Туган як

Уен мәйданчыкларына тимәгез!

Шушы көннәрдә генә, 5 яшьлек кызы белән, туганнан туган апам безгә кунакка килде. Чәй яныннан кузгалуга, апамның кызы ишегалдына уйнарга чыгарга теләп, әнисен йөдәтә башлады. Алар безгә керешли шундагы уен мәйданчыгы аша узганнар, андагы атынгычларны, таучык- ларны һ.б. бик ошатканнар икән. Мин, бераз гажәпләнеп, аның нәрсәсенә шаккатыгыз, сезнең ишегалдында да...

Шушы көннәрдә генә, 5 яшьлек кызы белән, туганнан туган апам безгә кунакка килде. Чәй яныннан кузгалуга, апамның кызы ишегалдына уйнарга чыгарга теләп, әнисен йөдәтә башлады. Алар безгә керешли шундагы уен мәйданчыгы аша узганнар, андагы атынгычларны, таучык-
ларны һ.б. бик ошатканнар икән. Мин, бераз гажәпләнеп, аның нәрсәсенә шаккатыгыз, сезнең ишегалдында да шундый ук атынгычлар бардыр бит, дидем. «Юк шул, безнең микрорайонда балалар мәйданчыгы искергән, күптәнге, тимердән ясалган атынгычлардан тора», дип башын чайкады апам.
Аның шул сүзе күңелемдә зур кызыксыну уятты. Ничек инде, бер шәһәрдә яшәп тә, кайсыдыр микрорайон балаларына - матур, заманча, уңайлы итеп корылган мәйданчыклар, ә башкалары иске корылмаларда уйнарга тиеш?! Шул сорауга җавап эзләп, шәһәребез буйлап «сәяхәт»кә чыктым.
Иң беренче шуңа игътибар иттем, мин карап узган Тынычлык урамындагы 64нче, 68нче, Төзүчеләр урамының 68нче, Бакый Урманчедагы 25нче, 28нче, 29нчы, 31нче йортларның ишегаллары балалар тавышыннан гөжләп тора иде. Димәк, шәһәребезнең киләчәге өметле. Билгеле, жәй көне бер баланың да өйдә утырасы килми. Әнә бит мәйданчыкта кемдер таган атына, кемдер таучыктан төшәргә үз чиратын көтә, кемдер фил рәвешендә ясалган корылмада куллары белән асылынып тора, ә бәләкәйрәкләр ком өстендә, үзләре белән алып чыккан бәләкәй чиләкләрдә, пластмасс бизәкләрдә ниндидер «мәмәйләр пешерә». Якында гына әти-әниләре балаларын күзәтеп торалар.
Дөрес, кайбер ишегалларында иске корылмалардан торган мәйданчыклар да бар икән, тик алар матур төстәге буяулар белән буялган, пөхтәләр. Яшь әниләр янына килеп, балалар мәйданчыгының уңай һәм тискәре яклары турында сораштырдым. Жавапларыннан күренгәнчә, шәһәр җитәкчелеге һәм депутатлар тарафыннан балалар мәйданчыкларына соңгы елларда игътибар зур икән. Иртә яздан ук, уен корылмалары буяла, ватылганнары төзәтелә, чиста комнар китерелә. Шулай да моң-зарлар да ишетергә туры килде миңа бу көнне. Балалар уйный торган комлык, еш кына, этләрнең «йомыш»ларын үти торган урынга әйләнә икән. Аннан, уен мәйданчыклары, көндез балалар өчен булса, төннәрен яшьләрнең күңел ачу урынына әйләнә. Машиналар белән тулган ишегалларында, балалар уен мәйданчыклары, үзгә бер матур утраучыкны хәтерләтә.
Мин үзем Бакый Урманче урамының 29нчы йорт ишегалдында урнашкан мәйданчыкта уйнап үстем. Бу мәйданчык иртә яздан төрле төстәге буялар белән буяла, комы кимесә, зур машина белән китереп аударалар, таганны ныгытып куялар иде. Безнең әниләр тәрәзәдән балаларының уйнаганын күзәтеп торырлар иде. Бу хәзер дә шулай. Бер чыгуда әти-әни баласын 3-4 мәйданчыкта уйнатып керә ала. Тикмәгә генә бу уен корылмаларына «Иң матур балалар мәйданчыгы» исеме бирелмәгәндер.
Әмма, югарыда телгә алганча, бу мәйданчыклар көндез генә балалар карамагында. Кич җитү белән ул егетләрнең, кызларның җыелу урынына әйләнә. Алар артыннан, тактасы кубарылган, сынган эскәмияләр, тәмәке төпчекләре, сыра шешәләре һәм газетага язарга ярамаган тагын әллә ниләр аунап кала. Әйтерсең, биредә кыргыйлар шашынган, ә шәһәр яшьләре түгел. Алар пычраткан уен мәйданчыгын кемдер җыярга, ватылганны төзәтергә тиеш бит. Күпме акча түгеп, ишегалларында ясалган ул уен мәйданчыклары - тәртипсез яшьләр һәм урам исерекләре өчен түгел! Кагылмагыз аларга! Балалар уйнасын...
Гүзәлия МИФТАХОВА,
Казан федераль университетының халыкара журналистика бүлеге студенты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: