Туган як

Түзә икән йөрәк...

Тик түзә, түзә дә чыгымчылый да башлый шул. Әнә Гөлфиягә карагыз. Үзенә илле яшь тә юк, ә башы дәваханәләрдән кайтып керми. Йөрәге 80 яшьлек картларныкы кебек, дип кайтарган табиблар соңгы ятуында. Шулай булмыйни, ул күргәнне башкалар күрсә... Башта беренче иренә, холыксыз кайнанага ярарга тырышып яшәде, бичаракай. Төн йокылары күрмәсә-күрмәде, тик...

Тик түзә, түзә дә чыгымчылый да башлый шул. Әнә Гөлфиягә карагыз. Үзенә илле яшь тә юк, ә башы дәваханәләрдән кайтып керми. Йөрәге 80 яшьлек картларныкы кебек, дип кайтарган табиблар соңгы ятуында. Шулай булмыйни, ул күргәнне башкалар күрсә...
Башта беренче иренә, холыксыз кайнанага ярарга тырышып яшәде, бичаракай. Төн йокылары күрмәсә-күрмәде, тик өйдәгене тышка чәчмәде. Тавыш чыкмасын дип, башын иеп, күпме йөргән булыр иде. Шәһәрдән кунакка кайткан апасы, каенанасының тузынган чагына туры килеп, аны көчләп үзе янына шәһәргә алып китте. Алып килүгә үк, юллама табып санаториягә җибәрде, эшен табып бирде.
Тынычлап ун ел чамасы яшәде Гөлфия. Өйдә җан итен ашап торучы булмагач, матурланып китте. Эшендә хөрмәт иттеләр, яраттылар, дуслары күбәйде. Тик, елан авызына үзе барып кергән куян кебек, тагын бер холыксыз иргә килеп капты. Очрашуга килгәндә үк холкын күрсәтте, моңа кадәр 10 мәртәбә өйләнеп караганын да яшермәде, югыйсә, булачак ир заты.
Монысы беренче ирен күпкә уздырды. Туганнарга барырга ярамый, күрше-күлән белән сөйләшеп торуны күрсә - эш харап. Дуслар белән очрашулар бетте. Эшкә үзе алып барып куя, килеп ала. Кибеткә дә кергәне булмады Гөлфиянең. Кияүгә чыгуның «файдасы» шул булды: холыксыз, көнче ирне көйли-көйли сәламәтлеге бетте.
Бер кияүдән кайттым бит инде, тагын «кияүдән кайткан» исемен күтәрмим, дип яшәде. «Авырыйм» дисә, хатын-кыз чирләми ул, дип җавап кайтарды ире. Микроинсульт булгач та ышанмады бит, өйдә кара тавыш куптарды. Янәсе, хатын-кызның төп вазыйфасы ирен көйләүдә һәм аңа ярарга тырышуда. Аныңча, хатын-кыз авырырга да, каршы сүз әйтергә дә тиеш түгел. «Ашыгыч ярдәм» табиб-ларын ишектән дә кертмәде, машинага Гөлфия үзе чыгып утырды. Ай буе дәваханәдә яткан хатыны янына килеп тә карамады. Кирәкле даруларны дус хатыннары китереп торды. Иренең сүзен тыңлап, ничә ел буе алар белән шалтыратышып сөйләшкәне дә юк иде Гөлфиянең. Дәваханәдә ятканын ишетүгә үк, хәл белергә килеп җиттеләр.
Ире әлегә кадәр аның чиренә ышанмый, хатын өстенә тагын бер хатын эзли. Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, ризалык бирүче табылган бит тагын үзенә. Тик ул ир көен көйләп инвалид калган хатынга алмашка киләсен беләме икән? Фатир иркен булса да, башка бүлмәдә авыру хатын ятканны белә торып, ни ояты белән ир куенында ятмак кирәк?
Ир заты, кулыннан килсә, Гөлфияне күптән я урамга чыгарып атар, я мал суйган кебек чалып ташлар иде. Тик җавап бирүдән генә курка.
Китәр иде Гөлфия, барыр җире юк шул. Фатир - ирнеке, ә ул заманында бар эшләгән акчасын иренә биреп барды. «Иргә ышанма, Иделгә таянма», - дип борынгылар белми әйтмәгәннәр шул.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: