Туган як

Тулы куәттә бара

Бакый Урманче урамында төзекләндерү эшләре башланды. Тракторлар җирнең өстәге катламын кисеп алып, урынны тигезли.

Бер километрга сузылган яңартылачак урамда сап-сары төстә эскәмияләр, заманча мәгълүмати такталар урнаштырылачак, шулай ук җәяүлеләр һәм велосипед юллары да булачак. Балаларга – уйнау, олыларга ял итү өчен шартлар тудырылачак. Ә дүрт йорт диварына Бакый Урманче рәсемнәре күчерү планлаштырыла.
Бу урамны төзекләндерү кирәклеге турында сүз күптән барды. Шәһәр җитәкчелеге, архитекторлар түбәнкамалылар белән очрашып, аның киләчәге турында фикер алышканнар иде. Түбән Кама архитекторлары әйтүенчә, эшләр график буенча бара һәм җәй ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: