Туган як

Яңа резидентлар

Тагын ике компания «Түбән Кама» сәнәгать паркы резидентлары статусын алган. «Камэнергомаш» һәм «Метакам» проектлары Казанда ТР премьер-министры Алексей Песошин җитәкләгән комиссия утырышында тәкъдим ителгән.

«Камэнергомаш» проекты газ турбиналары һәм энергия, газ, нефть химиясе җиһазларына запас частьлар җитештерү белән бәйле. Кертеләчәк инвестицияләр 1,2 миллиард сум тәшкил итә. БСИда урнашачак бу компаниядә 244 кеше эш белән тәэмин ителәчәк. «Метакам» компаниясе исә контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика (КИПиА) өчен җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Ул 90 миллион сумлык инвестицияләр кертүне һәм 20 эш урыны булдыруны максат итеп куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: