Туган як

Уйландыра торган чаклар

Әдәби берләшмәгә килү белән, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган өлкән каләмдәшләремә күз салам да, «Аллага шөкер, әле дә сез бар», - дип уйлап куям. Әле шушы көннәрдә генә изге күңелле, бик тә тыйнак шагыйребез Рифкать абый Имаев үзенең гомер агачы кәүсәсенә тагы бер боҗра өстәде. Ул 1967 елдан...

Әдәби берләшмәгә килү белән, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган өлкән каләмдәшләремә күз салам да, «Аллага шөкер, әле дә сез бар», - дип уйлап куям. Әле шушы көннәрдә генә изге күңелле, бик тә тыйнак шагыйребез Рифкать абый Имаев үзенең гомер агачы кәүсәсенә тагы бер боҗра өстәде. Ул 1967 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши һәм кырык елдан артык гомерен «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте белән бәйли. 1986 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлбәттә инде, иҗатта да сынатмый, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты.
Рифкать абыйның шигъри диапазоны бик киң. Барыбызга да уртак темалар булган табигать, кеше фәлсәфәсе, мәхәббәт, туган як, милләт язмышы янына сатирик шигырьләре дә өстәлә тора. Җәмгыятьтәге ямьсез күренешләрне: ялагайлыкны, комсызлыкны, ришвәтчелекне танкыйтьли, нәфрәт утында көйдерә. Шигырьләрендә яшәү мәгънәсен эзли:
Гомер - төйнәлгән төен,
Сүтелгәненә сөен.
Шунысы мөһим: яшәмәдем
Көйләп гел кеше көен.
Гомер - сүтелгән йомгак,
Яшәлгән бик тә тыйнак.
Менмәдем кеше теленә,
Гаепсезләрне кыйнап. - дип яза ул әле яңа гына дөнья күргән «Уйлы көнем» дигән бишенче китабында. Әйе, Рифкать абый зур нәтиҗәләргә иреште. Бүгенге көндә ул - ике улының киңәшчесе, дүрт оныгының яраткан дәү әтисе, хатынының тиңдәшсез таянычы. Озак еллар әдәби берләшмәнең поэзия бүлеген җитәкләп, иҗатка яңа гына аяк баскан каләм тибрәтүчеләргә үзенең киңәшләре белән шигъриятнең асылын аңларга ярдәм итә. Түбән Камада Рифкать абыйны таныйлар, укыйлар, тыңлыйлар. Без аның белән горурланабыз. Киләчәктә дә язмышы гаиләсеннән, туган иленнән, шигърияттән аерылмасын иде, дигән теләктә калабыз.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби
берләшмәсе җитәкчесе.
Минем җавап
Гел җылы да булып тормый,
Явып уза юеш кары.
Гел елап та йөреп булмый,
Кемгә тансык кеше зары.
Авыз ерып йөргәннәр дә
Барсына да ошап бетмәс.
Биргәненә шөкер итик,
Алда да гел бәхет көтмәс.
Узган көнгә үкенү юк,
Рәхмәт әйтеп
озатып калам.
Булсын, диеп, уңышлысы,
Һәр туасын көтеп алам.
Хәл-әхвәлләр
сорашкачтын,
«Гаиләләр ничек?» - дисез.
Хатын гына арып тора,
Шунысы менә бераз көйсез.
Ялыктырмыйм озак сөйләп,
Кемгә хаҗәт кеше зары.
Хатын белән без,
барыбер,
Бер елганың ике яры.
Нигә шулай?
Үзгәртергә телим, дисәң,
Бүген илнең түрәсен,
Кирәк шәпләп
өшкертергә,
Укып «Әлхәм» сүрәсен.
Шаярудан узды хәлләр,
Дускай, юкка көләсең.
Башкалар ни уйлый икән?
Килә шуны беләсем.
Мин дә шушы илдә яшим,
Сорарга бит хакым бар:
Ник бер түгел һәркем өчен
Безнең илдә законнар?
Әйтерсең, ул - илдә кендек,
Гомере әллә ничә.
Һәммәсен дә
бер көн җиткәч,
Вакыт кайчысы кисә.
Кабат кулга каләм алдым,
Килмәсә дә язасым.
Түрә кылса да җинаять -
Без алабыз җәзасын.
Җиңел түгел
Бер чикләү юк уйларыма:
Кәгазь бите ап-ак галәм,
Нидер яза, нидер сыза
Кыштыр-кыштыр
шунда каләм.
Әллә күңел бушаганмы,
Баса алмыйм сусаганны.
Меңләгән сүз арасында
Һич табылмый ошаганы.
Адаштыммы ак галәмдә,
Буталыплар беттем
тәмам.
Шигырь дигәннәре генә
Килеп чыкмый, никтер,
һаман.
Шагыйрь булу
җиңел түгел -
Үзем язам, үзем сызам:
Балачакта булмаганны,
Сабый сыман
кәгазь бозам.
Тәнкыйтьләргә
бар да хирыс,
Кирәк түгел миңа бәлаң.
Ышанмасаң, язып кара:
Менә кәгазь, менә каләм.
Рифкать ИМАЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: