Туган як

Яңа юл

Быел республика программалары ярдәме белән шәһәр урамнары гына түгел, бакча юллары да төзекләндерелә.

Шатлыклы яңалык бакчалары Корабельная Роща (110 нчы маршрут) тирәсендә булган кешеләргә кагыла. Анда быел ике километр юл яңартылачак. Хәзерге вакытта эшләр бетүгә таба бара. Татарстан бюдже­тыннан бу эшкә 40тан артык миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага тукта­лышларны да яңартырга ниятлиләр: кайберләрен төзәтәчәкләр, кайсыберләрен алыштырырга ук кирәк була­чак.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: