Туган як

Яңа һәйкәл ачылды

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көненә туры китереп, ел саен шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында уздырыла торган митинг бу юлы аеруча истәлекле булды: биредә искесе урынына куелган яңа һәйкәлне ачу тантанасы да үткәрелде. Митингта катнашкан дәрәҗәле кунаклар - муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, республика хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм...

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көненә туры китереп, ел саен шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында уздырыла торган митинг бу юлы аеруча истәлекле булды: биредә искесе урынына куелган яңа һәйкәлне ачу тантанасы да үткәрелде.
Митингта катнашкан дәрәҗәле кунаклар - муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, республика хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Казан югары команда хәрби училищесы начальнигы генерал-майор Владимир Майстренко Татарстан егетләренең моннан 27 ел элек тәмамланган Әфган сугышында хәрби бурычларын намус белән үтәүләре, аларның фидакарьлеге онытылырга тиеш түгеллеге турында сөйләделәр.
Әйе, Әфганстанда тугыз ел дәвам иткән ул сугышта Татарстаннан гына да 9 меңнән артык солдат һәм офицер катнашты,шуларның 261е тормышларын корбан итте. Безнең Түбән Кама шәһәреннән һәм районыннан ул сугышта катнашучылар 793 дип исәпләнә, 14 егетебез - Илфат Корбанов, Хәниф Габдриев, Габделфәнил Гыйльманов, Раушан Хәйруллин, Рөстәм Сабитов, Виталий Левин һәм башкалар - әти-әниләрен һәм туганнарын мәңгелек кайгыга салып, Әфган җиреннән цинк табутта кайттылар. Әфганстаннан соң күп тә вакыт үтмәде, Чечен вакыйгалары башланып, анысында һәлак булган Түбән Кама егетләренең саны Әфган сугышы корбаннарыннан артты, ике дистәгә якынлашты...
Сугышчы-интернационалистларга куелган яңа һәйкәлне ачу хокукы Айдар Метшинга, Сергей Погодинга, Владимир Майстренкога, һәлак булган солдат әнисе Татьяна Ивановага һәм Түбән Каманың сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Альберт Баһаветдиновка бирелде. Һәйкәлне каплап торган япманы тартып төшергәч, барлык күзләр бронзадан ясалган сугышчы сынына текәлде. Сугыш кырыннан арып-талып чыккач, ял итеп утыручы солдат әле күкрәгендәге бронежилетын да салмаган, автоматы да кул астында...
- Бу һәйкәлгә карагач, улым Андрейны күргән кебек булдым, - диде Татьяна Иванова. Газиз балаларын югалткан башка аналар да шундый хисләр кичергәндер, мөгаен...
Һәйкәлнең авторы - Казан скульпторы Рөстәм Габбасов үзе дә митингта катнашучылар арасында иде. Сүз уңаеннан, бу инде аның Түбән Кама өчен иҗат иткән беренче генә скульптурасы түгел. Беренчесе -
Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына куелганы узган елның 9 маенда Җиңү монументы янәшәсендә ачылган иде.
Митингта катнашучылар (ә алар бу юлы бирегә гадәттәгедән шактый күбрәк җыелган иде) ил алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләрен корбан иткән якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Автоматлардан өч залп белән салют бирелде. Һәйкәл яны чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Бу мизгелләрдә һәркемнең күңелен уртак бер уй биләгәндер: берүк, яңадан мондый югалтулар кичерергә язмасын, егетләребез армиядә һәм флотта тынычлык шартларында гына хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар...
Виктор ШАДРИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: