Туган як

Урамдагы тәртип, трамвай һ.б.

20-25 еллар элек, Үзбәкстанда һәм Урта Азиянең башка республикаларында тәртипсезлекләр башлангач, Сәмаркандта яшәүче бер туганыма квартирын алыштырып Түбән Камага - үзебезнең туган ягыбызга кайтырга киңәш иттем, оныкларыгыз да үзебезнең телдә сөйләшеп үсәрләр дип тә өстәдем. «Шәһәр дигәнегез - ике урам һәм өч тыкрык. Ә эчүчелек, тәртипсезлек һәм әдәпсезлек бер калыпка...

20-25 еллар элек, Үзбәкстанда һәм Урта Азиянең башка республикаларында тәртипсезлекләр башлангач, Сәмаркандта яшәүче бер туганыма квартирын алыштырып Түбән Камага - үзебезнең туган ягыбызга кайтырга киңәш иттем, оныкларыгыз да үзебезнең телдә сөйләшеп үсәрләр дип тә өстәдем. «Шәһәр дигәнегез - ике урам һәм өч тыкрык. Ә эчүчелек, тәртипсезлек һәм әдәпсезлек бер калыпка да сыймый. Юк, кайтмыйбыз», диде ул чагында туганым.
Мин дәшмәдем, Сәмаркандта эчүчелек тә аз, мөселманнар күп яши бит, олыны олы, кечене кече итә, кунакны кунак итә беләләр, әдәп тә көчле шул. Ә бездә... исереп йөрүне кимчелеккә түгел, «җегетлек»кә саныйлар иде әле ул елларда. Аракы «достать итсәләр», пакетка яшереп түгел, кулларында болгап кайталар. «Комсомол юлламасы белән килгән шәһәр төзүче яшьләр», дип, сөйли телевизор, ә чынлыкта, Мәскәү, Ленинград, Киев кебек шәһәрләргә пропискага кертергә ярамаган элекке «условниклар», зэклар күбрәк иде. Менә шулар үзләренең тәрбиясезлекләрен яшь шәһәргә күчерделәр, әмма, моны авылдан килгән татарларның юньсезлеге итеп күрсәттеләр. Шуңа күрә дә, ул елларда безнең Түбән Каманың «җинаятьчеләр шәһәре» дигән яман аты да бар иде. Туганым шуны бик яхшы аңлаган, күрәсең. Нәтиҗәдә, ул бирегә кайтмады.
Еллар арты еллар үтте. Безнең «ике урам, өч тыкрык»тан торган шәһәребез үсте, автобус-трамвайларда эш киеменнән йөрүчеләр дә бетте. Түбән Камабыз үзенең чисталыгы белән аерылып тора, Идел буеның мәдәни үзәгенә дә әйләнде, спортта да уңышларыбыз бар, элекке кебек транспортта «аналарын искә алып» баручы «батырлар» да күренми инде, сыра чөмереп йөрүчеләр дә бик аз хәзер.
Элекке елларда артистлар әле сәхнәдә җырлап торганда гардеробка кием алырга этешә-төртешә йөгерүче татар тамашачысы, хәзер залда аягүрә «Туган тел»не җырламыйча таралышмый. Үз традицияләре булган шәһәребездә туып-үскән тулы бер буын бар хәзер һәм алар - шәһәребезнең хуҗалары. Бу куандыра. Шәһәрдәшләребезнең үз-үзләрен тотышларындагы уңай үзгәрешләр өчен, беренче чиратта, мәгариф, мәдәният, газетада эшләүчеләргә, дин әһелләренә һәм, шулай ук, җәмәгать траспортында эшләүчеләргә дә бурычлыбыз.
Моннан 20-25 ел элек шәһәребезне ошатмаган туганыма килсәк, ул Сәмаркандтагы квартирын ташлап, ахыр чиктә, Татарстанга кайтырга мәҗбүр булды һәм быел безнең шәһәргә килгәч, биредәге зур үзгәрешләрне күреп хәйран калды.
Шәһәребезгә ямь биреп тора торган мәчетебезнең халыкны эчкечелектән арындырып, яшьләрдә ислам әхлагы тәрбияләвен күреп тә, сөенде ул. Рамазан аенда, тәравих намазыннан соң, яшь мөселманнарның, Аллаһы ризалыгы өчен, үз машиналарында өлкәннәрне өйләренә бушлай илтеп йөргәннәрен ишеткәч, таң калды.
«Күп шәһәрләрне күрдем, ә сездә автобус-трамвайлар Мәскәү метросындагы кебек төгәл йөриләр. Ничек шулай ул», дип тә сорады ул миннән.
Исәпли торгач, шәһәребездә трамвайларның 7 маршрутта йөреп торуын, барлыгы 30 чакрым трамвай юллары сузылганын да белә идем. Туганымның ни өчен бездә трамвай билетының кыйммәтле икәнен һ.б. сорашуына гына ни дияргә дә белмәдем.
Шунлыктан, «Туган як»ның штаттан тыш хәбәрчесе буларак, шәһәр электр транспорты предприятиясе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллинның үзе янына барып, барысын да белешергә ниятләдем. Пенсионерлар һәм, гомумән, гади халык өчен трамвай көндәлек тормышта иң кирәкле транспорт бит.
«Трамвайларны туктатмас өчен, ремонт төнге 1 дән иртәнге 3кә кадәр үткәрелә. Ә көндезләрен (шпаллар алыштырганда, электр челтәрен төзәткәндә һ.б.), пассажирларга уңайсызлык тудырмас өчен, трамвай юлын ябып тормыйча гына башкарабыз, бу, әлбәттә эшнең үзкыйммәтен арттыра, эш җитештерүчәнлеген киметә, юл ремонтындагы егетләрнең дә кесәсенә суга, - дип сөйләп торды Рафаил әфәнде. - Оешмабызда 500дән артыграк кеше эшли. Пассажирлар йөртә торган 62 трамвайның 41ен алыштырырга кирәк, чөнки алар 16 ел эшләргә, шул вакыт эчендә 1млн 200 мең юл йөрергә тиешләр. Ә безнең ул трамвайлар 30 елдан артык вакыт эчендә 2 млн км юл үткәннәр. Аларга сыйфатлы ремонт ясау өчен күп акча кирәк. Анысын республика һәм ил бюджеты исәбенә генә хәл итеп була».
Бер чакрым трамвай юлына ремонт ясау өчен 15 миллион сум акча китә икән. Димәк, трамвай билеты саткан акчага гына бу эшне башкарырлык түгел.
Билет бәясенең ни өчен кыйммәт булу сәбәбен кайчан әйтер икән дип, сабыр гына тыңлыйм әңгәмәдәшемне.
«Кышкы чорга әзерлек йөзеннән, трамвайларга өстәмә мичләр куябыз, тәрәзәләргә герметизация ясыйбыз, кыш көне трамвайларны җылыту өчен электр энергиясе күп китә. Электр энергиясе өчен түләү, 2013 ел белән чагыштырганда, быел 136 процентка артты. Трамвайчы кызларыбыз кыш көннәре туңмасыннар өчен, аларга кием алырга елына 1 млн 200 мең сум акча тотыла. Кайбер иптәшләр трамвайларга видеокамералар куярга киңәш итәләр, тик аның өчен 10-12 миллион акчаны каян алырга икәнен әйтүче юк әлегә», - дип сүзен дәвам итте Рафаил әфәнде.
Әлбәттә, трамвайлар - гөлбакчадай шәһәребезнең бер өлеше. Ул трамвай вагоннары матур булган кебек, анда эшләүче кызларыбыз да килешле киенергә тиешләр. Шулай да билет бәясе кызыксындыра бит әле мине.
«Бу сорауга өлешчә җавап бирдем кебек инде, - диде Рафил Хәбибуллин минем соравыма каршы. - Шуңа өстәп, юлларга сибә торган вак таштан алып, электр энергиясе өчен, ремонт өчен материалларга һ.б. бәяләр күтәрелде. Бу илебез буенча шулай. Трамвайда бер пассажирны йөртү 23 сумнан артыкка төшә, ә айлык билет (проездной) белән йөрүчедән безгә 12 сум акча керә, ә андыйлар - 71 меңләп, ягъни пассажирларның 40 процентына якыны. «Куян»нарны бетерү максатыннан контрольне көчәйтү дә, трамвайда эшләүчеләрнең иминлеген саклау өчен эчке эшләр идарәсе белән һәр трамвай вагонында элемтә булдыру да, кызлырыбызның һөнәри осталыгын арттыру да чыгым таләп итә». Үземне борчыган тагын бер мәсьәләне - 3нче маршрут трамвайларының сирәк йөрүләрен ачыкларга теләп, җитәкчедән шул хакта сорадым.
«Әйе, бу шулай. Шин заводы кайчан һәм күпме заказ бирә, ул маршрут трамвайлары шуңа бәйле рәвештә йөри. «Нижнекамскнефтехим» 2011 елда ук инде 3нче трамвай хезмәтеннән баш тартты», - дип кыска гына җавап кайтарды җитәкче.
Әңгәмәбез ахырында Рафаил әфәнде сөенечле хәбәр дә җиткерде. Шәһәребезнең яңа микрорайоннарында яңа трамвай юллары проектлау өчен 10 млн сум акча биреләчәк, ә юлның үзен төзү өчен 800 млн сум акча кирәк икән. Шәһәребезнең 50 еллыгына Россия хөкүмәте һәм республика акча бирсә, яңа маршрутлар ачарга өметләнәләр.
Көннән-көн химия белән бәйле производстволар киңрәк колач җәя барган Түбән Каманың яңа микрорайоннарында киләчәктә экологик чиста транспорт булган трамвайлар йөреп торуын күрергә язсын әле безгә дә...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: