Туган як

Яңа китап

Халыкка дөреслекне юмор аша җиткерә Сентябрь тәмамлануга бара, ә Тукай паркы әле һаман яшеллектә. Бары миләшкә, өрәңгегә кызгылт һәм сары төс иңә башлаган. Илдар Хәйруллинның иҗат кичәсенә барганда күпләр бу күренешкә хисләнеп хозурлангандыр. Күңел шигырь юллары эзли. Ә алда - юмор белән очрашу. Юморның да ниндие әле, татарчалатып, үз урынына...

Халыкка дөреслекне юмор аша җиткерә
Сентябрь тәмамлануга бара, ә Тукай паркы әле һаман яшеллектә. Бары миләшкә, өрәңгегә кызгылт һәм сары төс иңә башлаган. Илдар Хәйруллинның иҗат кичәсенә барганда күпләр бу күренешкә хисләнеп хозурлангандыр. Күңел шигырь юллары эзли. Ә алда - юмор белән очрашу. Юморның да ниндие әле, татарчалатып, үз урынына утырта торганы.
Үзәк китапханә оештырган очрашуга иң беренчеләрдән булып аксакаллар шурасыннан Мансур ага Ганиев килгән иде. И. Хәйруллинның чыккан бер китабын укып бара ул, язучының утыз ел буе үз аягына басып йөри алмау халәтендә иҗат итүенә сокланып бетә алмый.
Уку залында бер төркем булып утыручы медицина көллияте кызларыннан бу авторны белү-белмәүләре, һөнәрләрендә татар теле ни дәрәҗәдә кирәклеге белән кызыксындым.
- Без бит булачак шәфкать туташлары. Тел белү аралашуны җиңеләйтә. Операциядән соң, татар әбисенең хәлен үзебезчә йомшак кына сораштырсак, аңа җиңелрәк булыр кебек. Бу язучыны үтмәдек әле, менә танышырга килдек, - дип җавап бирделәр.
Өметлегә охшаганнар, тик ак халат романтикасында гына тукталып калмасыннар. Тормыш чынбарлыгы күпкә кырыс шул. Илдар Хәйруллин хикәяләре белән танышканнан соң, теләсә нинди поликлиникада практика үтә алачак бу кызлар. Булмаган чирләрен эзләп йөрүче Мәүлихан, 80 яшьлек оста өшкерүче Ләйфрүзә карчык, хәтерен югалткан булып кыланучы хәйләкәр Рабига, бәлеш һәм майлы кабартма сыпырып, ябыгырга хыялланучы Сәрия турында укып чыксалар, менә дигән аралашу чыныгуы алачаклар. Язучы бит көлкеле булсын дип «көчәнми», нәкъ тормыштагыча тасвирлый. Алдагы китабындагы кереш сүзендә Туфан Миңнуллин әйтмешли «...күргәнен,ишеткәнен каләме очына элә дә кәгазьгә төшерә».
Язучының юмор нечкәлекләре барып җитәрме күңелләренә, халык җыелырмы? Юкка пошынганмын, шулмәлне үк яшь егетләр озатуында Илдар Хәйруллин үзе дә килеп җитте. Янында йөзеннән елмаю төшмәс Рузалиясе:
- Күрше егетләре бик ярдәмчел. Айнур «ТАНЕКО»да эшли, ярый бүген ял көне, машинасында җилдереп кенә алып килде. Ә Миңнәхмәт урамга алып чыкканда, өй мәшәкатьләрендә булыша. Минем туганнарым, Илдарның ике апасы килде. Олы апасының кызы Алсу институтта укыта, бар очрашуларга Ләйләсен дә үзе белән йөртә. Ләйлә гимназиянең дүртенче сыйныфында укый, ишетеп үссен туган абыйсының иҗатын.
Булса да булыр икән һәр көннең тәмен табып яшәүче кешеләр! Инвалид арбасына игътибар итүче дә юк, сөйләвен тыңлыйлар. Хәер, ул андый берәү генә түгел иде, үзара аралашучы «Көчле рухлылар» хәрәкәте төркемендәгеләр дә «тәгәрмәчтән». Нефть-химия көллиятеннән, мәктәпләрдән укучылар килде. Тиз арада зал шыгрым тулды, рәтләрдә урын җитмәүчеләргә йомшак утыргычлар китереп тордылар.
Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Илдар Хәйруллинның «Шулай була күрмәсен...» исемендәге бишенче китабы Татарстан китап нәшриятында бастырылды. Җыентыкка йөздән артык хикәя кергән. Татар дәүләт драма театры артисты Альберт Ибраһимовның сәхнә түренә телефон тотып «Әлү!» дип чыгу мизгеленнән тамашачы юмор дөньясына чумды һәм чираттагы мәзәк хәлне тыңларга әзер иде инде. Тик автор үз чыгышын бик җитди темадан башлап җибәрде.
Кичә Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын зур кызыксыну белән тыңладым. Телләр саклау турында әйткәннәре өмет уятты: дәүләт теле буларак татар телен укыту методикасы камилләштерелергә, педагогика институты заман таләпләренә туры килерлек укытучылар әзерләргә тиеш булачак. Университетта Мәһдиев, Хаков, Госманов, Тумашева кебек көчле галимнәр татар теле байлыгын сакларга өйрәттеләр безне. Мин үзем Кукмара урамнарында төрле милләт балалары белән уйнап үстем. Каршыда гына фабрикант Комаров йорты иде. Ак колонналы, ике катлы ул зур йорт һаман саклана. Сугыштан соң бездә Мәскәү, Ленинград тирәсеннән эвакуацияләнгән рус, яһүд, украин интеллигенциясе гаиләләре яшәп калганнар. Җирле халыклардан татар гына түгел, мари, удмурт, керәшеннәр, чувашлар да бар. Алтмышынчы еллардагы балачакта күп телләр ишетеп үстек, дус яшәдек. Җәйләребез зур чишмәле авылда уза иде. Безнең як татар сөйләме әбидән сеңеп калган. Ул авылда эшчән халык яшәгән. Кызганыч, мәктәбе, клубы, фермалары булган авыл юкка чыкты, нигзе өстендә бары яшел чирәм үсә. Авыллар үлү белән телебез бетә бара. Бүгенге кичәгә яшь буын килүе бик куандырды, телебез бетмәс, дигән ышаныч уятты. Бу яңа китапханәгә бер атлап кергәннәр икән, димәк, юлны онытмаслар, монда шартлар искиткеч хәзер.
Кичә күтәренке рухта, бик матур узды. Китапханә бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова ассызыклап узган иҗат темасына сөйләшү, бер үк вакытта, күмәк җырлау, сәнгатьле уку һәм күңел ачу белән бергә үрелеп барды. Темалар ничек туа, тел байлыгы каян килә икән? Очрашуда иң төп сорауларга тамашачы тулы җавап ишетә алды.
- Темаларым барысы да тормыштан.Эскәмиядәге әбиләр зары кайчак танылган сәясәтче чыгышыннан да үтемле була ала. Әйтәсе килгәнне үз укучыңа ишеттерү өчен тел үткенлеге генә җитми, персонаж аркылы фәлсәфи фикерләү осталыгы да кирәк. Безнең тирәбездә яхшы кешеләр күп, күршеләр кермәгән көн юктыр. Яңалыклар килеп тора. Бервакыт күрше хатын сөйләде. Казандагы апасы шалтыраткан да, бизнес артыннан чабам, кайчак иремә кытай токмачы гына ашаткан көннәр дә була, каян белеп язадыр ул безнең хәлне, дип әйтә, ди. Кемнәрдер персонажларда үзләрен таныйлар икән, бу - автор өчен иң зур мактау сүзе. Юмор жанрында җитди эш итәргә кирәк, телне саксыз кулланып, кемнедер рәнҗетүең бар. Туфан Миңнуллин әйткәнчә, кешене елатуы җиңел, ә менә чын күңеле белән елмайтуы, көлдерүе читен. Якыннар белән аралашканда без тормышның мәзәк ягын эзләргә тырышабыз. Сугыш авырлыгын үткән әтиебез бик җор телле иде. Татарларда безнең халыкка гына аңлаешлы мәзәк хәлләр булгалый, ә башка телгә күчергәндә аның мәгънәсе бөтенләй югалырга мөмкин. Кукмараның «Трудовая слава» газетында хикәям тәрҗемәсен күреп бик риза калдым, оста чагылыш тапканнар. Һәр яңа әсәремне укучыларга беренчеләрдән булып безнең «Туган як» газетасы җиткерә. Аларга зур рәхмәт. Телебезне саклауда җирле матбугатның әһәмияте гаять зур. Ул иң якыны һәм укучыга бик тиз ирештерә торганы.
Килгән кунаклар әсәрләрен, китапханәчеләр белән бергәләшеп, бер-бер артлы укып тордылар. Илшат Хәбибуллин сәхнә теленә дә, җырга да оста, «Авыл көе»нә алгы рәттә утыручы «Кама таңнары» иҗат берләшмәсе әгъзаларының барысын да диярлек җырлатып чыкты. Карыйм: янәшәмдә утыручы кадет укучыларның берсе шулкадәр йотлыгып тыңлый. «Катнаш гаиләдән ул, бераз төшенә, кызык тоеладыр. Кызганыч, дәрес вакыты узды, корпуска кайтырга кирәк, монда күңелле шул аларга», - ди татар теле дәресен китапханәгә күчергән укытучы Ләйлә Гыйзетдинова.
Язучының дуслары, каләмдәшләре әле озак таралышмады. Иҗат уңышларына чын күңелдән куаналар. Илдарның ихтыяр көченнән үрнәк алучы Суфиян ага Минһаҗев киләсе елга язучының 60 яшьлеген дә шулай күңелле үткәрергә язсын дип теләде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла ага Абдуллин аңа моннан унбер ел элек Татарстан язучылар берлегенә керергә фатиха бирүе белән бик горурлана: «Өч йөз татар язучысы арасында юмор жанрында иҗат итүчеләр бездә бармак белән генә санарлык, шуларның берсе-үзебезнең Илдар», - дигән фикердә остазы. Каләм остасы Рәсимә Нәбиуллина бакчасында үстергән чәчкәләрен бүләк итте, һәм махсус атап язган шигырь юлларын җиткерде:
...Авырлыклар кичерсәң дә,
Сыгылмадың, сынмадың.
Каләм очына эләгә
Кызыклары заманның.
«Алай түгел, болай ул,»-дип
Син өндисең хаклыкка,
Юмор аша җиткерәсең
Дөреслекне халыкка...
Нурия ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: