Туган як

Укытучыларым

Язылачак мәкаләмнең исемен яздым да: «Кайсыннан башлыйм икән?» - дип, уйлап куйдым. Әлбәттә, беренче укытучыдан. Димәк, мине 4 яшемнән үк хәреф танырга, математик гамәлләрне эшләргә ѳйрәткән үз әниемнән. Әнием Шәмгунова Разия Сафа кызы Ташлык башлангыч мәктәбендә 38 ел укыткан кеше. Аның укучылары арасында депутат, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре...

Язылачак мәкаләмнең исемен яздым да: «Кайсыннан башлыйм икән?» - дип, уйлап куйдым. Әлбәттә, беренче укытучыдан. Димәк, мине 4 яшемнән үк хәреф танырга, математик гамәлләрне эшләргә ѳйрәткән үз әниемнән.
Әнием Шәмгунова Разия Сафа кызы Ташлык башлангыч мәктәбендә 38 ел укыткан кеше. Аның укучылары арасында депутат, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчы, язучы, шагыйрь, мәзәкче, композитор Алмаз Хәмзин, күп мәртәбәләр ветераннар арасында самбо буенча дѳнья чемпионы Кираметдин Кәлимуллин, шагыйрьләр Мѳслах Таҗи, Рафис Хисами, атказанган терлекчеләр, сәүдә хезмәткәрләре, химиклар һәм башка һөнәр ияләре бар.
1970 елда авылда балалар бакчасы ачылды. Иреккә ѳйрәнгән авыл баласы кѳне буе бакчада ничек ятсын, бигрәк тә кѳпә-кѳндез йоклатулары ачуны китерә. Тәрбиячеләр күрмәгәндә генә дустым Мансур белән кача торган идек. Урамда уйнап туйганнан соң, әни янына мәктәпкә кереп, аның сорамыйча кайтып китәргә ярамаганлыгы турындагы нотыгын тыңлаганнан соң, иң арттагы партага утырып, «Әлифба» китабының рәсемнәрен карарга тотынам, рәсемнәр ясап утырам. Әни тактага берничә вариант математик мисаллар яза, 4 сыйныф укучылары шул мисалларны дәфтәргә язып эшлиләр. Кызыксынып, аларны мин дә чишә башлыйм. Алдагы партада утыручы игезәкләр Флүр һәм Флүс Гайфетдиновлар, моны күреп, үз вариантларындагы мисалларны чишеп бирүемне үтенәләр. Моның өчен кәгазьдән самолет, корабль ясап бирәләр. Бераздан әни моны сизде, мине беренче партага утырта торган булды.
Беренче сыйныфта мине Фәйзуллина Саҗидә апа каршы алды. Кечкенә генә гәүдәле, бик хәрәкәтчән, таләпчән укытучы иде ул. 1 сентябрь кѳнне ничек мәктәпкә барганым бүгенгедәй күз алдымда. Сыйныфка килеп кергәннән соң, исәнләштем дә Мансур янына, арттагы партага барып утырдым (алдагы партаның нәрсә икәнен беләм бит инде). Саҗидә апа мине яңадан исәнләшеп керергә мәҗбүр итте, янәсе, үзең белән таныштыр, исем-фамилияңне әйт. Аннан алдагы партага утыртты (монысын инде әни кушуы буенча иде). Саҗидә апа еш кына 31 укучысы булган сыйныфны Лүзирә белән Рузалиягә (гәүдәгә бездән бер баш зурырак сыйныфташлар) калдырып чыгып китә иде. Бу кызлар кулына эләксәң, тыныңны чыгарам, димә: бер тапкыр гына кундырырлар.
Шулай бер вакытны кемдер Саҗидә апаның туган кѳне җиткәнен әйтте. Бу ѳлкәдә тәҗрибәбез булмаса да, укытучыбызны шатландырырга теләп, хуҗалыкта кулланырдай берәр әйбер алырга булдык. Шәңгәлче авылы кибетендә бик озак сайланганнан соң, яхшы сыйфатлы кытай термосы алып кайттык. Алдан ятланган сүзләрне әйтеп, термосны тапшырганда, апабыз бик дулкынланды, каушады, күзләре яшьләнде һәм калтыранган кулларыннан термос тѳшеп китте. Классның «ах» дигән сүзе астында бүләгебез ватылды. Дѳрес, тышкы яктан формасын югалтмаса да, эчендәге пыялалары чәлпәрәмә килгән иде. Шулай да укытучыбыз, үзен тиз арада кулга алды, яшь аралаш рәхмәт әйтерлек кѳч тапты. Ул ватык термос апабызның ѳе түрендә шактый вакыт торды.
Шәңгәлче урта мәктәбендә безне яшь укытучы Мәдинә Сибгатуллина каршы алды. Ул безнең белән эшләгән беренче елларында балалар белән эшләү буенча менә дигән тәҗрибә туплагандыр дип уйлыйм. Шулай бер вакытны Мансур, Дамир, Илсур Рѳстәмнең миңа атап язган шигырьләрен сѳйләп күрсәттеләр:
Айдар барган урманга,
Җиләк-җимеш җыйган.
Айдар күргән Лилияне,
«Я тебя люблю», - дигән.
Ул чакта кызларга ярату хисләрен кычкырып әйтү түгел, күтәрелеп карарга да кыймый идек. Ә монда... Адәм кѳлкесе. Җитмәсә, малайлар да котыртып: «Моны болай гына калдырырга ярамый», - дип гел искә төшереп тора. Андый вакытта җае да чыга бит. Икенче сменада укыгач, иртәрәк киләбез. Җыештыручыдан качып, урта ишектән (аны безнең ѳчен беренче сменада укучы Альберт белән Рифат ачык калдыралар) кердек. «Шагыйрь» Рѳстәмне тапканнар. Ачуның соңгы дәрәҗәгә җиткән чагы, йодрыклар әзер, шулай да үземне тыныч тотарга тырышып:
- Син яздыңмы шигырьне? - дип сорыйм.
- Мин яздым.
- Ник яздың?
- Тик яздым.
Сабыр канаты сына - Рѳстәмгә ташланам. Бераз әвәләшкәч, аны идәнгә сузып салдым да ѳстенә атланып, дѳмбәсли үк башладым. Малайлар кѳч биреп тора. Ничектер күзем тәрәзәгә тѳште: 2нче сменада укучылар, миңа дәрт биргәндәй, кычкырып, безнең сугышны күзәтәләр. Соңыннан белдем: монысын да дусларым оештырган икән. Шулчак кемдер якамнан күтәреп, аякка бастырды. Сыйныф җитәкчесе Мәдинә апа булып чыкты ул. Җыелыш җыйдылар. Безне, такта янына бастырып, ачуландылар, моның совет укучысына хас булмавын, бары тик капиталистик җәмгыятьтә генә укучыларның үзара тыныша алмаганлыкларын аңлаттылар. Бик озак кына мораль укыганнан соң, Мәдинә апа «башкача тәртип бозмыйбыз» дигәнрәк сүз бирергә кушты. Мин дәшмим. Рѳстәм дә бер сүз әйтми, әк-рен генә мышкылдый. Аптырашта калган сыйныф җитәкчебез сорау алырга тотынды: «нигә сугыштык, нәрсә бүлештек». «Алай бик герой булгач, минем алда сугышыгыз», - диде. Шунда мин: - «Апа, башта мин суктым бит, хәзер ул суксын инде», - дип куйдым. Класс дәррәү кѳлеп җибәрде, Мәдинә апабыз да, болар белән булмый икән дип, кулын селтәп чыгып китте. Бераздан Рѳстәм дә елавыннан туктады һәм көләргә тотынды.
Татар теле укытучысы Разилә апа Фәйрушина - бик үзенчәлекле шәхес, белемле, үз фәнен бик яраткан, туры сүзле укытучы. Ул үткәргән дәрестә йә аның, йә җавап бирүче укучының тавышы гына ишетелә. Борылып, арттагы партадагылардан нәрсәдер сорау яки күршең белән сѳйләшеп утыру аның дәресләре ѳчен бѳтенләй ят нәрсә. Ул һәрвакыт теманы ашыкмыйча, ипләп кенә аңлата, ә соңыннан белемеңне ныклап тикшереп, аңламаган җирләрен кат-кат сорап, башка барып җиткәнче сѳйләтә торган иде.
Шулай бер дәрестә Разилә апа «Туган авылым» дигән темага инша язарга кушты. Мин бирелгән темага хикәя язарга яратканлыктан, туган авылым Ташлык турында үземчә матур гына бер нәрсә яздым. Мәктәпкә килгәч, гадәттәгечә, кемдер минем язмамны «Карап чыгыйм әле», - дип сорап алды, аннан икенчесе, ѳченчесе... Икенче кѳнне Разилә апа дәресне башлап җибәрү белән иң беренче партада утырган Рәсиләне бастырып:
- Ѳй эшеңне үзең яздыңмы? - дип сорады, уңай җавап алгач, Рузалиянең дә үзе язуы турында белеште. Аннан парта рәте буенча 22 укучының да иншаларын үзләре язганын белгәннән соң, болай дип куйды:
- Соң барыгыз да үзегез язгач, нишләп барыгызныкы да бер тѳсле, сүзе-сүзгә, ѳтере - ѳтергә туры килә? Дөресен әйтегез: кемнән күчердегез?
Берәү дә эндәшми, күрәсең, берсенең дә мине сатасы килмәде, барысы да Разилә апаның сораулы карашыннан качып, башларын аска игән, мин дә, аерылып тормас ѳчен, идәнгә карап утырырга мәҗбүр булдым.
Разилә апа бик таләпчән, гадел укытучы буларак, чынбарлыкны белмичә туктый алмады, алдый белми торган Рѳстәмне бастырды.
- Рѳстәм, үзең яздыңмы иншаңны?
Рѳстәм авыз эченнән генә нәрсәдер әйтте, аның бу мыгырдавыннан бер нәрсә дә аңлап булмый иде.
- Рѳстәм, күземә кара: алдыңда олы яшьтәге укытучы апаң басып тора, синең язу стиле башкача, мин бу иншаны кем язганын беләм. Әйт дѳресен: кемнән күчердең?
- Айдардан,- диде Рөстәм, кѳч-хәл белән.
- Утыр, барыгызга да - дүртле, Айдарга - икеле, - диде укытучыбыз.
Дәрестән соң сыйныфның чираттан тыш җыелышы булды (бу хакта укытучылар белмәде), анда барлык укучылар Рѳстәмгә байкот игълан итте. Бер атна чамасы Рѳстәм белән сѳйләшүче булмады, аның белән икәү генә аралашып йѳрдек, тик озакка бармады, чѳнки контроль эшләр гадәттә ике вариантта бирелә, шуның бер вариантын мин эшләсәм, икенчесе ѳчен Рѳстәм җаваплы иде.
Разилә апа кайчагында бик катлаулы сораулар биреп, безне тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә иде. Шулай бер вакытны ул миннән:
- Айдар, син үзеңне яратасыңмы? - дип сорады.
Мин Разилә апаның «капкынына» эләк-кәнемне аңлап алдым. «Әйе», - дип җавап бирсәм, ул мине мин-минлектә, эгоистлыкта гаепләячәк, «юк», - дисәм, тагын берәр нәрсә уйлап табачак. Совет заманы булганга күрә, мин икенче вариантны сайлап:
- Юк, яратмыйм, - дидем.
- Үзеңне яратмагач, син ни ѳчен пѳхтә, матур итеп киенәсең, чәчеңне тарап йѳ-рисең, әйбәт укыйсың, ашыйсың-эчәсең, гомумән үзең турында кайгыртасың? Шә-хес әлбәттә үзен яратырга, шул ук вакытта тирә-юньдәге башка кешеләр турында да кайгыртырга тиеш, - дип дәвам итте сүзен Разилә апа.
Унынчы сыйныфта укыганда Разилә апа урынына татар әдәбиятыннан Гѳлнур апа керә башлады. Ул «Минем яраткан профессиям» дигән темага инша язып килергә кушты. Алдагы елларда язган иншалар буенча мин я космонавт, я шофер, я милиционер, я .... булырга тиеш идем. Унынчы сыйныфта баш каткан вакыт, мин үземнең нинди профессия сайласымны белми идем, шуңа күрә бернәрсә дә язмадым. Гомердә булмаган хәл: барысы да язган, ә мин - юк. Бу классташлар өчен гадәттән тыш хәл булганга, бѳтенесенең сораулы карашы миңа тѳбәлде. Янәшәмдә булачак космонавтлар, инженерлар, министрлар һәм тагын әллә кемнәр булырга җыенган иптәшләрем арасында минем үземә дә бик уңайсыз булып китте. Гѳлнур апаның соравына болайрак җавап бирдем:
- Апа, кем буласымны белмим, шуңа күрә алдыйсым килмичә, язмадым. Берәр уку йортын бетереп, эшли башлагач, мин сезгә хат җибәрермен, - дидем. Укытучыга җавап ошамады, «икеле» куеп, классттан куып чыгарды. Мәктәп коридорында шактый йѳрдем. Шул вакыт Разилә апа килеп чыкты да нишләп йѳрүем белән кызыксынды. Мин барысын да сѳйләп бирдем. Разилә апа татар әдәбияты кабинетының ишеген шакып ачты да:
- Гѳлнур сеңлем, бу баланы керт, кайчан булса да язар ул иншаны, - диде.
Инша язылмыйча калды, чѳнки мин институтны тәмамлаганда Гѳлнур апа инде вафат иде.
Математика укытучыбыз Гәрәй Әхмәтов. Тирән белемле, вакытында шаярта, вакытында бик принципиаль була белгән, ихтирамга лаек булган яраткан укытучыбыз иде ул. Математика бик авыр фәннәрдән саналса да, аның дәресләре җанлы, күңелле, җиңел үтә торган иде. Унынчы сыйныфта укыганда Гәрәй абый килеп керде дә:
- Бүген контроль эш. Айдар, Рѳстәм-башка бүлмәгә, сезгә ике вариант бирәм, ә калганнарга - дүрт,- диде.
Икенче дәрестә контроль эшнең нәтиҗәләрен әйтә: миңа - биш, Рѳстәмгә - дүрт, Ләйсинәнеке - ѳчле, калганнарның барысының да - икеле.
- Менә хәзер үзегезнең кемнәр аркасында укып йѳрүегезне белдегезме инде? - дип кѳлеп куйды.
Тагын бер вакыйга истә калган. Математикадан контроль эш. Гәрәй абый сыйныфны дүрт вариантка бүлде. Мин үз вариантымның дүрт биремен 20 минут эчендә чиста биткә эшләдем дә, бишенчесен карап чыгып, соңыннан эшләргә калдырдым (эшләп бетерсәм, Гәрәй абый сыйныфтан чыгарып җибәрәчәк). Янәшәмдә утырган Ильяска ярдәм итә башладым, ә мин эшләгән вариантны арттагылар сорап алды. Ильясныкын бетергәннән соң, Рәиснең вариантына тотындым. Минем башкалар белән сѳйләшеп утыруга Гәрәй абый игътибар итте:
- Хәмзин, эшләп бетердеңме әллә? Бетерсәң, эшеңне тапшыр да, коридорга чык.
- Юк, Гәрәй абый, бишенче мәсьәләне чишәсем бар. Хәзер бетерәм.
Шулай мәш килә торгач, арттан Ләйсинә пышылдый:
- Айдар, бишенчесен кайчан эшлисең?
Башкаларга булыша торгач, мин вакытның үтеп китүен сизми дә калганмын. Гәрәй абый дәрес бетәргә биш минут кал-ганлыгын әйтә. Контроль эш язылган дәфтәр битен эзли башлыйм. Кайсыдыр качып кына күчереп яткан, кѳчкә таптым. Бишенче биремне эшләп бетергәндә, минем янда кулына башкаларның контроль эшләрен җыеп алган, Гәрәй абый елмаеп басып тора иде:
- Менә шулай була ул, үзеңнекен эшләп бетермичә, башкаларга булышып утырсаң.
Бик аңлашылмый торган логарифмалар, интеграллар, чыгарылмалар ѳйрәнгән вакыт. Алар белән эш итә белсәм дә, аларның нигә кирәк булуын аңламыйча, укытучыма сорау бирдем:
- Гәрәй абый, ник интектерәсез безне болар белән, аларның тормышта барыбер кирәге чыкмый бит?
- Әй, Айдар, син дә шулай дигәч, башка-лар нәрсә әйтер инде. Әйдә менә болай итәбез. Әйтик, безгә эшләпә тегәргә кирәк, ди. Ул, билгеле булганча, ѳч ѳлештән тора: цилиндрик, түгәрәк түбәсе һәм киңәеп киткән ѳлешендәге түгәрәк кырлары. Без хәзер тиз генә интеграллар, чыгарылмалар ярдәмендә 58нче үлчәмдәге эшләпәне ничек тегәргә кирәк икәнен санап чыгарабыз: күпме материал кирәк, нинди формада, биеклектә, күзгә кояш нурлары тѳшмәсен ѳчен кырлары нинди киңлектә булырга тиеш.
Гәрәй абый тактага эшләпә рәсемен ясап куйды да һәр ѳлешен аерым-аерым исәпли башлады. Такта математик формулалар белән тулды. Ниһаять тактаның сул яктагы аскы почмагында соңгы саннар язылды. Ул тантатаналы рәвештә:
- 58нче үлчәмдәге эшләпәнең иң оптималь варианты менә шундый зурлыкта, һәм шундый формада булырга тиеш, - диде.
Без бу саннарның асылын бик үк аңлап бетермәсәк тә, Гәрәй абыйның тирли-пешә тактада язуын шаккатып күзәттек һәм интегралларның тормышта бик тә кирәк нәрсә икәненә ышандык.
Шактый еллар үткәннән соң, яраткан укытучым Гәрәй абый белән бер ѳстәл артында утырырга туры килде. Ул шунда миңа: «Айдар, син минем иң ѳметле укучым идең, ныклап шѳгыльләнмәдең», - дип әйтеп куйды.
Рус теле укытучысы - Асия Җәмил кызы Салаватова. Бик таләпчән, туры сүзле, иншаларны даими яздыра, рус классик
язучыларының әсәрләрен сѳйләтә, тән-кыйтьчеләрнең фикерләрен ѳйрәнергә мәҗбүр итә торган укытучы. Минем иншаларда китаптан алынган җѳмләләр булмавына игътибар итә иде. Үземдә үзсүзле: «Иншаны кем яза? Мин язам. Димәк, анда минем генә фикер булырга тиеш. Ә Толстойның нәрсә әйтергә теләве Белинский әйткәнчә булмаска да мѳмкин», - дип җавап бирә идем.
Бервакыт мәктәпкә чәшке якалы ѳр-яңа куртка киеп килдем. Мәктәптә салкын булгач, Асия апа ѳс киемнәрен киеп утырырга рѳхсәт итте. Яңа курткамны күргәч, сокланып, курткамның бик матур булганлыгын, килешеп торганлыгын әйтте дә такта янына чакырды. Шул вакыт, парта утыргычының арткы тактасында чыгып торган кадакка эләгеп, курткам ертылды. Укытучым бу хәлгә бик борчылды: «Күзем каты шул минем», - дип куйды. Куртканың эчке ягыннан изолента ябыштырып, киярлек хәлгә китердем. Бу кукртка күп еллар җылыда йѳртте хуҗасын.
Бик еш булмаса да, яраткан укытучым белән аралашып торабыз. Ул мине элеккечә үк шелтәләп ала: «Мәзәкләреңне укып барам, күбрәк язарга кирәк», - ди. Әле күптән түгел аның янына, Шәңгәлче авылының иске фотосурәтләре юк микән, дип кереп чыккан идем. Ул биргән фотоларны ѳйдә карап утырганда, берсенең артына язылган сүзләргә игътибар иттем: «Айдар сельсовет рәисе булып эшләгәндә, Быдыр чокырына чүп түккән ѳчен, штраф сала язды, шул кирәк сиңа, Асия». Искә тѳште: Шәңгәлче авыл советы рәисе булып эшләгәндә, инешкә чүп түккән авыл кешеләренең җыеп, ачуланган идем.
Мин кечкенәдән үк тарих белән кызыксындым. 7 сыйныфта укыганда үзебезнең нәсел агачын- шәҗәрәне тѳзедем. Бер кѳнне кич белән шуны зур дәфтәр битенә сызып утырганда, Шәңгәлче мәктәбе укытучылары Асия һәм Рәкия апалар килеп керде. Укучыларның кичләрен нәрсә белән шѳгыльләнүен тикшерү максаты белән рейдка чыкканнар икән. Мансур, Илсур, Дамир клубта бильярд уйнаган да «тотылган», кызларның да кайберләре ѳйдә булмаган, күбесенең ѳй эшләре эшләнмәгән. Бер мин генә җәмгыятькә файдалы эш белән утырам. Шуның өчен мәктәп линейкасында «күккә» чѳеп мактадылар үземне.
Тарих дигәннән. Җәй айларында алдагы сыйныфның тарих китабы кулга килеп керсә, шундук укып чыга торган идем. Уку дәверендә тарихтан дәрес әзерләп йѳрмәдем. Укытучыбыз Исламов Госам Шәйхи улы дәрес саен сораса да, җавабым һәрвакыт әзер булды. Аның тарих кабинетында ясаган музее минем ѳчен чын могҗиза иде. Андагы мамонт сѳякләре, тишек каскалар, чабаталар.... Укытучым тумышы белән Каенлы авылыннан булса да, гомере буе Шәңгәлче авылының тарихы белән кызыксынган. «Шәңгәлче: үткәне һәм бүгенгесе» дигән китап язды.
Аркадий Михайлович Денисов - мәктәп директоры, физика укытучысы. Физика фәнен аның кебек «су кебек эчкән» укытучыларны бармак белән генә санарлыктыр. Миннән дәрес саен сорый, шунысы бик ачуны китерә. Бу нәрсә туйдырды бит мине, кѳннәрдән бер кѳнне җавап бирмәскә булдым. Сорый - җавап бирмим. «Икеле» алам. Икенче кѳнне тагын сорый, тагын бер «җавап бирмим, икенче икелене куйды бу, ѳченче кѳнне шундый ук хәл, тагын бер «2»ле. Шуннан уйга калдым: чирек азагы җитә, болай укытучыны җиңеп булмас, җавап бирергә кирәк. Физика фәне миңа җиңел бирелә иде, район олимпиадасында да җиңгәнем булды, тик Казанга минем урынга Афанас мәктәбе директорының кызы барды, янәсе, аның урысчасы яхшырак. Олимпиада дигәннән: мәктәпне тәмамлауның 15 еллыгын үткәргәндә, урыс теле укытучысы Галина Александровна бер нәрсә әйтеп куйды: «В свое время Айдар Хамзин занял 1-ое место по русскому языку в районной олимпиаде». Күзләрем маңгайга менде шикелле, чѳнки үзем бу хакта хәбәрдар түгел идем. Соравыма каршы, Галина Александровна: « В то время об этом нельзя было говорить», - диде. Әле дә аңлый алмыйм: нигә ярамаган?
Ә физикага килгәндә, ул тормыш юлымның алыштыргысыз юлдашы булды. Казан энергетика институтында укыдым, армиядә сигнализация буенча мастер булып хезмәт иттем. Армиядән соң укуымны дәвам иттем. Мин кайтканда имтиханнар башланган иде инде. Ѳлкән укытучы Чони Л.В. янына «ТОЭ (электротехниканың теоритик нигезләре) фәненнән имтихан биреп булмас микән?» - дип бардым. «Әгәр дә менә бу китапны ѳйрәнсәң, кил. Имтихан иртәгә»,- диде ул. (Армиядә хезмәт иткән студентларга хѳрмәт белән карый торган еллар). Тѳне буе шул китапны укыдым. Иртән имтихан тапшырырга киттем. Беренче ике соравын тиз генә әзерләдем. Өченчесе - мин белми торган «комплексные числа» дип атала торганына әзерләнмичә генә җавап бирергә чыктым. Беренче ике һәм
ѳстәмә сорауларга шома гына җавап биргәннән соң, ѳченче сорауга җавабым юк-лыгын, гомумән, «комплексные числа»
ның нәрсә икәнен аңламавымны әйттем. Җавапларымны игътибар белән тыңлаган укытучым: «Коллеги, идите сюда, человек за ночь выучил учебник по ТОЭ на память», - дип шаккатып, ассистентларын чакырды. Шуннан соң «комплексные числа»ның авыр аңлашыла торган нәрсә булуын, ә мин физиканы бер тѳн эчендә генә үзләштереп булмаганны, мәктәптә физиканы яхшы
үзләштерүемдә укытучым Аркадий Михай-ловичның роле зур булуын әйтәм.
Хезмәт укытучысы Рәфкать абый Нәбиуллинны искә алмыйча үтә алмыйм. Укучыларны хезмәт белән тәрбияләп булуын исбат иткән кеше ул. Рәфкать эшләгән вакытта мәктәп бакчасының иң матур, иң уңдырышлы чагы булгандыр. Ул һәр эшне башкарыр алдыннан җентекләп аңлата, ничек, нинди юллар белән җайлы итеп эшләргә икәнен ѳйрәтә белде. Укучылар мәктәп бакчасын казыган чагында да ул вакытын бушка уздырмады: бакчада үскән агач янына килеп, аның хакында мәгълүмат бирә, алмагачларны дѳрес итеп кисәргә, кайсы вакытта ялгарга икәне турында сѳйли, агач тѳбен үзе казып күрсәтә торган иде. Электр тогы турында беренче мәгълүматларны да ул бирде, электр ѳзгеч-ләрен (выключательләрне) теш пастасы капкачыннан ясап булганлыгы гомергә искә калды. Кыру станогында беренче кырган тимер болт, агач эшкәртү станогында ясаган чүкеч сабы бик күп еллар мәктәп мастерскоеның стендында торды.
Укытучыларым арасында иң тѳгәл, иң тәртипле, иң җитди укытучы - Вәлиев Сәлим Закир улы. Бѳек Ватан сугышы ветераны, мәктәптә НВП (башлангыч хәрби тәрбия бирү) укытучысы вазыйфасын башкарды. Хәрби устав буенча тәрбияләде, саф әзерлеген, командалар үтәлешен, автомат тѳзелешен биш бармагыбыз кебек белгәнче, сүтү-җыюны күзләрне бәйләгән килеш норма вакытына сыешканчы ѳйрәтте. НВП кергән кѳннәрдә без һәрвакыт костюм-чалбардан, галстуктан йѳрдек: килеп кара Сәлим абый дәресенә галстугыңны такмыйча, сукмыйча-какмыйча, күз карашы белән сине «тәртә арасына» кертеп куя торган кеше иде ул. «Так точно», «никак нет» кебек конкрет сүзләр белән генә сѳйләшә торган идек.
Пионерлар оешмасы җитәкчесе, җыр укытучысы - Таҗиева Рәкия апа. Оста баянчы, җырчы, җәен велосипедта, кышын чаңгыда җилдерүче Рәкия апа - үз заманыннан бераз алдарак яшәгән кеше. Андагы энергия берничә кешегә җитәрлек. Ул җитәкләгән пионер оешмасы гѳрләп эшләде. Пионер җыеннары (сборлар), картларга ярдәм итү, макулатура, тимер-томыр җыю, «Аҗаган» уеннары, тирә-юньдәге авылларда концерт кую - болар барысы да Рәкия апа җитәкчелегендә оештырылган чаралар. Экскурсиягә барырга, табигатькә чыгарга кирәк булса да, аңа мѳрәжәгать итү уңайлырак иде, чѳнки ул укучылар ѳчен һәрчак вакытын да, җаен да тапты.
Сыйныф җитәкчесе, алман (немец) теле укытучысы - Гѳлмәрьям Закир кызы. Шәңгәлче мәктәбендә КИД (клуб интернациональной дружбы) оештырды. СССР күләмендә оештырылган бәйгеләрдә даими рәвештә катнашып һәм җиңеп, безнең мәктәп балаларын ел саен Болгариягә яки ГДРга алып барды. Бѳтен СССРга мондый хокукка ѳч мәктәп ия булган булса, минемчә, аның берсе Шәңгәлче мәктәбе булуы, укытучының үз эшен бик яратып башкаруы турында сѳйли. Сыйныфның бѳтен стенасы ГДР турындагы мәгълүмат белән тулган иде.
Мәктәпкә килгән яңа буын укытучылары арасыннан биология укытучысы Закирова Зѳбәйдә апа аерылып тора. Ул безнең белән бик тиз уртак тел тапты. Зѳбәйдә апа дәрес вакытында, башка темага күчеп, укучыларны ял иттереп алу җаен таба иде. Шулай бер вакытны анатомия дәресендә Владимир Высоцкийның «Жираф большой, ему видней» дигән җырын куйды. Бу күңелле җыр безгә бик ошап китте, апабыздан һәр дәрес саен шушы җырны куюын сорый башладык. Ул бик ялындырып тормый, дәресен шушы җыр белән башлап җибәрә торган булды.
Яза торгач, укытучыларым шактый күп булып чыкты. Әле бу язмамда искә алмаган, ләкин миңа белем биргән, вакытын, энергиясен сарыф иткән тагын күпме остазларым бар: Георгий Данилович, Вакыйф Хатыйпович, Гариф Заманович, Флүрә, Рәмзинә, Наилә апалар. Инде күпләре фани дѳньядан да китеп барды. Үзләре булмаса да, алар биргән белем, безне кеше итәргә тырышып түккән кѳчләре, ягымлы карашлары, җылы сүзләре күңелләрдә һаман саклана.
Барыгызны бәйрәмегез белән котлап, сезгә зур ихтирамын белдереп, укучыгыз Айдар Хәмзин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: