Туган як

Тырыш уңган халык яши биредә

Редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килеп төште. Авыл, аның тарихы, кешеләре, көнкүреше турында бик матур, күңелдә җылы хисләр калдыра торган язма ул. Сүз дә юк, аны үзенең авылын җаны-тәне белән яраткан, андагы уңышларга чын күңелдән сөенгән, җитешсезлекләрне күреп көенгән кеше язган. Авыл - һәркайсыбызның нигез ташы. Башка борчу килгәндә дә, сагыштан...

Редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килеп төште. Авыл, аның тарихы, кешеләре, көнкүреше турында бик матур, күңелдә җылы хисләр калдыра торган язма ул. Сүз дә юк, аны үзенең авылын җаны-тәне белән яраткан, андагы уңышларга чын күңелдән сөенгән, җитешсезлекләрне күреп көенгән кеше язган.
Авыл - һәркайсыбызның нигез ташы. Башка борчу килгәндә дә, сагыштан сыктанганда да, җирсү чорнап алса да, шушы болгавыр заманда кая барып бәрелергә белми тыпырчынганда да, кыскасы, чарасызлыктан нишләргә белми гаҗизләнгәндә газиз авыл искә төшә. Кендек каны тамган шул нигезгә кайтып, бер туйганчы еласаң, эчеңне бушатсаң, барысы да онытылыр, нәкъ менә шунда гына сине аңларлар кебек.
Ай-һай, андый уфтануларны күтәрә алыр микән авыл, үзе дә бетүгә бара бит, дияр кайберәүләр, көрсенеп. Әйе, чыннан да, хәлләр уйланырлык. Авыл үзе дә күтәрәмгә кала бара. Эш юк, мәктәпләр ябыла, авыл халкының күпчелеген өлкән яшьтәге пенсионерлар тәшкил итә...
Әмма көрсенеп, өметсезлеккә бирелергә ашыкмыйк әле, җәмәгать! Бар ул, киләчәккә йөз тотып, яшәргә омтылган авыллар,
бар. Халык телендә -Чаллыбашы, ә рәсми телдә Югары Чаллы аның исеме. Түбән Кама районында урнашкан ул. Авылны
яшәтүнең төрле юлларын табып, шуны эшкә җиккән, минутын да әрәм итми баштан эшкә чумган тырыш, уңган халык яши биредә. Әйе, икеләнми әйтә алам: авылны бит аның халкы яшәтә.
Эш юк, дип кул кушырып утырмыйлар Югары Чаллыда. Төрле юнәлешне сайлаган 100дән артык эшмәкәр генә бар биредә, алар 186 авылдашын эшле дә, ашлы да иткән. Авылда 2 агач эшкәртү, 1 ризык пешерү цехы, 3 кибет эшләп тора. Яшелчә, чәчәк үрентеләре үстереп сатучылар белән элек-электән дан тота Чаллыбашы. Вәяс, Рәфил исемнәре кемнәргә генә таныш түгел икән?! Алар сыйфатлы үсентеләре белән Түбән Кама районын гына түгел, Зәй, Әлмәт халкын да куандыралар. Йөк ташуны оештырган эшмәкәрләр генә дә 15ләп, фермерлар - 15, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр 10лап, 3 төзүчеләр бригадасы эшли, мал асрап тәмле ит сатучылар да шактый - алар 17гә җыела, хәтта шиншилла үрчетүче дә бар авылда.
«Бал бабай»ның яхшы даны исә, еракларга таралган. Унсигезенче гасырда 350 баш умарта тоткан Исраф бабай оныгы Габделхәй ага ул. Бишенче буын бабасы һөнәрен дәвам иткән әлеге тынгысыз җан эшне 2 умарта сатып алудан башлый. Туксанга җитеп килүче «бал бабай» бүген дә 50 баш умарта тота. Карчыгы Камәрия вафатыннан соң, ялгыз гомер кичерүче Габделхәй ага: «Миңа бал кортлары көч-куәт бирә, алар мине яшәтә, алар ярдәме белән, Аллаһ ризалыгы өчен, Хаҗ кылу да насыйп булды. Бал кортлары миңа гаиләм кебек, кышкы чорда да һәрдаим хәл-әхвәлләрен белешәм. Заманадан калышмаска тырышып яшим, Иншаллаһ. Әле шушы яшькә җитеп, тәҗрибә туплап та, бал кортлары хакында барысын да белеп бетереп булмый. Алар турында һаман сорашам, белешәм, әдәбият укыйм», - ди ул. Әлеге тынгысыз җан иясе лаеклы ялга киткәнче 17 ел буе урман кисә, терлекчелек фермасында эшли.
 
Авылны яшәтүнең тагын бер сере, ул да булса, аксакаллардан үрнәк, гыйбрәт алып яшәүдә дә түгел микән? 46 ел буе умарта тотучы ирле-хатынлы Рамилә белән Рәфыйк Нуруллиннар, нәсел тамырлары умартачылык һөнәренә барып тоташкан Нияз, Финисә, Илшат, Әлфидә, Исмәгыйль, Гөлсәрия кебекләр үзара киңәшеп, тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә булышып шөгыльләнәләр бу тынгысыз һөнәр белән. Рамиләнең - зоотехник, Ниязның умартачы һөнәренә ия булулары да киңәш-табыш итәргә бик ярап куя. Ә инде «бал бабай»дан башка һич мөмкин түгел. Рәфыйк белән Рамиләнең оныклары бабалары юлын сайламас дип кем әйтә ала? Әнә биш яшьлек Сәет көннәр буе алар тирәсендә кайнаша ич! Аңа хәтта махсус умартачы киеме теккәннәр. Югары Чаллыда буыннар чылбыры өзелмәвенә тагын бер дәлил бу.
 
Авылда «совхоз» да бетмәгән әле, «Бәхетле» агрофирмасында 44 кеше хезмәт куя. Иң куанычлысы - ике мәктәп, балалар бакчасы гөрләп тора. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 25 булса, урта мәктәптә 97 бала белем ала. Уку авыр бирелә торган балалар өчен интернат-мәктәптә 24 укытучы һәм 22 хезмәткәр эшли. Югары Чаллыда һәркайда җанлылык сизелә, мәк-тәпнең үз газетасы чыга, мәчет эшләп тора. Бу авыл халкы гомер бакый диннән читләшмәгән, тәүфыйклы, сабыр холыклы, иманлы бәндәләр яши биредә. Яңартылган, зурайтылган мәчет тирә-якка нур сибә. Бирегә вәгазь тыңларга күрше-тирә авыллардан да яратып йөриләр. Ул магнит кебек яшен дә, картын да үзенә тарта. Һәр җомгада биредә вәгазь дәресләрен Түбән Кама шәһәре Үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин алып бара.
 
Узган ел Югары Чаллы-да «Искә төште никах күл-мәгем», «Балаларым - минем байлыгым» исемле изге, күркәм кичә узды. Район-шәһәрдән 150гә якын мөслимәне җыйган әлеге иманлы чара өлкәннәр өчен дә, яшьләргә дә яшәү өлгесе булып күңелләрдә аерым урын алды. Авылда өлкәннәр Мөзәянә белән Сәгадәт абыстайлар изге гамәлләрен «Мөхәмәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган яшьрәк буын мөслимәләргә тапшырдылар. Буыннар алмашы әнә шулай дәвам итә. Бүген инде авыл халкының саулыгын кайгыртучылар да башка буын вәкилләре. Алар да, өлкән буын үрнәгендә, халыкның саулыгы хакында чын мәгънәсендә кайгыртып, хезмәт куялар.
Авылдагы медпункт гомер бакый тәүлек әйләнәсе эшләде, дисәм, ялгышмам. 40 ел гомерен шәфкать туташы һөнәренә багышлаган Рәфкыя апа, уенын-чынын бергә кушып, «эшләгән дәвердә мин беркайчан да чишенеп йокламадым», дияргә ярата. Бу, чыннан да, шулай.
 
Менә дигән итеп төзек-ләндерелгән мәдәният йорты мизгел дә буш тормый. Халык өчен көндәлек кирәкле барлык оешмалар да бирегә урнашкан. Китапханә, авыл җирлеге, элемтә үзәге, саклык банкы - барысы бер урында. Шушы күркәм бинада бер түбә астында кулга-кул тотынышып эшләүче гүзәл ханымнарның йөкне бергә тартулары сокландыргыч.
Сабыр холыклы, уңган-булган китапханәче Рәсилә Зиннәтуллина - туган авылы өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. «Авыл ке-шеләре булышлыгы белән Югары Чаллы тарихын язарга ниятлибез. Шактый гына тарихи язмалар тупларга өлгердек инде. Бөтен өмет авылдашларымда - бу изге гамәлдән беркем дә читтә калмас, дип уйлыйм», - ди ул. Башланган эш - беткән эш, ди халык. Иншаллаһ, бу җаваплы йөкне дә бергә тартырлар югарычаллылар.
Март-апрельдә мәдәният йорты күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне дә үзенә тартты. Мәдәният учагында «Урам концертлары» гөрләде. Югары Чаллыга махсус белемле режиссерлар җыелган диярсең! Һәр урам концертына үзенчәлекле сценарий язылган. Алар бер-берсеннән күпкә аерыла. Шушы чарада катнаштыру теләге белән янган авыл кешеләре читтә яшәүче авылдашларын барлады. Авылдашларын бер күрү, туган авыл сәхнәсенә аяк басып күрше-күләннәрне, туган-тумачаларны куандыру өчен мәркәзебез Казаннан да кайттылар. Югары Чаллы оныклары халыкны таң калдырды: араларында җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр генә түгел, курайчы, флейтачылар да бар икән! Ә Камил абый оныгы Русланны халык сәхнәдән чыгармады. Мәртәбәле мәдәният-агарту югары уку йортын тәмамлаган бу егетнең килеш-килбәте затлы, тавышы сандугачныкына тиң. Керәшен очында 10лап гаилә генә калса да, алар да сәхнә тотты. Петр дәдәй кызы Мария мәгънәле шигырьләрен укыды, дусты белән бергә җырлады. Милли киемнәр кигән керәшен карендәшләрне халык бик тә үз итеп каршылады, алкышларга күмде. Ә инде Мариянең кул көрәше буенча Рәсәйдә үз тиңнәре арасында икенче урын алуын ишетү аның коляскада утырып чыгыш ясавын бөтенләй оныттырды.
Халык Петр дәдәйнең авылда мәктәпне саклап калуын да искә төшерде. Күкрәгенә орден-медальләрен тагып, бер генә бармаган ул түрәләр янына. Йөрүе җилгә очмаган: шундый милләтпәрвәрләр тырышлыгы белән авыл мәктәпле булды.
Шул керәшен очында аунап-тәгәрәп үскән Бәгъдәнур Илдарханов бүген биш авылны берләштергән Кызыл Чапчак авыл җирлеген җитәкли. «Авылымның киләчәге өметле. Барлык урамнарны да асфальтлы итү көн кадагында тора. Бүгенгә Ибраһим, Үзәк урамнарына җәелде, Җәлил, Тукай урамнары да асфальтлы булачак. Урта буаны авыл халкының ял урынына әверелдерергә ниятлибез. Заманында бабайлар су тегермәне, яргыч тоткан буа ул. Яр буйларын ныгытып, агачлар утырту, эскәмияләр урнаштыру планлаштырыла. Экология елы кысаларында мини-стрлык бу эшкә 1,5 миллион сум акча бүлеп бирде. Бүген проект-смета документлары әзерләнә. Шунысы куанычлы, кайчандыр авылдан китеп шәһәргә төпләнгән авылдашларыбызны да туган туфрак тартып кайтара. Андыйлар 30га җыелды инде. Бездә буш нигезләр юк дәрәҗәсендә», - ди җирлек башлыгы авылдашлары белән горурланып.
Әйе, киткәннәр туган нигезенә әйләнеп кайта.
Яшьләр программасы кысаларында яңа йорт салучылар саны 10га җыелды. Юл йөрүчеләр әлеге матур йортларны күреп соклана. Алар берсеннән-берсе затлырак итеп күңел җылысы салып корылганнар.
Бу болгавыр заманда авылны әнә шулай яшәтү өчен көрәшергә кирәк. Мәктәп, балалар бакчасы ябылмасын, мәчеттән сукмак өзелмәсен, мәдәният учагы гөрләсен өчен һәм, ниһаять, татар халкының йөзек кашы бәйрәме - Сабантуй вакытында үткәрелсен өчен, югарычаллыларча көрәшә белергә кирәктер, мөгаен.
Сабантуе да үзгә бу авылның. Аны ел саен күршетирә авылларны таң калдырырлык итеп үткәрәләр биредә. Әлеге милли бәйрәмдә авыл халкы зурлана, хөрмәтләнә. Иң өлкән яшьтәгеләрдән башлап дөньяга тәүге авазын салган сабыйларга кадәр искә алына - беркем дә читтә калмый. Узган ел әлеге тантананы Рамазан ае төгәлләнгәч кенә, үткәрделәр биредә. Шагыйрь әйткәнчә, бу көнне җил дә исмәде, яфрак та селкенмәде. Әйтерсең лә, күктә фәрештәләр канат җилпеп саклый бу авылны. Амин, шулай булсын!
Кайчандыр язмыш җилләре туган туфрагыннан аерып еракларга алып киткән авылдашларның да сагыш сарганда кайтып тезләнердәй, эчен бушатырдай газиз урыны саклансын.
Рәзинә АХУНОВА.
РЕДАКЦИЯДӘН: Чыннан да, хәзерге кебек катлаулы шартларда иген игеп, терлек үрчетеп көн күрүче авыл җирлекләре байтак
районыбызда. Аларның һәрберсенең кызыклы тарихы бардыр, аларда, шулай ук, хезмәт сөючән тырыш кешеләр яшидер? Бу уңайдан, газетаның әлеге саныннан башлап яңа рубрика ачарга җыенабыз. Ул «Бар шундый авыл» дип аталачак. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән үзегез яшәгән авыл, аның тарихы, кешеләре турында артык зур булмаган язмалар көтәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: