Туган як

Урып-җыю тулы куәттә бара

Җәй башы салкынрак торса да, соңгы атналарда кызу көннәр булып, игеннәрнең өлгерүен тизләтте. Шул сәбәпле, авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләренә ныклап тотындылар.

Мунициаль район башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә урып-җыю эшләре буенча штаб эшли башлады. Бу чара, һәр елдагыча, урып-җыюга кагылышлы мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен кирәк.
Әле узган атна башында ук кайбер хуҗалык басуларына өлешчә урып-җыю техникасы чыга башласа, бүгенге көндә район басуларында планда каралган барлык 54 комбайн да эшли. Нигездә, уҗым бодаен суктыралар. Биредә комбайннар турыдан-туры һәм, шул ук вакытта, аерымланган ягъни урып-суктыру ысуллары белән эшли.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллиннан кичә алынган мәгълүматтан күренгәнчә, гомуми 5300 гектарда игелгән уҗым бодаеның хәзерге вакытта 1900 гектары урып-сугылган. Суктырылган уңышның күләме 5680 тонна тәшкил итә. Уңыш гектардан 30 центнер чыга.
Башка еллардагыча комбайнчыларны матди кызыксындыру чаралары да каралган. Башкарылган эшләргә атналык йомгак ясап, иң тырышларына күчмә кубок һәм премия биреләчәк. Бу  – комбайнчылар арасында ярыш дәрте уяту өчен күп еллар сыналган, үзен аклый торган ысул.  
Терлек азыгы әзерләү эшләре дә туктап тормый. Күпьеллык үләннәрнең икенче чабылышына кергәннәр. Ул, нигездә, катнаш азыклардан тора. Район буенча бер шартлы терлеккә 13,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: