Туган як

Якты киләчәккә!

21 октябрь көнне, 11 сәгатьтә тантаналы рәвештә «Нур» мәчете ачылачак. Менделеев урамында урнашкан бу мәчет ун ел дәвамында төзелде һәм аңа 60 миллион сумнан артык акча тотылды. Аның төзелешендә түбәнкамалыларның да өлеше зур. Әлбәттә, төзелеш эшен төзүчеләр алып барды, халык матди яктан ярдәм күрсәтте, буш вакытларында бушка эшләүчеләр дә булды....

21 октябрь көнне, 11 сәгатьтә тантаналы рәвештә «Нур» мәчете ачылачак. Менделеев урамында урнашкан бу мәчет ун ел дәвамында төзелде һәм аңа 60 миллион сумнан артык акча тотылды. Аның төзелешендә түбәнкамалыларның да өлеше зур. Әлбәттә, төзелеш эшен төзүчеләр алып барды, халык матди яктан ярдәм күрсәтте, буш вакытларында бушка эшләүчеләр дә булды. Яңа мәчет шәһәр тарихында яңа бит ачып, аның нигезен ныгытуга бер адым булып тора. Мәчетне ачу тантанасына дин әһелләре, республика һәм шәһәрнең рәсми затлары чакырылган.

Узган гасырның 90нчы еллар башында 13нче мәктәп базасында Ислам нигезләрен һәм гарәп графикасын өйрәнү курслары оештырылды. Анда 9, 10, 11, 12, 13, 14нче микрорайоннарда яшәүчеләр шөгыльләнде. Тик бу районда халык белән, намаз уку урыны юк иде. Шуңа шундый карар кабул итәләр: 12нче микрорайон мөселманнары советын җыярга һәм яңа мәчет төзергә рөхсәт алу үтенече белән, шәһәр башлыгына мөрәҗәгать юлларга.
Яңа оешкан мәхәлләне «Түбән Кама шәһәренең өченче мәхәлләсе» дип атарга булалар. Чөнки бу вакытка шәһәрдә үзәк мәчет һәм 36нчы микрорайонда бер мәхәллә эшли иде инде. Өченче мәхәлләгә имам-хатыйб итеп Габделхак Халиуллинны сайлыйлар.
Яңа мәчеткә урын Химиклар һәм Менделеев урамнары кисешкән һәм бу көнгә кадәр буш торган мәйданнан бүлеп бирелергә тиеш. Шәһәрнең ул чактагы башлыгы Илсур Метшин аларның үтенечен кире какмый һәм җир кишәрлеге алыр өчен документлар әзер-ләргә куша. Шәһәрнең баш архитекторы Фирдәвис Ханов аны төзелеш планына кертеп куя. Кызганычка каршы, 2005 елда И. Метшин Казан мэры итеп сайлана, ә мәчеткә дигән участок мәсьәләсе һавада эленеп кала. Ниһаять, ике елдан соң, мәчет төзелеше өчен территория бирү турында карар кабул ителә. Ул Гагарин һәм Менделеев урамнары кисешкән урын була. Шул рәвешле, өченче мәхәлләгә нигез 2007 елның 28 сентябрендә салына. Төзелеш сигез ел дәвам итә.
Мәчетнең проект авторлары - «УК ГАСИМ» җитәкчесе Герман Мөдәррис Шиһапов һәм Фирдәвис Ханов. Төзелеш эшен дә шушы кешеләр башлап җибәрә.
Бу, чын мәгънәсендә, «халык төзелеше» иде. Аны Айдар Метшин җитәкләде дияргә мөм-кин. 2008 елда «Бер айда - бер миллион!» акциясе оештырылды. Нәтиҗәдә 1 424 077 сум акча җыелды. Моннан тыш үзәк мәчеттә, «Шин» берләшмәсендә, электр транспорты предприятиесендә мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус урналар урнаштырылды. Әлбәттә, башка предприятиеләр дә фи-нанс белән ярдәм иттеләр. Болар: «КЭСП», «Альметремстрой», «Трест КЖКО», «Камэнергостройпром», «ТРК Рамус», «НШЗ», «Модуль-РЭТ», «МПО Иншат», «Кама-Нижнекамск», «Маяк-НК», «СпецРемСтрой» һәм башкалар. «КЭСП», «Казань», «СОПиГ» оешмалары төзелеш материаллары һәм техника белән булыштылар. Бертуган Илсур һәм Айрат Метшиннар, Валерий Самилов, Феликс Дәүләтшин, Хәмзә Баһманов, Рафис Мостафинның финанс ярдәмен билгеләп үтми мөмкин түгел. Гомумән, мәчет төзелешенә матди яктан ярдәм күрсәтүчеләр бик күп, шуңа да аларның исемлеген язып тормаска булдык. Барысына да Аллаһның рәхмәте булсын.
Мәчеткә «Нур» исеме бирелде. Ул проект буенча 500 кешегә исәпләнгән. Аның эчке ягы мозаика һәм каллиграфия төрләре кулланып бизәлде.
Киләчәктә мәчет территориясендә хәләл азык-төлек һәм мө-селман товарлары кибете төзү планлаштырыла.
Биредә ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар эшли.
Рөстәм ИДИАТУЛЛИН,имам-хатыйб.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: