Туган як

Тукайны онытмасак...

«Г.Тукай кебек әдипләрнең иҗатлары кече яшьтән үк йөрәккә үтеп керә һәм кешене гомер буе якын юлдашы булып озатып бара. Тукай исеме татар культура тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән», дип язып чыккан безнең «Туган як»ның башлангычы булган «Ленин нурлары» газетасы 1966 елның 24 апрель санында. Шул 1966 елдан...

«Г.Тукай кебек әдипләрнең иҗатлары кече яшьтән үк йөрәккә үтеп керә һәм кешене гомер буе якын юлдашы булып озатып бара. Тукай исеме татар культура тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән», дип язып чыккан безнең «Туган як»ның башлангычы булган «Ленин нурлары» газетасы 1966 елның 24 апрель санында. Шул 1966 елдан башлап Тукай туган көн, рәсми рәвештә, Казанда Поэзия көне буларак, традицион шигъри митинг белән билгеләп үтелә башлый...
1966 елдан безне ярты гасыр аерып тора. Шул вакыт эчендә татар теле зур үзгәрешләр кичерде. Ни кызганыч, ул үзгәрешләр туган телебез файдасына булмады - үз ана теленнән йөз чөергән, үз балаларын татарча сөйләшергә өйрәтмәгән, тел кадерен белмәгән маңкорт һәм битараф буын монда үзенең мәңге җуеп бетереп булмаслык өлешен кертте. БДИлар (ЕГЭ) кертеп, мәктәп программасыннан «милли компонент»ны кысрыклап чыгарып, дәүләт югарылыгында рәсми эш итүне русча гына алып барып, телебезне кулланыштан төшереп калдыруны максат итүче югары урындагы көчләр өчен бу менә дигән җирлек булды...
Әмма шуларга да карамастан, татар телен үз ана теле дип санаучы кешеләрнең аңлы өлеше, елның-елында, 26 апрельдә Тукайга үз хөрмәтен белдерә. Быел, Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбиячеләр һәм укытучылар тарафыннан оештырылган тәрбияви дәресләрдә һ.б., 26 апрельдә шәһәребездәге Тукай һәйкәле янында уздырылган тантанада, Тукай паркындагы бәйрәмдә бу ачык чагылды.
Тукай һәйкәле янындагы тантананы муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина тәбрик сүзләре белән ачып җибәрде һәм Тукай шигырьләрен яттан сөйләү буенча быел егерме беренче мәртәбә уздырылган конкурста (анда348 кеше катнашкан) җиңүчеләрне бүләкләде.
Мәдәният идарәсе җитәк-
чесе кулыннан махсус дип-лом һәм чәчәк бәйләме алган Тимур Бурмистровның (Зур Афанас авылы балалар бакчасына йөри), Әдилә Закированың (8нче мәктәп, 3нче класс), Риназ Сәлаховның (Кама Аланының 2нче мәктәбе, 11нче класс), Миләүшә Морзаханованың (педагогия колледжы) Тукай шигырьләрен гаҗәеп оста-
лык белән яттан сөйләү-ләрен, кулымнан килсә, бөтен Түбән Камага, Татарстанга һәм, гомумән, бар татар дөньясына тыңлатыр идем. Егерме бер ел элек шәһәребездә әлеге конкурсны башлап җибәргән китапханәче Рәмзия Камбиева һәм татар театры режиссеры Рөстәм Галиев башлангычын хуплап каршы алган тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе бит бу!
Муниципаль район баш-
лыгы киңәшчесе, архитектор Фирдәвис Ханов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Рөстәм Ганиев, муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альберт Дирзизов та, үз чыгышларында, Тукай иҗатына югары бәя бирделәр. Фир-
дәвис әфәнде, шигырь бәй-
рәменең беренче мәртәбә Тукай паркы янында билгеләп үтелүе, бу парк-ның халыкны Тукай иҗаты белән таныштырудагы тәр-бияви әһәмияте турында сөйләде.
Милли җәмгыятьләр җитәкчеләре чыгышына башкорт җәмгыяте рәисе Гали Хәсәновның курай моңы ялганды.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән, юбилейлары уңаеннан, Нурулла Габдуллинга, Гөлчирә Ибәтуллинага, Ралия Кәримовага, Инсаф Кашаповка, Нурзия Мирхазовага һәм Вәсимә Сәлаховага муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Аларның берничәсе үзләренең өр-яңа шигырьләрен яңгыраттылар.
Җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин һәм аның «Илһам» ансамбле җырчылары, «Нардуган», «Ләззәт», «Алтынай» ансамбльләре чыгышлары, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларының Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасы буенча сәхнәләштергән өзеге белән үрелеп барган тантана бу юлы чын сәнгать югарылыгында булды. Монда, әлбәттә, Гүзәл Мөбарәкшинаның һәм ул җитәкли торган мәдәният идарәсе хезмәткәрләренең Тукай иҗатын халыкка җиткерүдәге осталыгы, тәҗрибәсе чагылды.
Тукай һәйкәле янындагы тантанадан соң халык (шәһәребез аксакаллары, шигырь сөюче түбәнкамалылар, 8нче мәктәп укучылары һ.б.) Тукай паркындагы «Җәйге эстрада»га, «Кама таңнары»на йөрүче каләм осталарының өр-яңа әсәрләрен, шигырьләрен тыңларга ашыкты. Бу көнне паркта Тукай иҗатына багышланган квест-уен да оештырылды, Тукай иҗатына багышланган «Сүнмәскә кабынган йолдыз» китап күргәзмәсе, шулай ук, «Сәяхәтче китап» бушлай китап тарату күргәзмәсе һ.б. эшләде.
Фирая МОРАТОВА.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: