Туган як

Яңа елның беренче көненнән...

2012 елның 1 гыйнварыннан пенсионерлар шәһәрдә йөри торган трамвайга һәм автобуска, шулай ук, шәһәр яны маршруты транспортына, ташламалы рәвештә, аена утыз мәртәбә генә утыра алачаклар. Ягъни хөкүмәттән юл йөрү өчен бирелә торган субсидия акчасына (2012 елда 342 сум була) пенсионер моңа кадәр гадәтләнгәнчә, айлык бердәм социаль юл билеты алып, җаны...

2012 елның 1 гыйнварыннан пенсионерлар шәһәрдә йөри торган трамвайга һәм автобуска, шулай ук, шәһәр яны маршруты транспортына, ташламалы рәвештә, аена утыз мәртәбә генә утыра алачаклар. Ягъни хөкүмәттән юл йөрү өчен бирелә торган субсидия акчасына (2012 елда 342 сум була) пенсионер моңа кадәр гадәтләнгәнчә, айлык бердәм социаль юл билеты алып, җаны теләгән кадәр автобуста яки трамвайда йөри алмаячак инде. Бу Татарстан Министрлар Кабинетының шушы елның 19 декабрендәге 1017нче карары нигезендә эшләнә, максаты - бюджет акчасын мөмкин кадәр янга калдыру.

Әлеге карарның 7нче пунктында язылганча, пенсионерлар һәм ташламага ия башка категория кешеләр, 2012 елның 1 гыйнварыннан шәһәрдәге барлык төр җәмәгать транспортына һәм шәһәр яны маршрутларына 30 мәртәбә утыру хокукы бирә торган ташламалы транспорт картасы буенча йөриячәкләр. Бу ничегрәк буладыр, Инретнетта казынсам да, анык кына җавап таба алмадым. Ә шулай да транспортчылар үзләре аңлатканча, моңа кадәр субсидия акчасына айлык бердәм социаль юл билеты алучыларга шул акчага, инде күнегелгән «проездной» урынына, 30 данә талон (билет) биреләчәк. НПАТП генераль директоры Ю.Иванов әйтүенчә, шул талоннарның 30ында да бер үк номер куелачак. Һәм ул номер һәр кешенеке үзгә булачак.

Пенсионерга, әйтик, базарга яки дәваханәгә барып кайтырга кирәк булды, ди. Бару һәм кайту өчен 2 данә шул талонын ала да, автобуска яки трамвайга утыра. Трамвайда барганда шул талонын тапшыргач, кондуктор аңа гадәти пассажир билетыннан аерылып торган контроль билет бирә. Кайтканда да шулай ук. Контролер тикшергәндә, пенсионерлар (инвалидлар һ.б.) шуны күрсәтергә тиеш булалар. (Шәһәр электр транспорты предприятиесе җитәкчесе Р.Хәбибуллин әнә шуларны хәбәр итү белән беррәттән, киләсе 2012 елда да укучыларга (360 сум), студентларга (500 сум) һәм эшләүчеләргә (660 сум) трамвайда йөрү өчен ташламалы бәя белән айлык юл йөрү билетын калдырачаклары хакында әйтте.)

Ә инде эш-мәшәкатьләре белән йөри торгач, ай уртасы җиткәнче үк, пенсионерларның теге 30 данә талоны тотылып бетте, ди. Ул чагында инде алар, башка гадәти пассажирлар шикелле үк, трамвайда - 12, автобуста 15 сум акча түләп, билет алып йөрергә тиеш була.

Яңа ел башыннан ук менә шундый үзгәрешләр сезгә, хөкүмәтебезнең кадерле пенсионерлары һәм ташламага ия башка кешеләр.

Әгәр дә исәпләп баш катырырга яратасыз икән, бу язманы укуыгызны дәвам итегез. Гыйнвар аенда юл йөрү өчен хөкүмәт ташламага ия кешеләргә бирә торган айлык акча 342 сум тәшкил итсә, трамвайга 30 мәртәбә утырганда да, тулы билет бәясеннән чыгып исәпләсәк, ул акчага сез 18 сум (һәр билетка - 60 тиен) өстәргә тиеш булыр идегез. Ә автобуста - бу өстәмә аена 108 сум (һәр билетка - 3 сум 60 тиен) булыр иде. Яңа ел башыннан хөкүмәтнең бары тик үзкыйммәт аермасы булган шул тиеннәрне генә түләргә хәленнән киләчәк. Моңа кадәр ташламага ия кешеләр 322 сумлык бердәм социаль юл билетына ай дәвамында көненә җаннары теләгән кадәр трамвай һәм автобуста йөри алдылар (тулы юл хакыннан чыгып санаганда, йөргән кешегә җайлы, ә үзкыйммәт белән эш итүче транспорт предприятиесенә өстәмә чыгым иде). Үзкыйммәт аермасы елына әллә ничәшәр миллионга җыелса да, транспорт предприятиеләре өчен хөкүмәттән үзләренә тиешле ул миллионнарны юллап алуы чишелмәс табышмактай булган. Күрәсең, хөкүмәт ел башыннан әлеге табышмакны чишүнең үзенә уңайлы ысулын тапкан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: