Туган як

Яңалыклар

Урып-җыю нәтиҗәләре 25878 мең гектар мәйданда үстерелгән бөртеклеләрдән Түбән Кама игенчеләре 70 мең тоннадан артык уңыш җыеп алды. Тулаем район буенча бөртекле һәм бөр-текле-кузаклы культураларның уңышы гектардан уртача 27,1 центнер тәшкил итә. 831 гектар мәйданда кукуруз суктырылмаган әле. Уҗым культураларыннан узган еллар белән чагыштырганда шактый югары - гектардан 32,7 центнер...

Урып-җыю нәтиҗәләре
25878 мең гектар мәйданда үстерелгән бөртеклеләрдән Түбән Кама игенчеләре 70 мең тоннадан артык уңыш җыеп алды.
Тулаем район буенча бөртекле һәм бөр-текле-кузаклы культураларның уңышы гектардан уртача 27,1 центнер тәшкил итә. 831 гектар мәйданда кукуруз суктырылмаган әле. Уҗым культураларыннан узган еллар белән чагыштырганда шактый югары - гектардан 32,7 центнер -уңыш җыелды. «Союз-Агро» җәмгыяте-«Прикамский» хуҗалыгы һәм «Түбән Кама» агрофирмасы урып-җыюда югары күрсәткечләр белән шатландырды. «Бәхетле-Агро» һәм «Кармалы» агрофирмасы да алардан бик азга гына калыша.
 
Югары уңыш сере
Быел игеннәрдән югары уңыш алуга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында гына ирешелмәде.
Язын, бөртекле культураларның репродуктив үзлеген яхшырту максатыннан, эре агрокомплекслар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 667 тонна элиталы орлык сатып алдылар. «Россельхозцентр» белгечләре чәчү алдыннан орлыкларга фитопатология тикшерүе уздырды. Шуның нәтиҗәсенә нигезләнеп, алга таба агу белән
эшкәртү - зарарсызландыру өчен кирәкле чаралар билгеләнде. Чәчү вакытында тиешле норма да төгәл үтәлде - гектарга 5,5-6
миллион данә шытуга сәләтле орлык туры килде. Агротехник чараларны төгәл башкару, шул исәптән минераль ашламалар белән тукландыруның, корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәшне үз вакытында үткәрүнең дә уңай йогынтысы.
 
Кыр батырлары
Райондагы иң яхшы комбайнчыларның исемнәре билгеле.
Урып-җыю кампаниясе барышында «Союз-Агро» җәмгыяте-«Прикамский» хуҗалы-гыннан бертуган комбайнчылар Александр һәм Владимир Копаневлар алдынгы булды. Алар барлыгы 5770 тонна ашлык суктырды. «Бәхетле-Агро» җәмгыяте механизаторлары Илгиз Рәхимов һәм Илдус Мостафин, «Нефтехимагропром» җәмгыятеннән комбайнчы Зөлфәт Лотфуллин да шулай ук иң яхшылар рәтендә.
Ярминкәләр турында
Сентябрь ахырында Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китәчәк.
Дүшәмбедә узган эшлекле киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов шул хакта белдерде. Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында, «Комета» һәм «Бызов» базарларында ярминкәләр эшләячәк. 10 сентябрьдә - яшелчә, 17 сентябрьдә - ит-сөт продукцияләре белән сәүдә итү нокталары эшли башлый. Аларда эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары гына түгел, шәхси хуҗалыклар да катнаша ала. Ярминкәдән, чагыштырмача арзан бәягә, ит-сөт продуктлары, яшелчә һәм бәрәңге сатып алырга мөмкин булачак.
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Район хуҗалыкларында һәр шартлы терлеккә 20 центнер азык берәмлеге тупас һәм сусыл азык әзерләнде.
Концентратларны һәм силоска чабылачак кукурузны (бу тагын 57,5 мең тонналап өстәмә, дигән сүз) исәпләп, күрсәткечне 35 центнер азык берәмлегенә җиткерү планлаштырыла. 5 сентябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 14,5 мең тоннадан артык печән, 52 мең тонна сенаж, 12,4 мең тонна салам әзерләгәннәр инде.
Сөт буенча - уналтынчы урында
Сентябрь уртасыннан мөгезле эре терлекләрне тулысынча кышлату биналарына күчереп бетерәчәкләр.
Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны - 18,8 меңнән, дуңгызлар - 17 меңнән, сарыклар 2,6 мең баштан артык. Районыбыз терлекчеләре тәүлеккә уртача 78 тонна сөт савып, республикадагы 43 район арасында 16 урынны билиләр. 7 ай нәтиҗәләре буенча бер сыердан уртача 3000 килограмм сөт савылган. Бу узган елгыдан 64 килограммга артык. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 12606 тонна ит җитештерелгән. Анысы да узган ел күрсәткечләреннән 58 тоннага артык.
 
 
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: