күрмәдем. Ыргылырга җыенган сугыш чукмары шикелле, аякларын киң җәеп, намаз укучылар да юк. Барысы да өлкән буыннар үрнәгендә башкарыла. Намазга яшьләр күп йөри. 300 урынлы мәчет шыгрым тулы.

Намаздан соң Хан сараена бардым. Җәмигъ мәчете белән бер урамда икән, аралары ярты чакрым гына. Мәчеттә Төмән өлкәсеннән килгән Әнвәр исемле себер татары егете белән таныштым. Телевидениедә эшли икән. Ул мине машинасы белән Хан сараена илтеп куйды. Хан сарае һәм Бакчасарай үзе бер махсус сәяхәт кыла торган җир. Тиз арада гына әллә ни күреп, өйрәнеп өлгереп булмый. Кыска гына арада үземә күп мәгълүмат тупладым, хозурландым. Кырымда булган ял сәяхәтебез шәхсән үзем һәм гаиләм өчен онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Мансур ГАНИЕВ
аксакаллар шурасы сәркатибе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: