Туган як

Урманнарда йөрдем

Көзге матур көннәр... Искиткеч гүзәллек, әйтерсең лә, агачларны алтынга манганнар. Күңел күзе белән карап, сихри бу дөньяның могҗизасына сокланып караучылар әллә ни күп түгелдер. Узганнар белән чагыштырып, шәһәрдәшләргә әйтәсе сүзләрем бар. Элек тирә күршеләр бик тату дус яшиләр иде, бәрәңге пешерсәләр дә бүлешеп, җырлашып ашый торганнар иде. Минем күңелем түрендә...

Көзге матур көннәр... Искиткеч гүзәллек, әйтерсең лә, агачларны алтынга манганнар. Күңел күзе белән карап, сихри бу дөньяның могҗизасына сокланып караучылар әллә ни күп түгелдер.
Узганнар белән чагыштырып, шәһәрдәшләргә әйтәсе сүзләрем бар. Элек тирә күршеләр бик тату дус яшиләр иде, бәрәңге пешерсәләр дә бүлешеп, җырлашып ашый торганнар иде. Минем күңелем түрендә әле дә саклана.
Керим әле урманнарга,
Урманнар арасына.
Бәлки дәва табалырмын
Йөрәгем ярасына, - дип җырлый торганнар иде.
Минем дә әти-әниемне сагынып, урманнар яныннан шушы җырны җырлап үтә торган гадәтем бар.
Ә бу юлы катнаш урманның балан, миләш куакларының балкышы үзенә тартты. Хәлләрен белергә, эчкәрәк үттем. Ә анда хәзер, киресенчә, йөрәккә дәва түгел, яра салып чыгасың икән шул... Агачлар авыр сулый төсле. Урмандагы пычраклык, гүя чүплек базы. Басып торырга да бер чиста урын юк дияргә була. Эчемлектән бушаган шешәләрне әйтеп тә тормыйм. Күңел әрнеп, урман белән хушлашып, башка урманга юл алдым, бәлки анда күңел җылытырлык, кыш буена җанны җылытып торырлык матурлык табармын дип уйладым.
Ләкин анда да шул ук күренеш, шул ук хәл. Бер җирдә өлкәннәрдән калган памперслар ята, шуннан да ерак түгел - каз мендәре. Үз-үземә сорау бирәм: «Мин соң кайда йөрим? Ниләр күрәм? Бу нинди күренеш?» Ләкин җавап юк, авыр тынлык.
Без шундый булгач, бездән соң килә торган буынга ни калыр дип, кайтыр юлга чыктым. Йөрәгемнең ярасын басарга тырыштым, күз алдымдагы ямьсез күренеш сулышымны буды...
Шәһәрдәшләрем, без барыбыз да адәм балалары, киләчәкне уйларга кирәк, бүгенге көн белән генә яшәмик. Үзебездән соң урманнарны чүпләп калдырмасак, ул безне саф һавасы, аллы-гөлле чәчәкләре белән һәрвакыт каршы алыр. Аллабыз биргән матурлыкны зурлап саклап, сау-сәламәт булып, бергә яшик.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: