Туган як

Уйласаң, исең китәр

Без Җирне кайвакыт гомумиләштереп ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ дип атарга яратабыз. Ләкин үзен йортның чын хуҗасы дип тойган кеше, гадәттә, торагын чиста тота. Ул анда пычраклыкка, шапшаклыкка, шакшылыкка юл куймый. Яхшы хуҗа үзе яши торган урынга тузан да кундырмый... Ә хәзер Җиргә күз салыйк. Ничек яшәгәнебезне аңлар өчен, тирә-ягыбызга күз төшереп алу...

Без Җирне кайвакыт гомумиләштереп ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ дип атарга яратабыз. Ләкин үзен йортның чын хуҗасы дип тойган кеше, гадәттә, торагын чиста тота. Ул анда пычраклыкка, шапшаклыкка, шакшылыкка юл куймый. Яхшы хуҗа үзе яши торган урынга тузан да кундырмый... Ә хәзер Җиргә күз салыйк. Ничек яшәгәнебезне аңлар өчен, тирә-ягыбызга күз төшереп алу да җитәдер, мөгаен.
Заводлардан, фабрикалардан атмосферага ургып чыгып торучы зарарлы газларны гына алыйк. Бер завод торбасыннан чыккан төтен генә алай ук куркыныч та түгел кебек: чыга да таралып та бетә, я җил аны каядыр без яшәмәгән төбәкләргә куып алып китә. Ә андагысы өчен шайтан кайгырган, дип уйлыйбыз. Хәтта иң хирыс экологлар да кайвакыт: җил безнең якка исми ләбаса, без - аннан читтә, дип тынычландыра. Ләкин шунысын онытмыйк, атмосфераны агулауга бары тик бер заводның гына өлеше керми, ил, дөнья күләмендә карасаң, озын торбалары белән күкне төтәсләп утыручы промышленность предприятиеләре бихисап күп.
Зарарлы химик катнашмалар чыгарып, даими рәвештә атмосфераны агулаучы Россиянең 60лап заводы турында укыган идем күптән түгел. Шул заводларның 20дән артыгында бер елга атмосферага чыккан зарарлы матдәләр күләменең йөзәр мең тоннадан артып китүен белгәч, исем-акылым китте. Ә илдәге барлык предприятиеләрнекен бергә кушсаң?! Җир йөзендәге барча заводларны исәпләсәң! Әле төгәл булмаган «караңгы акыл» белән исәпләгәндә дә, коточкыч саннар килеп чыга. Монда инде, җил безнең якка исми, дип кенә котылып булмый. Җирдә яшибез икән, ул һәрвакыт безгә таба исәчәк һәм агулы матдәләр үзебезнең башыбызга ук төшәчәк...
Завод торбалары гына түгел, автомобильләр дә әйләнә-тирәне агулауга зур өлеш кертә. Ягулык белән эшли торган транспорт буларак, автомобиль атмосфераны зарарлы газлар белән пычратуда төп урынны алып тора. Бу инде экологлар тарафыннан күптән исбатланган. Атмосфераны пычратуга керткән өлешнең 40 проценты нәкъ менә урамнарда берсен-берсе уза-уза тимер ташкын булып агылучы машиналарга туры килә икән. Уртача егәрлектәге бер гадәти автомобиль елга 135 килограмм тирәсе углерод оксиды, 25 килограмм азот оксиды, 20 килограмм углеводород, 7дән 10 килограммга кадәр бензаперин, 4 килограмм күкертнең икеләтә оксиды 1,2 килограмм каты кисәкчекләр чыгара. Инде аның «вак-төяге» исәпкә дә кермәгәндер.
Хәзерге вакытта җир йөзендә 500 миллион тирәсе машина бар икән. Бер автомобильнең уртача күрсәткечләреннән чыгып нәтиҗә ясасак, гомуми җир атмосферасына барлык әнә шул машиналар бүлеп чыгарган зарарлы газларның еллык күләмен ачык күзалларга мөмкин: 67,5 мегатонна (!) углерод оксиды, 12,5 мегатонна азот оксиды һ.б...
Бүгенге көндә автомобильләр бүлеп чыгарган миллионнарча тонна зарарлы газлар иң зур проблема булып исәпләнә. Зур шәһәрләрдә аларның төтененнән хәтта томан хасил була. Анысын эчке янулы двигательләрдән чыккан янган газлар белән һавадагы углеводородлар кушылудан барлыкка килә икән, диләр.
Дөрес, автомобиль җитеш-терүчеләр хәзерге вакытта ягулыкны экономияле тота торган двигательләр ясарга тырыша. Ләкин дөньядагы барлык машиналар санына ел саен заводлардан чыга торган 25 миллион тирәсе өр-яңа автомобиль өстәлгәнен дә исәпкә алсак, проблеманы моның белән генә хәл итеп булмаячак...
Атмосферадан тыш, җирнең (туфракның) һәм сулыкларның да зарарлы матдәләр ягъни көнкүреш калдыклары белән пычрануы көннән-көн арта бара. Монда табигый пычрану турында сүз бармый, әлбәттә. Кайсыдыр заманның бер акыл иясе: «Кешелек глобаль катас-трофалардан юкка чыкмаячак, үзенең шакшысына, нәҗесенә батып үләчәк» - дип әйтеп калдырган, имеш. Глобаль катастрофалар турында сүз алып барганда, планетага башка күк җисемнәренең бәрелүен, Җирнең күчәреннән кузгалуын, җир тетрәүләр, су басулар (туфан), вулкан атуларны, климатның кинәт үзгәрүен күздә тоткандыр инде ул. Ә менә «нәҗес» дигәне туры мәгънәсендә әйтелмәгәндер. Чөнки кеше һәм хайваннар организмыннан чыккан табигый бүлендекләр генә табигатькә бернинди зыян да салмый. Алар табигый әйләнешкә кереп, туфракның уңдырышлылыгын күтәрүгә, өстәге культуралы катламын яхшыртуга һәм, шулай итеп, җирнең үсемлекләр дөньясын (фәнчә әйтсәк, флорасын) баетуга гына китерә.
КЕШЕЛЕКНЕ ХАРАП ИТӘЧӘК ШАКШЫ - ул бөтенләй икенче нәрсә. Анысы да, кешелек яшәешенең нәтиҗәсе, кешеләр көнкүрешеннән барлыкка килгән зарарлы калдыклар. Җир йөзендәге эре завод-фабрикаларны күздә тотуым: алар да яшәешебезнең нәтиҗәсе бит. Ягъни үзебезнең шакшыбыз. Алда искә алынган атмосферага бүленеп чыгучы зарарлы катнашмаларның да күпчелеге, соңгы чиктә, җир өслегенә төшеп, туфракны пычратуга үзеннән өлеш кертә. Алардан тыш, җирне пычратуның башка төрләре дә бар. Производстводан калган каты калдыклардан башлап, игеннәрнең, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрәбез дип, туфракка махсус кертелә торган органик булмаган ашламалар, шулай ук, җир өслеген пычратучы булып тора. Әле алай гынамы, алар - агулаучы да...
Мисал өчен ерак китәргә дә, озаклап уйларга да кирәк түгел. Совет заманында, җитмешенче еллар уртасында, авылларга (колхоз-совхозларга) капчыгы-капчыгы белән химик ашлама кайтарып тутырганнар иде. Сүз дә юк, бу яхшы максаттан чыгып, игеннәрнең уңышын күтәрергә дип, югарыдан бирелгән күрсәтмә буенча башланган эш булгандыр. Һаман шул тамак кайгысы инде! Азык-төлек программасын үтәү бурычы да бар бит әле. Үсемлекләрне шул химикатлар белән тамырдан тукландырганда, иген уңышын күпкә арттырырга мөмкин икәнлеген берәр фәнни-тикшеренү институты галимнәре җентекләп өйрәнгәннәрдер. Ничек булса да булган: безнең халык югарыдан иңдерелгән күрсәтмәләргә хушы китеп, тизрәк аны үтәү ягын карый. Башланган эш -
беткән эш, дигәндәй, алда әйткәнемчә, колхоз-совхозларга ашламаны күпләп кайтардылар.
Кайтаруын кайтардылар, ә менә аны саклау урыннары (складлар) турында уйламаганнар. Шулай итеп химикатларны басу кырыйларындагы межаларга берәр-икешәр капчык куеп чыктылар. Ашламаны басуга кертү ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырылгандыр, ул кадәресен белмим. Ә менә ак төстәге гранулланган химикат тутырылган ул полиэтилен капчыкларны җәй буена күп мәртәбә күрергә туры килде. Дөрес, соңга таба алар ертылып, тишкәләнеп бетә иде инде. Без - малайлар, шул ак төстәге гранулларны учлап һавага чөеп, «кар яудырышлы» уйный идек. Җәйге яңгыр эретеп, юдырып, язгы кар сулары агызып берәр ел үткәннән соң, ул ашламаларның яртылаш җиргә күмелгән буш капчыклары гына ятып калды. Акчаны суга салу шушы була инде ул. Күпме дәүләт байлыгы исраф
ителде!
Суга аккан акча - мәсьәләнең бер ягы гына. Химикат суда да эри бит әле. Шул юл белән суны агулый. Аз гына микъдарда туфракка кертеп, игеннәрнең уңышын арттыру максатында файдаланылырга тиешле ашлама, яңгыр сулары белән якын тирәдәге инешләргә, елгаларга агып төшеп, суның сыйфатына кире йогынты ясый. Яшәү чыганагы булган суга химикат кушылгач, анда тереклек итүче җан ияләре өчен ул агуга әйләнә. Нәтиҗәдә, элек күпләп балык үрчегән елгаларда балык бөтенләй бетте. Шул заманда яшәгән өлкән кешеләрнең: «Ашламалар белән суны агуладылар, балык шуңа юк», - дип, үзара сөйләшкәннәрен яхшы хәтерлим. Бу хәл бер авылда яки районда гына түгел, бөтен ил буенча шулай булды. Дөрес, соңрак, әлеге эшләр белән шөгыльләнүче җитәкчеләр - исләренә килепме, әллә инде табигатькә китерелгән шундый зур зыянны аңлапмы - соң булса да уң булсын дигәндәй, күмәк хуҗалыкларда ашлама складлары төзеп куйдылар. Ярымтүгәрәк түбәле ул корылмаларны хәтерләүчеләр бардыр әле.
Химик матдәләр сулыкларны пычратып, андагы балык-ларны үтереп кенә калмый, әйләнә-тирә мохиткә, шул территориядә яшәүче терек-лек ияләренә дә зур зыян сала. Гомумән, табигатьтә бөтен нәрсә (тереклек, процесслар) бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, аның кечкенә генә бер мәхлугы да катлаулы механизмның аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Ул - миллион еллар дәвамында көйләнеп, камилләшкән тотрыклы механизм. Анда кирәкмәс бернәрсә дә юк. Хәтта карап торышка әһәмиятсез дип исәпләнгән нәрсәне юк итү дә, табигатьтә коточкыч зур үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Һәм бу, әлбәттә, әлеге хәлнең сәбәпчесе булган кешелекнең үзенә үк кире ягы белән әйләнеп кайта. Дөнья тарихында моңа мисаллар шактый. Шундый бер кызыклы (кызганыч, дисәк дөресрәк булыр) мисал китерәм.
1958нче елда Кытайда корткычларның дүрт төрен - күселәрне, озынборыннарны, чебеннәрне һәм чыпчыкларны юк итү буенча зур кампания башлап җибәрәләр. Бу эшкә ил хөкүмәте үзе «хәер-фатыйха» бирә, Кытай коммунистлар партиясенең шул елның 18 мартында уздырылган VIII съездында Мао Цзэдун шәхсән үзе бу эшкә өндәгән. Чөнки нәкъ менә шушы тереклек ияләре халык хуҗалыгына бик күп зыян сала, имеш. Кытай фәнни-тикшеренү институтлары гыйлем әһелләре исәпләгәнчә, мәсәлән, чыпчыкларның бер ел эчендә 35 миллион кешене (!) тукландырып торырга җитәрлек игенне юкка чыгарулары ачыкланган.
Фәрит ИМАМОВ.
(Ахыры киләсе санда).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: