Туган як

«Тыныч атом» сабаклары

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы шартлау «тыныч атом»ның куркынычсыз булуы турындагы әкиятне юкка чыгарды. Үзенең масштабы һәм нәтиҗәләре буенча, ул вакыйганы кешелек тарихындагы иң зур техноген катастрофа дип бәяләделәр. Чернобыльдән радиация Украинага, Белоруссиягә һәм Россиягә генә түгел, күп кенә чит илләргә дә таралды, 3 миллионнан артык кеше зыян күрде....

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы шартлау «тыныч атом»ның куркынычсыз булуы турындагы әкиятне юкка чыгарды. Үзенең масштабы һәм нәтиҗәләре буенча, ул вакыйганы кешелек тарихындагы иң зур техноген катастрофа дип бәяләделәр.
Чернобыльдән радиация Украинага, Белоруссиягә һәм Россиягә генә түгел, күп кенә чит илләргә дә таралды, 3 миллионнан артык кеше зыян күрде. Радиация нәтиҗәсе булган онкология, йөрәк-кан тамырлары һ.б. авырулардан үлүчеләр саны инде 1 миллионнан артып киткән (бу мәгълүматлар Чернобыль аркасында аеруча нык зыян күргән илләр галимнәре тарафыннан язылган, 2011 елда чыккан «Чернобыль. Последствия катастрофы для человека и природы» дигән китаптан алынды). Мондый куркыныч әле кешеләрнең тумаган киләчәк буыннарына да яный, чөнки Чернобыльдән таралган радиациянең зарары тәмам бетсен өчен, галимнәр исәпләвенчә, кимендә 600 ел(!) вакыт кирәк...
Бу әле - яңа шартлау-
лар булмаган очракта. Ә бит Чернобыль стан-циясендә андый куркыныч әле дә бар икән. Аның шартлаган реакторында авариягә кадәр 180-190 тонна атом-төш ягулыгы булган, шартлау нәтиҗәсендә, шуның, күп дигәндә, 30 процентлабы гына «иреккә» чыккан. Калганын саркофаг белән каплап куйсалар да, ул ягулыкның кайчан да булса яңа шартлау китереп чыгармаячагына бернинди гарантия юк, диләр...
Чернобыль фаҗи-гасенең 25 еллыгы алдыннан, 2011 елның мартында Япониядәге «Фукусима» атом станциясендә авария булып, аннан радиация атмосферага гына түгел, океанга да таралган. «Фукусима»ны «икенче Чернобыль» дип атадылар. Европа радиация куркынычы комитеты (ECRR) галимнәре бәяләвенчә, «Фукусима»дагы авария нәтиҗәсендә таралган радиация беренче ун ел дәвамында Япониядә 200 меңнән артык кешенең онкология чиренә дучар булуына китерәчәк, ә илле елдан соң андый авырулар ярты миллион чамасы булачак. Бу әле - «Фукусима» атом станциясеннән 200 километр арадагы радиус эчендә генә! Корбаннарның гомуми санын ачыклау өчен, озак еллар һәм күп тикшеренүләр кирәк, диләр. Радиоактив кисәкчекләрнең таралуына берничек тә чик куеп булмый, ә инде алар елгаларга, диңгезләргә һәм океаннарга эләксә, бигрәк тә.
Чернобыль фаҗи-гасеннән соң, үз илләренең киләчәге турында кайгырта белүче акыллы җитәкчеләре булган дәүләтләрдә (Бөекбритания, Кытай, Германия, Израиль, Италия, Һиндстан, Венесуэла һ.б.) атом энергетикасын үстерүдән баш тарттылар һәм булган реакторларының да эшен кичекмәстән туктатуга керештеләр. «Фукусима»дан соң, мондыйлар тагын да күбәйде. Кызганыч, Россия турында моны әйтеп булмый. Сәбәбе бер - акча. Атом-чы бизнесменнар һәм алардан яхшы «откат» алучы хөкүмәт түрәләре өчен безнең ил - «эш зонасы» гына. Аларның ерактагы чит илләрдә сатып алып куелган «хан сарайлары», шундагы банкларда зур акчалары бар. Күбесенең балалары инде чит илләрдә яши. Ул-бу була калса, үзләре дә сәгате-минуты белән шул тарафларга чыгып ычкына ала. Ә безгә, нәрсә булса да, ахыргача монда калып яшисе...
Чернобыль авария-сеннән безнең Татарстанга да зур зыян килде. Аның «нәтиҗәләрен бетерү» өчен җибәрелгән күпме кешеләр, инвалидка әйләнеп, арабыз-дан бик тиз китеп бара. Ләкин шуңа да карамастан, комсызлыклары күзләрен томалаган «акыллы» башлар, болай да инде зарарлы химия заводлары шыплап тутырылган шәһәребезгә якын гына булган Кама Аланында атом станция-се төзетү нияте белән шашып йөрделәр. Кама елгасы буенда, тектоник куркынычы галимнәр тарафыннан расланган урында бит!
Шөкер, халыкның уяу-лыгы һәм көчле басымы белән, Кама ярында АЭС төзелми калды. Бу көрәш җиңел генә булмады. ТатАЭС төзелеше туктатылгач, моның белән килешмичә, Кама Аланы атомчылары ул чагында РСФСР Югары Советы рәисе булган Ельцинга хат язганнар. Һәм Татарстанга визиты вакытында, 1990 елның 7 августында Ельцин Кама Аланына да килеп китте. Ләкин Кама Аланына килеп баерга өметләнгән атомчы «козгын»нарның котырынып йөрүләре бушка булды - ил түрәләре республикабызның бер-дәм булып күтәрелгән халкына каршы килә алмады.
Ярый әле, ул халкы-бызның, бигрәк тә татар милли хәрәкәтенең көчәеп алган вакытына туры килде. Түбән Каманың җирле татар матбугаты -
«Ленин нурлары» һәм аның дәвамчысы булган «Туган як» та үз өлешен кертте. Язучы Рахмай Хисмәтуллин ул хакта болай дип язган иде: «Татар халкы өстенә каһәр булып килгән ТатАЭСны «Ленинская правда» мактап пропагандалап маташканда, «Ленин нурлары» халык йөрәген чагылдырып, бөтен тавышына аңа каршы чыкты» («Туган як», 26 апрель, 1990 ел). Атом станция-се төзелешенә каршы шәһәребездә меңнәрчә кешеләр катнашкан ярсулы митинглар һәм башка протест акцияләре барды, имзалар җыелды. Яшь галим Наил Махияновның шәһәр җитәкчеләре белән очрашудагы ялкынлы чыгышы бүген дә хәтердә...
Бүгенгедәй тәмам изелгән, тавыш-тынсыз булсак, ТатАЭСны, һичшиксез, төзеп куялар иде. Төзелсә, комсыз түрәләрнең кесәләрен тагын да калынайтыр, ә халыкка бары тик радиациясе генә калыр иде...
Хәер, әле бүген дә тынычланырга иртә. Чөнки яңа гасыр башында да бу мәсьәләне, астыртын гына, кабат күтәреп, Татарстанны атом әсирлегендә калдырырга маташучылар булды. Атомчыларның әле хәзер дә мәкерле планнарыннан баш тартмаулары турында, әледән-әле, шомлы хәбәрләр килгәли...
Моннан 30 ел элек шарт-
лаган Чернобыль атом станциясе аек акыллы кешеләрне һәрчак уяу булырга чакыра.
Виктор ШАДРИН.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: