Туган як

Яңа китап

Укучыга елмаю бүләк итә Түбән Камада яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе Илдар Хәйруллинның исеме укучыларыбызга күптән таныш. Аның көлкеле-шаян хикәяләре безнең газета битләрендә ике дистә елдан артык басылып килә. Язмалары хәзерге миһербансыз заманда кешеләрдә күңел күтәренкелеге һәм елмаю уята....

Укучыга елмаю бүләк итә

Түбән Камада яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе Илдар Хәйруллинның исеме укучыларыбызга күптән таныш. Аның көлкеле-шаян хикәяләре безнең газета битләрендә ике дистә елдан артык басылып килә. Язмалары хәзерге миһербансыз заманда кешеләрдә күңел күтәренкелеге һәм елмаю уята.
Илдар тудырган юморескалар, чыннан да, барыбыз тарафыннан да яратып кабул ителә. Ул әллә ни бәрелеп тормаган гап-гади генә бер вакыйганы ала да, үтемле сурәтләү чаралары ярдәмендә шуны гомумиләштереп, тирән фикергә ия булырлык, укучыны уйландырырлык күренешне күз алдына китереп бастыра. Тормышның бөтен якларын, нечкәлекләрен күзәтә, тотып ала белүче үткен күзле, җор телле юмор остасы буларак танылды ул. Аның дүрт китабын әдәбият сөючеләр бик җылы кабул иттеләр. Әле шушы арада язучының «Шулай була күрмәсен»... дип исемләнгән бишенче китабы дөнья күрде. Татарстан китап нәшриятында ике мең тираж белән нәшер ителгән бу басмада авторның йөздән артык хикәясен укып ләззәтләнәсең. Иң куанычлысы: Илдар Шәмсулла улының бу хикәяләре тәүге тапкыр безнең «Туган як» газетасы битләрендә басылды.
Китапның кереш сүзендә танылган язучы-юморист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәрирре Ләбиб Лерон: «Илдар Хәйруллинның мине аеруча сокландырган бер ягы, бер сыйфаты, ягъни язу өслүбе - ул да булса аның сәхнә өчен монологлар иҗат итүе. Ул моның үзенчәлекле нечкәлеген, «хәйләсен» белә, әйтер идем, нечкә тоемлап, тирәнтен аңлап, тамашачыны, тыңлаучыны күз алдына китереп һәм әсәрнең кай өлешендә аларның нинди реакция белдерәсен белеп яза. Афәрин, юмордаш!» - дип язган.Чынлап та, бу җыентыкта җылы юмор хисе белән сугарылган хикәяләрнең темалары тормышыбыздан, әйләнә-тирәбездә булып торган төрле вакыйгалардан алынган. Аларның мәзәкчән геройлары арабызда яши, алар белән көн дә очрашып, күрешеп торабыз. Алай гына да түгел, әдипне кулына каләм алырга этәргән ул кешеләрнең күбесе без үзебез ләбаса! Битарафлык, мәгариф өлкәсендәге мәгънәсез кыс-картулар, оптимизацияләштерүләр, җәмгыятьнең рухи таркалуы, кешелекнең асыл кыйммәтләре җуелу һ.б. тискәре күренешләр юмор остасының җанын әрнетә һәм ул аларны яңа хикәяләрендә чагылдыра. Юморескаларында, нигездә, гаиләдәге, тормыштагы кызыклы хәлләрнең, вакыйгаларның төрлелеге, сүзнең үтемлелеге, сюжетларның мавыктыргыч булуы, язмаларның кыскалыгы һәм көтмәгәндә чишелеш табуы, сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Иң мөһиме - алар юмор калыбына салынып язылган. Фәлсәфи шаян тел белән язылган бу әсәрләрдән авторга гына хас булган әче сатирик сарказм бөркелеп тора.
Илдар Хәйруллинга киләчәктә дә яңа әдәби ачышлар, рухи балкышлар телибез. Каләм очыннан яшәешебезнең көлкеле якларын эләктереп, тагын да матуррак хикәяләр төшсен, дигән теләктә калабыз һәм, бу аның соңгы иҗат җимеше булмас, дип ышанабыз.
Роза ҺАДИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: