Туган як

Тынычландыру җаен тапкан

Җәйге ялның берничә көнен генә булса да чит илдә үткәрү турында хыялланмаган кеше юктыр. Мин дә шулар исәбендә. Ел буе акчаны кысып җыя торгач, 4 йолдызлы гына булса да ял йортына путевка алырлык җыя алдым бит. Самолетта очудан куркуларны, чит тел белмичә адашып калмаммы икән, дигән борчуларым хакында язып тормыйм,...

Җәйге ялның берничә көнен генә булса да чит илдә үткәрү турында хыялланмаган кеше юктыр. Мин дә шулар исәбендә. Ел буе акчаны кысып җыя торгач, 4 йолдызлы гына булса да ял йортына путевка алырлык җыя алдым бит. Самолетта очудан куркуларны, чит тел белмичә адашып калмаммы икән, дигән борчуларым хакында язып тормыйм, анысы вак мәсьәлә, сүзем башка хакында.
Безнең кунакханәдә, башлыча, Россиядән килеп ял итүчеләр. Берәм-сәрәм Германия вәкилләре («һалт-малт» дип сөйләшәләр), һәм гарәп илләреннән килгәннәр күренгәли. Ял итүдә русларны уздыручы юк, анысы бәхәссез.
Тик тынычлап ял итү турындагы хыялларым иртәнге ашка баруга юкка чыкты. Чөнки Россиянең кайсыдыр шәһәреннән килгән бер гаилә минем генә түгел, бар кунакханә халкын дер селкетте. Ирле-хатынлы бу гаилә ял итәргә берсе 6-7, икенчесе 4-5 яшьлек ике башкисәр малайларын да иярткәннәр. Теге ике бала моңа кадәр яки караңгы базда, яки кешесез урманда яшәп, әле генә кеше арасына чыккан кебек. Зал тутырып чабу, кеше өстәленнән әйбер алып ашау, сугышу - алар өчен берни түгел. Әле алай гына булса ярар иде, әтисе малайларга кисәтү ясаса - әнисе, яки киресенчә, әнисе ачулана башласа - әтисе малайларны яклый да, болары балаларын да уздырып акырышалар. Талашуның иң югары ноктасы - хатынның «Козел» дип акыруы һәм кулына очраган бер әйберне иренә тондыру була. Тиз генә ашап чыгып китә дә белмиләр бит, ичмаса, әйтерсең, без барыбыз монда шуларның талашканын тыңларга зар-интизар булып көтеп утырабыз. Ял итүчеләр арасында балалы гаиләләр шактый, алары бәхеткә әдәпле, тәрбияле булып чыкты.
Әле монысы баласы гына булган икән, анасы комлыкта!!! У-у-у, анда күрсәгез, егылып китәсез. Әти-әнисенең су керәсе килә, ләкин теге ике баланы карап торырга кирәк. Ә алар бер секунд та тик тормый. Кешеләр өстеннән чабалар, комга «пес» итәләр, алып килгән суыңны тартып алып эчәләр, киемнәрне суга ташлыйлар.
Өченче көнне мин инде путевканы ташлап, кайтып китәргә дә риза идем, тик бер очрак мине генә түгел, бар кунакханә халкын бу афәттән коткарды.
Әйткәнемчә, өченче көнне, малайлар гадәттәгечә чабышканда, әти-әнисенең бер-берсен уздырып акырышканын тыңлап яткан бер рус әбисе бичара ата-анага балаларны карап торырга теләге барлыгын җиткерде. Ул күп еллар укытучы булып эшләгән, балалар белән ничек аралашырга кирәклеген белә икән. Ярдәме өчен түләү дә сорамый.
Мондый тәкъдимгә риза булмыйлармы соң! Акча сораса да, бар халык җыеп бирергә әзер иде, карасын гына теге ике малайны! Тик безгә ял итәргә ирек бирсен.
Бәхетле әти-әни су кырында торган «банан» дип аталган нәрсәгә утырып диңгезгә атылды. Киемнәренә малайлар «пес» итеп куймагайлары дип куркып, кием саклаган халык та су коенырга ашыкты.
Судан чыкканда комлыкта шомлы тынлык: чабышкан кеше дә, чинашкан кеше дә юк. Теге әби дә тыныч кына ниндидер китап укып, ятакта ята. Минем арттан ук теге башкисәр малайларның да ата-анасы кайтып җитте. Шул арада тынычлап ял иткәннәре, дуслашырга өлгергәннәре күренеп тора. Әби янына килеп сораулы күз карашларын төбәүгә, әби сүзсез генә ымлап күрсәткән якка мин дә карадым. Карадым да егылып китә яздым. Совет чорында бик популяр булган «Белое солнце пустыни» фильмын, анда комга күмелгән башны хәтерлисезме? Монда да шундый ике баш. Ятакның ике ягында, зонт күләгәсендә, теге малайларның башлары гына ялтырап тора.
Җаен тапкан бит әби: ничек көче җиткән дә, ничек хәйләләгән, әти-әнисе күздән югалуга малайларны чыга алмаслык итеп комга күмеп куйган.
Мин инде әнисе хәзер гадәтенчә чиный башлар, әбинең тетмәсен тетәр дип уйлаган идем, тик алай булып чыкмады.
Әбигә рәхмәт әйтте дә, шыпырт кына янәшәдәге буш ятакка ауды. Ул бичара хатынның бу малайларны тапканнан соң кайчан да булса бер тынычлап йоклаганы да булмагандыр, ятуга ук рәхәтләнеп йокыга китте. Әти кеше дә малайларны комнан казып чыгарырга ашыкмады. Үзе дә бала-чага кебек сикергәләп суга чумды.
Кызыгы шул: малайлар да бит тыныч кына ята. Әби аларны ничек тынычландыргандыр - анысы миңа әле дә караңгы. Башка көннәрне дә балалар әби карамагында булды. Әби инде балаларны комга күммичә дә, уртак тел таба алды.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: