Туган як

Яңа күзәтү тәгәрмәче

«Гаилә» паркында биеклеге 42 метр булган «Манзара» дип аталган яңа күзәтү тәгәрмәче шәһәрнең туган көнендә – 22 сентябрьдә эшли башлады.

15 минут эчендә (бу – тәгәрмәчнең бер әйләнеп чыгу вакыты) кошлар гына оча торган биеклектән шәһәребезне күзәтеп, хозурлана аласыз. 18 кабинаның берсе сәламәтлек буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Ишекләр тышкы яктан гына ачыла торган итеп эшләнелгән. Караңгыда тәгәрмәч, телевышка кебек, төсле утлар белән балкып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: