Туган як

Яңа билгеләнү

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш һәм проектлар белән идарә итү мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Ленар Әхмәтов билгеләнде.

Аның вазифаларына икътисадый һәм социаль хәлне анализлау, дәүләт хезмәтләре күрсәтү эшенең торышы, әйләнә-тирә мохитне саклау, транспорт өлкәсе үсеше белән бәйле мәсьәләләр керә. Соңгы дүрт елда Ленар Әхмәтов кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеше үзәген җитәкләгән.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: