Туган як

Вакыйгаларга бай шәһәр бәйрәме

Төп байлыгыбыз - кешеләр Чараларның барысын да яктыртып бетерү мөмкин булмаса да, кайберләренә тукталып үтик. Советлар йортында, мәсәлән, шәһәр тормышында актив катнашкан, үсешенә фидакарь хезмәт керткән утыз кешегә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Бүген залда берничә буын, төрле һөнәр ияләре һәм милләт вәкилләре утыра. Аларны бер нәрсә берләштерә: үз хезмәтләренә...

Төп байлыгыбыз - кешеләр
Чараларның барысын да яктыртып бетерү мөмкин булмаса да, кайберләренә тукталып үтик. Советлар йортында, мәсәлән, шәһәр тормышында актив катнашкан, үсешенә фидакарь хезмәт керткән утыз кешегә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Бүген залда берничә буын, төрле һөнәр ияләре һәм милләт вәкилләре утыра. Аларны бер нәрсә берләштерә: үз хезмәтләренә җаваплы караш, профессионализм, - диде тантананы ачу чыгышында шәһәр мэры Айдар Метшин. - Түбән Кама үз традицияләре булган шәһәр, дибез икән, монда һәр түбәнкамалының өлеше бар. Әйе, безнең төп байлыгыз - кешеләр».
Түбән Каманың 50 еллыгы уңаен-нан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре белән билгеләп үтелүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар: педагоглар, табиблар, мәдәният һәм спорт, транспорт өлкәсе хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре, нефтехимиклар, төзүчеләр һәм башкалар. Алар арасында газета укучыларына таныш исемнәр дә бар: 29нчы мәктәп директоры Равис Шакиров, үзәк хастаханәнең неврология бүлеге мөдире Евгений Чаузов, шәһәр электр транспорты предприятиесе директоры Рафаиль Хәбибуллин һәм башкалар.
Исемнәре алтын хәреф белән язылган
Бу шәһәребезнең беренче төзүчеләре, аның почетлы гражданнары турында әйтелгән сүзләр. Әйе, аларның исеме шәһәребез елъязмасында лаеклы урын алып тора. Бәйрәм көннәрендә анда тагын берничә исем өстәлде. Болар: Рәшит Абдулхәкимов - «Татэнергострой» җәмгыяте ветераны, Григорий Китанов - сугыш һәм тыл ветераннары (пенсионерлар) советы рәисе, Валентин Лукшин - Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең электр челтәре оешмасының беренче җитәкчесе, Зинаида Плетнева - халык уен кораллары оркестры җитәкчесе һәм дирижеры, Фирдәвис Ханов - муниципаль район Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе, Әхмәтвәгыйз Яһудин - «Татэнергострой» җәмгыяте ветераны һәм Шәфәгать Тәһаветдинов - ТР Президенты киңәшчесе.
Бәйрәмгә бүләк -бала
Бу көнне шәһәрдә15 бала аваз салды. Алар исәбендә игезәкләр дә бар. Шушы шатлыкка өстәп, бәхетле әниләргә котлау открыткалары һәм яңа туган балалар өчен комплект бүләк иттеләр. Берни аңламый, тыныч кына йоклаган нәниләрне һәм аларның әниләрен шәһәр мэры исеменнән Айдар Сәйфетдинов һәм Бэлла Махотина тәбрик итте. Тагын илле елдан алар шәһәрнең 100 еллыгын билгеләп үтәр, дип өметләник.
«Яшел дулкын»
Шәһәребезне яшеллеккә күмү матур традициягә әйләнде. Агач утырту өчен бөтен шартлар бар: көн аяз, явымсыз. Көн дәвамында шәһәрнең төрле микрорайоннарында 1000 төп агач утыртылды. Бу эштә шәһәр җитәкчелеге дә, предприятие-оешма, төрле учреждениеләр коллективлары да теләп катнашты.
Иҗатчылар бәйгесе
Шәһәр музее исә үзенә юбилейга багышлап оештырылган иҗади бәйге җиңүчеләрен җыйды. Концерт программасы да үзенчәлекле итеп төзелгән иде: ул, нигездә, бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрдән торды. Тамашачы аларның һәрберсен алкышлар белән бүләкләде. Яңа ачышлар да булды. Әйтик, Альбина Абрамова. Ул бәйгегә язган җырын үзе үк башкарды. Жюри аның хезмәтен югары бәяләп, «Җырларымда яраткан шәһәрем» номинациясенең беренче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләде. Шушы ук номинациядә тагын бер кешегә беренче урын бирелде. Ләйсән Васильева болай ди:
- Бу - беренче иҗат җимешем. Бәйге турында укыгач, улым әйтеп куйды: «Әни, әйдә без дә катнашып карыйк әле». Бу хакта укучыларыма әйткән идем, алар да хуплады. «Сез язган җырны без бик теләп башкарырбыз», - диде алар.
Ләйсән 5нче музыка мәктәбе директоры булып эшли. Һөнәре буенча музыкант булса да, җырның сүзләрен дә үзе язган. «Ничектер үзеннән-үзе туды ул. Дөресрәге, бер төндә. Сүзләр агылды да агылды. Ниятем аны шәһәрнең өч буынына багышлау иде, ирештем дип уйлыйм. Болар: шәһәрне төзүчеләр, бүгенге һәм киләчәк буын. Шул ук вакытта рус телендә дә яздым. Көе дә озак көттермә-де», - ди ул.
Дөрес, Ләйсән җиңүгә өмет-ләнмәгән, чөнки шәһәрдә профессионаллар да бар бит. Ә инде беренче урын бирелү хәбәрен дулкынланып кабул иткән. Аеруча балалар шатланган. Ни дисәң дә, җырны бит алар башкара.
Бу номинациядә икенче урынга Наталья Мәҗитова белән Клара Дәүләтова, өченчегә Алевтина Конюхова белән Светлана Ефремова чыктылар.
Җиңүчеләрнең исем-фамилияләрен тутырып язуымның сәбәбе гади: түбәнкамалылар шәһәребездә никадәр талант ияләре яшәвен белеп, алар белән горурланып яшәсен.
Һәвәскәр язучыларыбыз да шактый икән. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе рәисе Фәтхулла Абдуллин бәйгегә бирелгән эшләрнең эчтәлекле булуын, аларга авторның күңел җылысы салынуын әйтә. Ә беренче урын Асия Сафинаның «Юкәләр» шигыре өчен бирелде. Алдагы ике урында Альбина Мортазина («Түбән Кама алмагачлары») белән Нурфига Шәйхуллина («Их, камадың, Түбән Кама»). Чәчмә әсәрләр язучылар арасында җиңүгә лаек эш дип Гөлнар Таҗиеваның «Бер телем икмәк» хикәясе табылды. «Гаилә кризисы» - монысы Илдар Хәйруллинныкы, өченче урынга газета укучыларга таныш исем: Нурзия Мирхазова. Ул жюри хөкеменә «Гөлбакча: чын әкият» хикәясен тәкъдим иткән. Публицистика өлкәсендә иң оста каләм иясе - Фәтхулла Абдуллин.
Бер уңайдан шуны да әйтеп китик: ел дәвамында әлеге эшләр белән газета укучыларын таныштырып барачакбыз.
«Үз эшемдә рәсем ясаучы кызны сурәтләдем. Ул тормышыбыздагы соры көнкүрешебезне якты төсләр белән бизи», - ди рәсем сәнгате номинациясендә беренче урынны алган Адилә Габдрахманова. Бу номинациядә катнашучылар күп һәм һәр эш игътибарга лаек булган, шуңа да жюри бер урынга берничә кешене билгеләгән.
Юбилейга багышланган кичә-очрашуларда катнашучы кунакларга, бәйгеләрдә җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар арасында иң кадерлесе дип шәһәр юбилеена багышлап чыгарылган китап һәм җырлар җыентыгын атарга кирәк.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: